Гордана Силяновска-Давкова

Гордана Силяновска-Давкова
Төньяк Македония
президенты
Вазыйфада
Вазыйфага керешкән
2024 елның 12 мае
Аңа кадәр Стево Пендаровски
Шәхси мәгълүмат
Туган 11 май 1953(1953-05-11) (71 яшь)
Югославия СФР, Македония СР, Охрид
Сәяси фирка ВМРО-ДПМНЕ
Белем Өскеп университеты
Любляна университеты

Гордана Силяновска-Давкова (мак. Гордана Силјановска-Давкова; 1953 елның 11 мае, Югославия СФР, Македония СР, Охрид) ― 2024 елның 12 маеннан Төньяк Македония президенты. Ил парламенты әгъзасы (2020―2024), Македония Республикасы хөкүмәтендә портфеле булмаган министр (1992―1994).

Тәрҗемәи хәле

1953 елның 11 маенда Охрид шәһәрендә туган. 1973 елда урта мәктәпне, 1978 елда Өскеп университетының юридик факультетын тәмамлый, шунда хокук магистры дәрәҗәсен ала. 1993 елда Любляна университетында[d] cum laude (почетлы) хокук докторы дәрәҗәсен ала[1], комиссияне профессор Франц Град җитәкли. Докторлык диссертациясе темасы: «Җирле үзидарә — нормалар һәм чынбарлык арасында» (1994).

1989 елдан Өскеп университетының[d] юридик факультетында «Сәяси системалар» дисциплинасында ассистент һәм укытучы булып эшли. 1994 елда конституцион хокук һәм сәяси системалар доценты итеп билгеләнә, 2004 елдан ― профессор. 1990―1992 елларда Македония Республикасы Җыелышының (ил парламенты) Конституция комиссиясе әгъзасы, 1992―1994 елларда Бранко Црвенковскийның беренче хөкүмәтендә портфеле булмаган министр. БМО сайлаулары буенча эксперт, Европа Советы каршындагы җирле үзидарә буенча бәйсез экспертлар төркеме рәисе урынбасары. 2008―2016 елларда Венеция комиссиясе[d] әгъзасы, конституцион хокук һәм сәяси системалар буенча күп кенә фәнни хезмәтләр авторы[2]. 2017―2018 елларда республикада албан телен куллануны киңәйтү турындагы законга һәм Преспан килешүенә каршы җәмәгать эшлеклесе буларак чыгыш ясый.

2019 елның 16 февралендә ВМРО-ДМПНЕ партиясе тарафыннан Төньяк Македония Президентлыгына кандидат буларак тәкъдим ителә[3][4]. Үзенең тәкъдим ителүеннән соң, җиңгән очракта кабат референдум башларга һәм илгә элеккеге исемен кайтарырга вәгъдә итә. Әмма сайлауларның икенче турында Стево Пендаровскига җиңелә (51,66 : 44,73)[5].

2024 елда кабат Президентлыкка кандидат буларак тәкъдим ителә. Бу юлы сайлауларның[d] икенче турында гамәлдәге Президент Стево Пендаровскины зур аерма белән җиңә (69,01 : 30,99)[6] һәм Төньяк Македония Президенты итеп сайланган беренче хатын-кыз була.

Искәрмәләр

Сылтамалар