Заһит Хәбибуллин

Заһит Хәбибуллин
Туган телдә исем Заһит Вәли улы Хәбибуллин
Туган 20 сентябрь 1910(1910-09-20)
РИ, Ырынбур губернасы, Орск
Үлгән 20 ноябрь 1983(1983-11-20) (73 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Казан
Күмү урыны Яңа бистә зираты
Яшәгән урын Николаев урамы, 5[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы  СССР
 Россия империясе
Һөнәре композитор, скрипкачы
Бүләк һәм премияләре Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе

 Заһит Хәбибуллин Викиҗыентыкта

Заһит Хәбибуллин, Заһит (Заһид[2]) Вәли улы Хәбибуллин (Загид Валеевич Хабибуллин; 1910 елның 20 сентябре (3 октябре), РИ, Ырымбур губернасы, Орск1983 елның 20 ноябре, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан) — татар композиторы, Татарстанның һәм Русиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, татар музыка сәнгатенә нигез салучы композиторларның берсе.

Тормыш юлы

Ул 1910 елның 20 сентябрендә (3 октябрьдә) Орск шәһәрендә туа. 9 яшьтә ятим кала, шундагы балалар йортында тәрбияләнә. Музыка белән дә шунда таныша. Солтан Габәши киңәше белән, эскрипкә классы буенча 1927 елда Казан музыка училищесында укый башлый. Биредә музыка техникумының эскрипкә классында укый. Соңрак Мәскәү консерваториясе каршындагы Татарстанопера студиясендә белем алуын дәвам итә. Муса Җәлил белән бергә «Сагыну» җырын яза. Соңрак «Язгы җилләр» һәм «Раушан» балетларын иҗат итә.

Иҗат

Композиторның 50 еллардагы иҗаты республика театрлары белән бәйле. Ул җыр жанрында да актив эшли. Аның олылар өчен язган “Батыр егеткә” (Ә.Ерикәй сүзләре), “Сайра син,тургай” (Г.Насрый сүзләре), “Бормалы су” (Нәкый Исәнбәт сүзләре), “Баулылар” (Нури Арсланов сүзләре), “Яшьлек җыры” (Шәйхи Маннур сүзләре), “Казах дустыма” (Сибгат Хәким сүзләре), балаларга багышланган “Ана белән бала”, “Пионерлар маршы”, “Яшел чыршы”, “Туган илебез” һ.б. шундый җырлары аеруча киң таныла.

Аның «Сагыну», «Гөлләрем», «Бормалы су», «Казан кызы», «Казах дустыма», «Яшьләр вальсы», «Шинель» һәм башка күп җырларында заман яңгырашы ишетелә, халыкның уйлары, кичерешләре чагыла.

Заһит Хәбибуллин 1983 елда вафат була.

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

  1. http://uag.kzn.ru/docs/OPAiKN/pdf/268.pdf
  2. Хәбибуллин Заһид Вәли улы // Татар энциклопедиясенең шәхесләр исемлеге. К.: ТР ФА Татар энциклопедиясе институты, 1997. ― Б.252

Сылтамалар