Гәрәй Рәхим
Гәрәй Рәхим | |
---|---|
Туган телдә исем | Григорий Василий улы Родионов |
Туган | 15 июль 1941 (83 яшь) Татарстанның Лениногорск районы Аланлык авылы |
Үлгән | 6 сентябрь 2021 (80 яшь) Казан, Россия |
Яшәгән урын | Шәриф Камал урамы[1] |
Милләт | керәшен |
Ватандашлыгы | ССРБ→ Россия |
Әлма-матер | Казан (Идел буе) федераль университеты |
Һөнәре | язучы, прозачы, шагыйрь, драматург, тәрҗемәче, сатирик, публицист, журналист |
Бүләк һәм премияләре | Саҗидә Сөләйманова премиясе (2013). |
Гәрәй Рәхим (чын исеме Григорий Василий улы Родионов) — күренекле татар шагыйре, Татарстанның халык язучысы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге, Саҗидә Сөләйманова премиясе (2006) лауреаты, СССР Язучылар берлеге әгъзасы (1968 елдан).
Тәрҗемәи хәле
Ул 1941 елның 15 июлендә Татарстанның Шөгер (хәзерге Лениногорск) районы Аланлык (Федотовка) авылында дөньяга килә. 1948-1959 елларда ул урта мәктәптә белем ала. Бу чорда әдип әдәбият белән кызыксына башлый. 1961 елда аның район газетасында “Язгы җыр” исемле беренче шигыре басылып чыга. 1962–1967 елларда Гәрәй Рәхим Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый.
Кулына диплом алган яшь әдип 1967 елда “Татарстан яшьләре” газетасында әдәби хезмәткәр булып эшли башлый. 1968–1972 елларда ул Татарстан китап нәшриятының балалар һәм яшьләр әдәбияты бүлегендә редактор; 1972–1977 елларда Татарстан Язучылар берлегендә әдәби консультант, 1978–1979 елларда “Казан утлары” журналы редакциясендә проза бүлеге мөдире кебек вазифаларны башкара.
1979–1981 елларда әдип М.Горький исемендәге Мәскәү әдәбият институты каршындагы Югары әдәби курсларда белемен арттыра. 1980–1987 елларда Гәрәй Рәхим РСФСР Язучылар берлеге идарәсендә Татарстан, Башкортстан, Чуашиянеӊ әдәби консультанты, Урал һәм Идел буе төрки әдәбиятлар комиссиясенең җаваплы сәркатибе һәм РСФСР милли әдәбиятлар эше буенча баш консультант була.
1987-1992 елларда Гәрәй Рәхим Татарстан Язучылар берлеге идарәсендә рәис урынбасары, соңыннан “Шәһри Казан” газетасы редакциясендә бүлек мөдире, 1992 елдан ул Татарстан Дәүләт Советының мәдәният һәм милли мәсьәләләр буенча даими комиссиясендә референт һәм баш референт булып эшли.
Иҗаты
Гәрәй Рәхимнең иҗат лабораторисенә килгәндә, ул шигърият, проза, драматургия жанрларында язучы әдип буларак танылды. Аның “Моңнарым” (1978), “Тимер торна” (1993), “Замандашларыма ачык хат” (1999) һ.б. шигырь җыентыклары, “Көннәр язга авышкач” (1974), “Туган йортта” (1983), “Татлы сагышларым” (1991), “Иске самавыр торбасы” (2000) һ.б. повестьлар, хикәяләр җыентыклары нәшер ителде. Мәктәп сәхнәләре өчен язылган пьесалары һәм скетчлары “Шатлык елы” (1972) китабында дөнья күрде.
Авторның пьесалары Минзәлә, Туймазы һ.б. татар театрларында сәхнәләштерелде. Әдип өч серияле “Исә Болгар җилләре” исемле киносценарий авторы буларак та танылды. Мәҗит Гафуриның “Кара йөзләр” повесте буенча иҗат ителгән опера өчен либреттосы Гәрәй Рәхимгә зур уңыш китерде.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
“Каһәрләнгән мәхәббәт” операсы иҗат иткән бер төркем сәнгать әһелләре белән бергә Г. Рәхимгә 1984 елда Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге тапшырылды. 1985 елда ул “Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе” дигән мактаулы исемгә лаек булды. Саҗидә Сөләйманова премиясенә лаек булды (2006).
2011 елның 12 июлендә Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның фәрманы нигезендә Гәрәй Рәхимгә «Татарстан республикасы халык язучысы» мактаулы исеме бирелә[2].
2021 елның 6 сентябрендә Казанда 81нче яшендә вафат[3].
Искәрмәләр
- ↑ бирелмәләр нигезе
- ↑ Халык шагыйре һәм халык язучылары саны артты
- ↑ Татарстан җитәкчелеге Гәрәй Рәхим вафатына бәйле рәвештә кайгы уртаклашты. trt-tv.ru, 6.09.2021(рус.)
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|
1970 — 1980 елларда Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары |
|
---|---|
1971 ел | |
1973 ел | |
1973 ел | |
1974 ел | |
1976 ел | |
1977 ел | |
1978 ел | |
1979 ел | |
1980 ел | |
1981 ел |
Герман Бакулин • Әүфәр Зәкиев • Евгений Кузин • Игорь Парамонов • Атилла Расих • Әнәс Фәйзуллин • Юрий Федотов • Сания Хисаметдинова |
1982 ел | |
1983 ел | |
1984 ел | |
1985 ел | |
1986 ел | |
1987 ел | |
1988 ел | |
1989 ел | |
1990 ел | |
1950 – 1960 | 1970 – 1980 | 1990 – 2000 | 2010-еллар |