Айон (утрау)
Айон | |
рус. Остров Айон | |
Дәүләт | Россия |
---|---|
Административ-территориаль берәмлек | Чукотка автономияле округы |
Диңгез, күл яки елга эчендә яки янында урнашуы | Көнчыгыш Себер диңгез |
Халык саны | 440 |
Озынлык | 63 km |
Киңлек | 38 km |
Мәйдан | 2000 км² |
Айон Викиҗыентыкта |
Айон (рус. Айон) — Көнчыгыш Себер диңгезендә, Чаун култыгына керештә урнашкан утрау. Русиянең Чукот автономияле бүлгесенә карый. Кыйтгадан Кече Чаун бугазы белән аерылган.
Үзенчәлекләр
Мәйданы якынча 2 000 км², озынлыгы 63 км, киңлеге 38 км. Иң биек ноктасы 64 м. Ярлары тәбәнәк, кайбер урыннарда текә. Арктик тундрасы өстенлек итә. Бердәнбер торак пункт — Айон авылы.
Тарих
Утрауны 1646 елда рус сәнәгатькәре һәм сәяхәтче Исай Игнатьев кәшеф иткән.
-
Айон авылында
Кызыклы фактлар
Утрауда чукот галиме Пётр Инэнликей туган.