Галактика актив төше
Галактика актив төше - аерым йолдызлар һәм газ-тузан комплекслары активлыгы белән бәйләнмәгән күп энергияне чыгаручы галактика төше.
Иң еш очрый торган галактика төше активлыклары үзлекләре:
- Газ агымнары яки тиз кисәкчекләр төшләрдән чыгарыла
- Зур егәрлекле радионурланыш: атом төшләреннән югары энергияле электроннар чыгарыла һәм магнит кырында нурландыра (синхротрон нурланыш).
- Секундада мең километр тизлеге белән газ тиз хәрәкәт итә һәм Допплер эффекты сәбәпле нурланыш сызыклыры бик киңәйтелә.
- Зур егәрлекле оптик, ультрашәмәхә һәм рөнтген нурланышы 1 яктылык елыннан ким зурлыклы өлкәдән чыгарыла (чагыштырма кечкенә зурлык). Аның спектры абсолют кара җисем спектрына охшамый, дәрәҗәле формага ия (Fv ~ vn, v ≈ 0.6—0.8). Бу нурланыш вакыт белән үзгәрә (үзгәреше берничә елдан берничә сәгатькә кадәр).
Актив галактика
Актив галактика - актив төше белән галактика. Шул галактикалар төлләре - сейферт галактикасы, радиогалактика, лацертидлар һәм квазарларга бүленә.
Заманча караш буенча актив галактика үзәгендә массив тыгыз объект урнашкан, кара тишек, ахры, ул аеруча рөнтген диапазонында бик егәрлекле нурланыш чыгара.
Актив галактика төшеннән релятивистик агым (джет) чыгарыла
Актив галактиканың мөһим үзлеге - чыгарыла торган үзгәрешле (берничә көннән сәгатькә кадәр) рөнтген нурланышы.
Гомум ителгән теориядә актив галактика үзәгендә үтә массив кара тишек урнашкан, аның тирәсендә аккрецион диск формалаша: матдә төрле тизлекләре белән әйләнә, хасил булган ышкылу көче газ басымын һәм җылылыкны арттыра. Аккрецион диск бик кыза һәм нурландыра башлый.
Фаразлар
Хәзерге вакытта галактика актив төшләренең үзлекләрен дөрес аңлату юк. Түбәндәге фаразлар бар:
- Галактика төше активлыгы Үтә яңа йолдыз шартлау белән бәйле, шуннан чыгарыла торган энергия галактика төше энергиясен аңлата. Ләкин бу фараз төшенең бик тәртипле магнит кыры булганга күрә релятивистик агымнар хасил булуын аңлата алмый.
- Галактика үзәгендә көчле магнит кыры белән ниндидер массив йолдызсыман объект урнашкан. Ләкин нинди бу объект әлегә аңлаешсыз.
- Галактика үзәгендә үтә массив кара тишек (106 - 109 Кояш массасы белән) урнашкан. Хәзер бу гомум кабул ителгән теория.
Сылтамалар
- Засов А. В., Постнов К. А. Общая астрофизика. — Фрязино: Век 2, 2006. — 496 с. — 3000 экз. — ISBN 5-85099-169-7, УДК 52, ББК 22.6.
- В. В. Мусцевой, и др. Аккреционно-струйные системы: история, результаты, перспективы, Лекция XXXIII конференции «Физика Космoса», 23 января 2005
- Юрий Грановский, Загадка физики: джеты, или струи плазмы в ядрах галактик / Популярная механика, 20 января 2017
- Е. В. Деришев, В. В. Железняков, С. А. Корягин, Вл. В.Кочаровский, Релятивистские джеты в астрофизике / Природа № 3, 2007
- «Ярче тысячи галактик» 2007 елның 14 декабрь көнендә архивланган. // «Вокруг света», октябрь 2004
- «Что такое квазар» // quasar.by, ноябрь 2011
- Блазар // Астрономічний енциклопедичний словник / За загальною редакцією І. А. Климишина та А. О. Корсунь. — Львів, 2003. — С. 56. — ISBN 966-613-263-X. (укр.)
- Даукурт Г. Что такое квазары?. — К.: Радяньска школа, 1985. — 131 с.