Бухарест солыхы (1812)
1812 елгы Бухарест солыхы (рус. Бухарестский мир (1812), төр. Bükreş Antlaşması (1812)) — 1812 елның 16 (28) маенда Бухарестта Россия империясе һәм Госманлы империясе тарафыннан имзаланган солых килешүе. Әлеге килешү 1806-1812 еллардагы рус-төрек сугышына чик куя.
Тарих
1812 елның 16 (28) маенда Бухарестта имзаланган. Россия императоры Александр I килешүне 1812 елның 11 (23) маенда (Наполеон Iнең Россия империясенә бәреп керүенә 1 көн кала) ратификацияли.
Килешү буенча,
- Россия империясе белән Госманлы империясе арасындагы чик Прут елгасының Дунай елгасына койган җиреннән, аннары Дунай елгасының Килия гирлы буйлап Кара диңгезгә кадәр уздырыла;
- Бессарабия (Хотин, Бендер, Аккирмән, Килия, Измаил кирмәннәре белән) Россия империясенә бирелә;
- Молдавия һәм Валахия Төркиягә кире кайтарыла;
- Молдавия белән Валахиянең 1791 елгы Яссы солыхы буенча бирелгән Госманлы империясендәге мохтарияты таныла;
- Сугыш хәрәкәтләре вакытында Кавказда яулап алынган кирмәннәр (Анапа, Поти, Ахалкалаки һ.б. кертеп) шулай ук Төркиягә кайтарып бирелә;
- Госманлы империясе Көнбатыш һәм Көнчыгыш Гөрҗистанны Россия империясенә кушуны таный;
- Кара диңгез яр буеның бер өлеше (Сухумины кертеп) Россия империясенә бирелә;
- Сербиянең Төркиядән бәйсезлеге танылмый, эчке назәратка хокук кына бирелә; Россия империясенә, гарант буларак, әлеге шартның төрек хөкүмәте тарафыннан үтәлүен контрольгә алу хокукы бирелә.
Әһәмияте
Бухарест солыхы 1812 елгы Ватан сугышы вакытында Госманлы империясенең бер якка да кушылмау сәясәтен тәэмин итә. Бу, үз чиратында, Дунай армиясен Наполеонга каршы сугыш хәрәкәтләренә тартырга мөмкинлек бирә.
Бухарест солыхы Балкан халыклары арасында милли-азатлык өчен көрәшнең көчәюенә, нәтиҗәдә, Сербиянең тулы бәйсезлек алуына китерә.
Бухарест солыхының төп шартлары 1826 елгы Аккирмән конвенциясе белән яңадан ныгытыла.
Чыганаклар
- Большая российская энциклопедия. В 35 томах. Том 4 (Бо-Ве). М.: НИ БРЭ, 2005. ISBN 978-5-85270-333-8
Әдәбият
- Внешняя политика России XIX – начала XX в. Том 6. М., 1962.
- Шапкина А.Н. Полководец М.И. Кутузов и Бухарестский мир. Российская дипломатия в портретах. М., 1992.
Сылтамалар
- ЭСБЕ/Бухарестский мир
- Бухарестский договор между Россией и Турцией 2015 елның 24 февраль көнендә архивланган.