Вил Кәримов
Вил Кәримов | |
---|---|
Туган телдә исем | Вил Сәгыйть улы Кәримов |
Туган | 21 март 1947 СССР, РСФСР, БАССР, Учалы районы, Кәримтөпәй |
Үлгән | 31 октябрь 2017 (70 яшь) РФ, БР, Уфа районы, Михайловка |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ![]() ![]() |
Һөнәре | актер, режиссер |
Җефет | Роза Шәйхетдин кызы |
Балалар | улы Булат, кызы Гөлназ |
Ата-ана |
|
Бүләк һәм премияләре | ![]() |
Вил Кәримов, Вил Сәгыйть улы Кәримов (Виль Сагитович Каримов; 1935 елның 21 марты, СССР, РСФСР, БАССР, Учалы районы, Кәримтөпәй ― 2017 елның 31 октябре, РФ, БР, Уфа районы, Михайловка) ― актер һәм режиссер, Театр эшлеклеләре берлеге әгъзасы (1974 елдан), дәүләт эшлеклесе: 1969―1976 елларда Башкортстан АССР мәдәният министры, VIII һәм IX чакырылыш БАССР Югары Советы депутаты. Башкортстан АССР атказанган сәнгать эшлеклесе (1985).
Тәрҗемәи хәле
![](http://upload.wikimedia.org/wikipedia/tt/thumb/d/d6/%D0%92.%D0%A1.%D0%9A%D3%99%D1%80%D0%B8%D0%BC%D0%BE%D0%B2.png/200px-%D0%92.%D0%A1.%D0%9A%D3%99%D1%80%D0%B8%D0%BC%D0%BE%D0%B2.png)
1935 елның 21 мартында БАССР Учалы районы Кәрим (Кәримтөпәй) авылында укытучы гаиләсендә туган. Ул әле бала чагында гаиләсе Учалы районының Туңгатар авылына күчеп килгән, балачагы шунда үткән [1]. Әтисе ягыннан бабасы Мөхәммәткәрим Әхмәтҗанов тумышы белән (Татарстанның хәзерге Актаныш районы) Зөбәер авылыннан, мәдрәсә тәмамлагач, Качкын авылында мулла булган[2]. 1929 елда кулга алынып, алты ай урман кискән. Әйләнеп кайткач, эзәрлекләүдән качып, Уфага күчеп киткән[2]. Бераздан балалары да шунда җыелган: Сәгыйть (1908), Әсгать (1913), Мәдинә, Әхим (1917), Фаиз (1926). Әтисе ягыннан әбисе Мәрьям. Әтисе Сәгыйть Мөхәммәткәрим улы Качкында туган, Бөек Ватан сугышында катнашкан, гомерен укыту эшенә багышлаган, Учалыда урта мәктәптә, балалар йортында укыткан, директор булган[2]. Сеңлесе Рәсимә Сәгыйть кызы (1939―2017) ― телевидение һәм радио дикторы, РСФСР атказанган мәдәният хезмәткәре (1984).
А. В. Луначарский исемендәге Дәүләт театр сәнгате институтын (ГИТИС[d], О. И. Пыжова һәм Б. В. Бибиков курсы; 1955―1959[3]), Мәскәүдә КПСС Үзәк Комитеты каршындагы Югары партия мәктәбен (2004 елдан Россия дәүләт социаль университеты) (1969) тәмамлаган.
Хезмәт юлы
1959 елдан ― Башкорт дәүләт академия драма театрында актер, 1962―1964 елларда режиссер.
1964―1967 елларда ― КПССның Башкортстан өлкә комитеты инструкторы.
1969―1976 елларда ― Башкортстан АССР мәдәният министры [4].
1976―1983 елларда ― БАССР Телевидение һәм радиотапшырулар буенча дәүләт комитетының (1991 елдан «Башкортстан»[d] телерадиокомпаниясе[5]) баш режиссеры.
1983―1988 елларда ― Башкорт дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе.
1988―1990 елларда ― Башкортстан АССР профсоюзларының өлкә советы инструкторы.
1990―1992 елларда ― БАССР мәдәният министрлыгының бүлек башлыгы.
1992 елдан ― «Башкортстан»[d] киностудиясе директоры, 1993―2000 елларда — режиссеры.
Фильмография
«Чәчәк ат, Башкортстан!» документаль фильмының (1969) режиссеры. «Сыер савучы портреты» (1977), «Юмарт җир» (1979), «Тамырлар» (1992), «Гаскаров», «Северные амуры», «Курай»[6] һ.б. фильмнарның сценарийлары авторы һәм режиссеры, 20дән артык тематик концерт тамашасы, шул исәптән XII Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивалендә[d] (Мәскәү, 1985) Башкортстан АССР сәнгать осталары концерты сценарийлары авторы һәм режиссеры[7].
Иҗтимагый эшчәнлеге
VIII һәм IX чакырылыш БАССР Югары Советы депутаты (109нчы сайлау округы, Учалы шәһәре)[8].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- 1985 ― Башкортстан АССР атказанган сәнгать эшлеклесе
Шәхси тормышы
Хатыны ― Роза Шәйхетдин кызы Кәримова (1935―2020), Нуриман районыннан, ГИТИС тәмамлаган, Уфаның Гафури (1959―1989) һәм Яшь тамашачы театрларында эшләгән актриса, РСФСР атказанган артисты (1985)[9]. Уллары Булат Вил улы Кәримов (1960) — режиссер, БСТда «Следопыт» тапшыруын алып баручы (2011―2018; продюсер Гүзәл Хәмитова)[10]. Кызлары Гөлназ (1963).
Искәрмәләр
- ↑ Творческая династия. delomir.ru, 20.08.2023(рус.)
- ↑ 2,0 2,1 2,2 Кәримов Сәгыйть Мөхәммәткәрим улы / Ф. М. Моратов, Й. Ә. Хуҗин. Актаныш – туган җирем. Икенче басма. К.: 2010. ― Б.229.
- ↑ Рожденная для сцены. Культурный мир Башкортостана, 09.12.2016(рус.)
- ↑ На 83-м году ушёл из жизни заслуженный деятель искусств Башкирской АССР Виль Каримов. bash.news, 01.11.2017(рус.)
- ↑ ГТРК Башкортостан. О компании
- ↑ Документальный фильм «Курай». rutube.ru видео, 25:25(башк.)
- ↑ Каримов Виль Сагитович. bashmusic.net(рус.)
- ↑ Список депутатов Верховного Совета БАССР 8-го созыва. Википедия
- ↑ Театр — ее судьба и жизнь (К юбилею видной актрисы Розы Каримовой). Башинформ, 7.11.2015
- ↑ Андрей Сараев. Начудили. МК Уфа, 16.02.2011(рус.)
Әдәбият
- Кәримов Сәгыйть Мөхәммәткәрим улы / Ф. М. Моратов, Й. Ә. Хуҗин. Актаныш – туган җирем. Икенче басма. К.: 2010. ― Б.229.
Сылтамалар
- Рамазан Кулмасов. Творческая династия. delomir.ru, 20.08.2023(рус.)
- Лейла Аралбаева. В Уфе ушел из жизни режиссер, общественный деятель, бывший министр культуры Виль Каримов. Башинформ, 1.11.2017