Википедия:Үзгәртүләр сугышлары
![]() |
Татар Википедиясе җәмгыяте бу мәсьәлә турында үз кагыйдәсен кабул иткәнче,![]() ![]() |
Бу бит Татар Википедиясе'нең киңәш-кулланмаларына керә. Тасвирланган тәртип буенча эш итү киңәш ителә. Әммә дә ләкин монда язылганы — догма түгел. Саф-сәламәт акылга нигезләнеп атлагыз. Бу битне үзгәрткәнче, сез кертергә уйлаган текст консенсуска туры килгәнен тикшереп алыгыз. Шөбхәләр туган очракта, аларны бәхәс битендә белдерсәгезче.
|
![]() |
Бу битнең кыскача аңлатмасы / Bu bitneñ qısqaça añlatması: Үзгәртүләрне кертүне башка мөхәррирләр белән сугышу ысулы буларак кулланмагыз – бәхәсләр фикерләр турында аралашу (бәхәс) аркылы чишелергә тиеш. |
![](http://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/e/ee/Editwar.png/180px-Editwar.png)
Битнең эчтәлеге турында фикерләре аерылган мөхәррирләр, туган низагны аралашу аркылы чишү урынына яңадан-яңа башкаларның үзгәртүләреннән баш тартып, битне кире хәленә кайтарып торулары хәленә үзгәртүләр сугышы диелә. Үзгәртүләр сугышлары конструктив түгел - алар мөхәррирләрнең консенсуска ирешүләренә киртә сала, бер-берсен күрә алмауларына китерә ала.
Үзгәртүләр сугышын күрсәгез нишләргә
Үзгәртүләр сугышы чыгып килсә, катнашучылар мәсьәләне бәхәс битендә аралашу аркылы чишергә тиеш.
Тәҗрибәле мөхәррирләрнең үзгәртүләр сугышларына эләкмәү ысуллары
![]() |
Бу бүлек кыскача аңлатмасы / Bu bitneñ qısqaça añlatması: Низагка эләкмәү өчен төп чара - аралашу: Википедия:Үзгәртүләр кертү#Үзгәртүләр керткәндә аралашу тәртибенә күз салыгыз. |
Идарәчеләр өчен киңәш-кулланма
ВП:Идарәчеләр кагыйдәсе буенча, "Идарәчеләр әманәткә тапшырылган коралларны өстенлек алу өчен, шәхси катнашы (яки мөхәррирлек кертемнәре күләме зур ) булган мәкалә яки эчтәлек буенча бәхәстә, яки кызыксыну конфликты югары була алган очракларында кулланмаска тиеш."
Шулай ук карагыз