Владимир Федотов (1950)
Владимир Федотов | |
---|---|
Туган телдә исем | Владимир Сергей улы Федотов |
Туган | 13 гыйнвар 1950 (74 яшь) Самара өлкәсе Октябрьск шәһәре |
Яшәгән урын | Җиңү проспекты, Казан[1] |
Ватандашлыгы | ССРБ→ Россия |
Әлма-матер | Казан дәүләт консерваториясе |
Һөнәре | баянчы |
Бүләк һәм премияләре | (2010) М. Җәлил премиясе (1990) |
Владимир Федотов (Владимир Сергей улы Федотов, рус. Владимир Сергеевич Федотов) – баянчы артист, КФУ ның филология һәм мәдәниятара аралашу институты профессоры (2003). ТАССР (1986) һәм РФ (2001) атказанган, Татарстанның халык (1993) артисты. М. Җәлил (1990) һәм Тукай (2010) премияләре лауреаты.
Тәрҗемәи хәле
1950 елның 13 гыйнваренда Куйбышев өлкәсе (хәзерге Самара өлкәсе) Октябрьск шәһәрендә туган. Казан дәүләт консерваториясен (1984), шунда ук аспирантураны (1987) тәмамлаган. Уку йортында алган белгечлекләре: концерт башкаручысы, укытучы, халык уен кораллары оркестры дирижёры, баянчы.
Иҗаты
40 еллык иҗат гомерендә дөньяның 15 илендә 8 000 концертта уйнаган. Аның иҗатына, баянда уйнау осталыгына төрле телләрдәге матбугат чараларында 60 лап мәкалә багышланган. Аларда баянда төрле халык көйләрен башкарганда милли нечкәлекләрне сизгер тоемлавы, нюансларны төгәл бирүе ассызыклана.
Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты (хәзер КФУ составында) музыка уен кораллары һәм татар музыка сәнгате кафедралары профессоры буларак, баянда уйнау тәҗрибәсен яшьләргә өйрәтә.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- ТАССР атказанган артисты (1986).
- Татарстанның халык артисты (1993).
- РФ атказанган артисты (2001).
- Муса Җәлил премиясе (1990)
- Халыкара һәм бөтенрусия конкурслары лауреаты (1995, 1996, 2005, 2007).
- Тукай премиясе (2010) – 1995-2009 елларда төзегән һәм югары осталык белән башкарган «Дустыма», «Баянның сокландыргыч авазлары» концерт программалары өчен.
Искәрмәләр
Сылтамалар
- Татарстан хөкүмәте порталы 2016 елның 12 март көнендә архивланган.
- КФУ рәсми сайты 2016 елның 1 сентябрь көнендә архивланган.
Моны да карагыз
1990 — 2000 елларда Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары |
|
---|---|
1991 ел | |
1992 ел |
Әлфия Авзалова • Мөдәррис Әгъләмов • Семен Липкин • Равил Шәрәфиев |
1993 ел | |
1994 ел | |
1995 ел | |
1996 ел | |
1997 ел | |
1998 ел | |
1999 ел | |
2000 ел | |
2001 ел | |
2002 ел | |
2003 ел | |
2004 ел | |
2005 ел | |
2006 ел | |
2007 ел |
Разил Вәлиев • Рәшит Кәлимуллин • Марина Нигъмәтуллина • Рада Нигъмәтуллина • Изабелла Рогожина |
2008 ел |
Роберт Андреев • Виктор Аршинов • Әхмәт Әхәди • Резеда Ахиярова • Рәдиф Гаташ • Михаил Панджавидзе • Роберт Рәкыйпов • Виктор Соболев • Салават Фәтхетдинов |
2009 ел | |
2010 ел | |
1950 – 1960 | 1970 – 1980 | 1990 – 2000 | 2010-еллар |