Алексей Яһудин
Алексей Яһудин Алексей Ягудин | |
---|---|
Туган телдә исем | Алексей Константин улы Яһудин |
Туган | 18 март 1980 (44 яшь) Ленинград |
Милләт | рус (?)[1]. |
Ватандашлыгы | ССРБ→ Россия |
Әлма-матер | П. Ф. Лесгафт исемендәге Милли дәүләт физик тәрбия, спорт һәм сәламәтлек университеты[d] |
Һөнәре | спортчы (бозда фигуралы шуу) |
Җефет | Татьяна Тотьмянина |
Балалар | кызы Лиза (2009) |
Ата-ана |
|
Бүләк һәм премияләре | . |
Алексей Яһудин (Алексей Константин улы Яһудин, рус. Алексей Константинович Ягудин) — Россия спортчысы, бозда фигуралы шуу буенча 4 мәртәбә дөнья чемпионы, Олимпия уеннары (2002) чемпионы, 3 мәртәбә Европа чемпионы, 4 мәртәбә Россия вице-чемпионы. Россиянең атказанган спорт остасы.
Тәрҗемәи хәле
1980 елның 18 мартында Ленинградта туган. Әтисе белән әнисе Алексейга 8 яшь булганда аерылышканнар. Алтын медальгә урта мәктәпне (1997), П.Ф. Лесгафт исемендәге Санкт-Петербург дәүләт физик тәрбия академиясен (2002) тәмамлаган.
Спорт карьерасы
4 яшеннән фигуралы шуу секциясендә шөгыльләнә башлаган. 18 яшендә дөнья һәм Европа чемпионы, 22 яшендә Олимпия уеннары чемпионы була. 2003 елда зур спорттан китә.
Тренерлары
- 1984-1992 Александр Майоров.
- 1992-1998 Алексей Мишин, хореограф Владимир Ульянов.
- 1998-2003 Татьяна Тарасова, хореограф Николай Морозов.
Спортта яулаган үрләре
Ир-егетләр (ялгыз шуу)
Ел | Чемпионат | Шәһәр | Нәтиҗә |
---|---|---|---|
2002 | Олимпия уеннары | Солт-Лейк-Сити | Алтын медаль |
2002 | Дөнья чемпионаты | Нагано | Алтын медаль |
2001 | Дөнья чемпионаты | Ванкувер | Көмеш медаль |
2000 | Дөнья чемпионаты | Ницца | Алтын медаль |
1999 | Дөнья чемпионаты | Һелсинки | Алтын медаль |
1998 | Дөнья чемпионаты | Миннеаполис | Алтын медаль |
1997 | Дөнья чемпионаты | Лозанна | Бронза медаль |
1996 | Яшьләр дөнья чемпионаты | Брисбен | Алтын медаль |
Зур спорттан киткәч
Аягы авырту сәбәпле зур спорттан киткәч, һөнәрмәнд спортчылар катнашында уза торган дөнья буйлап шоуларда, турнирларда катнашуын дәвам итә. Телевидение тапшырулары өчен сценарийлар яза. Җырлый, клиплар төшерә. Сериалларда рольләр башкара.
Фильмографиясе
- 2008-2009 «Эссе боз» (Жаркий лёд) — Рома Козырев.
- 2009 «Капитан Немов йөрәге» (Сердце капитана Немова) — Петелин.
- 2012 «Кыззлар» (Деффчонки).
- 2013 «Маша һәм аю» (Маша и Медведь) — Илья.
- 2015 «Анжелика» (сериал) — Роман (баш рольләрнең берсе).
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- Россиянең атказанган спорт мастеры.
- IV дәрәҗә Ватан алдындагы хезмәтләр өчен ордены (2003).
- «Елның иң яхшы спортчысы» (2002).
- «Дан» премиясе (2002).