Бурыш
Бурыш | |
---|---|
Халыкара фәнни исем | Chondrostoma nasus L., 1758[1] |
Таксономик ранг | төр[1] |
Югарырак таксон | Chondrostoma[d][1] |
Бурыш (лат. Chondrostoma nasus) — карплылар гаиләсенә кергән елга балыгы. Бурышны «салбыр авыз» дип тә йөртәләр. Сырты соры, яисә каракучкыл, түше белән ян-яклары ак төстә. Койрык йөзгечләре бүз, каракучкыл төстә. Калган өлешләре — саргылт яисә кызгылтырак төстә була. Бурышның авырлыгы ким дигәндә бер килограмга җитә, озынлыгы 50 см.
Фәкать тирән су төбендә яши. Елгалар тамагында, таза, комлы һәм таллы урыннарда да очрый. Яр читенә бик якын килми.
Аның уылдык чәчкән мәле май аена тура килә.
Кояшлы көндә якшы чиртә. Аңа чуалчан, чебен һәм кызыл кортны җим итеп файдаланалар.
Сылтамалар
- «Позвоночные животные России»: обыкновенный подуст 2020 елның 25 сентябрь көнендә архивланган.
Бу — биология буенча мәкалә төпчеге. Сез мәкаләне үзгәртеп һәм мәгълүмат өстәп, Википедия проектына ярдәм итә аласыз. |