Антигуа һәм Барбуда
Байрак
| |
Шигарь | Each Endeavouring, All Achieving |
---|---|
Башкала | Сент-Җонс |
Халык саны | 101 489 (бәя, 2023) |
Нигезләнгән | 1 ноябрь 1981 |
Сәгать кушагы | UTC−04:00 |
Рәсми тел | инглиз теле |
География | |
Мәйдан | 440.29 км² |
Координатлар | 17.12°N 61.85°W |
Сәясәт | |
Канун чыгару органы | Антигуа һәм Барбуда парламинте |
Дәүләт башлыгы | III Карл |
Хөкүмәт башлыгы | Гастон Браун |
Икътисад | |
ТЭП | 1561 миллион US$ (2021), 1758 миллион US$ (2022) |
Акча берәмлеге | Көнчыгыш Кариб дуллыры |
Туу күрсәткече | 2.075 (2014)[1] |
КПҮИ | 0.788 (2021)[2] |
Яшәү озынлыгы | 76.364 ел (2016)[3] |
Башка мәгълүмат | |
Ярдәм телефоннары | |
Автомобил хәрәкәте ягы | сул[4] |
Челтәр көчәнеше | 230 вольт |
Телефон коды | +1268 |
ISO 3166-1 коды | AG |
ХОК коды | ANT |
Интернет домены | .ag |
Анти́гуа һәм Барбу́да (ингл. Antigua and Barbuda [ænˈtiːɡə] һәм [bɑrˈbjuːdə], испан теленнән тәрҗемәдә — «борынгы» һәм «сакаллы») — шул ук исемле утрауларда һәм Редонда утравында урнашкан дәүләт. Ул Кече Антиль утраулары төркеменә керә (Кариб диңгезе).
Демография
Халыкны күбесенчә негрлар тәшкил итә. Ил халкы ― 97 120 кеше (2019 елга бәяләү)[5].
Дин
1981 елның 1 ноябреннән бәйсез дәүләт булган Антигуа һәм Барбуда Конституциясе нинди дә булса дингә рәсми статус беркетми. Руханиларга парламент әгъзаcы булу тыела. Мәктәп чиркәүдән аерылган, дини фактор сәясәттә зур роль уйнамый.
Антигуа һәм Барбудада яшәүчеләрнең күпчелеге (76 %) – христианнар (төп дин — протестантлык, шулай ук англикан чиркәве тарафдарлары, католиклар һ. б.). Ислам, Бәһаи, яһүд дине, буддизм һ. б. диннәр вәкилләре саны күп түгел. 2016 елда Пью тикшеренү үзәге үткәргән сораштыру күрсәткәнчә, Антигуа һәм Барбуда мөселманнарының гомуми саны 950 кеше тәшкил итә.
Антигуа һәм Барбуда Милләтләр Дуслыгы, Америка дәүләтләре оешмасы әгъзасы.
Ил башлыгы — Бөекбритания патшасы.
Әлеге утраулар Христофор Колумб тарафыннан 1493 елда ачылды. 1632 елдан башлап бу җирләр Бөекбритания составына керә. Инглизләр монда плантацияләрне оештырдылар, моның өчен махсус Африкадан коллар-негрларны китерделәр. Коллыктан 1834 елда гына баш тарттылар. 1967 елда ил Англия белән ассоцияцияләнгән. 1981 елның 1 ноябреннән — бәйсез дәүләт.
Сылтамалар
- Хөкүмәтнең рәсми сайты 2010 елның 6 апрель көнендә архивланган.
Предпросмотр примечаний
- ↑ Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
- ↑ Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
- ↑ Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
- ↑ Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
- ↑ The World Factbook – Central America:: Antigua and Barbuda. Central Intelligence Agency.