Америка грифлары

Анд кондоры

Америка грифлары (Яңа Дөнья грифлары, лат. Cathartidae) — лачынсыманнар отрядыннан үләксә кошлары бер гаиләлеге. Төньяк һәм Көньяк Америка уртача һәм тропик климат белән илләрендә яши. Эре зурлыктагы һәм канат какмый очу кошлары. Тазкараларга (Иске Дөнья грифларына) ошыйлар.

Америка грифлары — зур үләксә кошлары. Озынлыгы 60–112 см. Каурыйлары көрәнсу кара. Тешеләр һәм иркәкләр тышкы яктан аерылмыйлар. Тараклы грифлар — анд һәм калифорния кондорлары һәм шаһ грифы — томшыгы нигезендә һәм маңгаенда калын кикриклары белән аерылып торалар.

Ыруглар һәм төрләр

Катарталар (Cathartes)

  • Күркә-катарта (Cathartes aura)
  • Кече сары башлы катарта (Cathartes burrovianus)
  • Зур сары башлы катарта (Cathartes melambrotus)

Кара катарталар (Coragyps)

  • Америка кара катартасы (Coragyps atratus)

Шаһ грифлары (Sarcoramphus)

  • Шаһ грифы (Sarcoramphus papa)

Калифорния кондорлары (Gymnogyps)

  • Калифорния кондоры (Gymnogyps californianus)

Кондорлар (Vultur)

  • Анд кондоры (Vultur gryphus)