Кристиан Ланге
Кристиан Лоус Ланге | |
---|---|
Туган телдә исем | норв. Chistian Lous Lange |
Туган | 17 сентябрь 1869 Ставангер |
Үлгән | 11 декабрь 1938 (69 яшь) Осло, Норвегия |
Күмү урыны | Вестре Гравлюнд[d] |
Ватандашлыгы | Норвегия |
Әлма-матер | Осло университеты[d] һәм Stavanger Cathedral School[d] |
Һөнәре | тарихчы, сәясәт белгече, язучы, антивоенный активист, дипломат, сәясәтче |
Балалар | Carl Viggo Lange[d], Хальвард Ланге[d], August Lange[d] һәм Thora Manthey Lange[d] |
Бүләк һәм премияләре | Тынычлык өчен Нобель премиясе |
Кристиан Лоус Ланге (норв. Chistian Lous Lange; 17 сентябрь 1869 ел – 11 декабрь 1938 ел) — норвегияле сәясәтче, Парламентара берлекнең генераль сәркатибе. 1921 елда Карл Брантинг белән бергә Тынычлык өчен Нобель премиясе лауреаты.
Биография
Ланге 1869 елда Ставангерда туа. Осло университеты 1893 елда гуманитар фәннәр магистры дәрәҗәсе белән тәмамлый. 1909 елда Парламентара берлекнең генераль сәркатибе вазифасына керешә, шуңа күрә берлекнең штаб-фатиры урнашкан Брюссельга күченә. Беренче бөтендөнья сугышы башлангач, оешма Норвегиягә күченә, ә Ланге аның эшчәнлеген үзе генә диярлек алып бара. Сугыштан соңгы чорда ул Берлекнең эшен яңадан башлар өчен бик тырыша, ә 1921 елда Женевада сугыштан соң беренче конференцияне оештыра. Шул ук елны ул Карл Яльмар Брантинг белән Тынычлык өчен Нобель премиясе белән бүләкләнә. Аның Нобель лекциясе интермилләтчелеккә багышланган була. Соңрак ул Милләтләр Лигасының эшчәнлегендә катнаша һәм анда Норвегия вәкиле булып тора.
Кристиан Ланге 1938 елның 11 декабрендә вафат була.
Сылтамалар
- Кристиан Ланге 2016 елның 11 декабрь көнендә архивланган. (рус.)
- Кристиан Лоус Ланге 2011 елның 9 сентябрь көнендә архивланган. — биографиясе (рус.)
- Биография на Nobelprize.org (ингл.)
1901–1925 елларда Тынычлык өчен Нобель премиясе лауреатлары |
|
---|---|
Анри Дюнан / Фредерик Пасси (1901) • Эли Дюкоммен / Шарль Альбер Гоба (1902) • Уильям Рандал Кример (1903) • ХКИ (1904) • Берта Зутнер (1905) • Теодор Рузвельт (1906) • Эрнесто Теодоро Монета / Луи Рено (1907) • Клас Понтус Арнольдсон / Фредрик Байер (1908) • Огюст Беернар / Поль Анри д’Эстурнель де Констан (1909) • ХТБ (1910) • Тобиас Ассер / Альфред Герман Фрид (1911) • Элиу Рут (1912) • Анри Лафонтен (1913) • ХКХК (1917) • Томас Вудро Вильсон (1919) • Леон Виктор Огюст Буржуа (1920) • Карл Яльмар Брантинг / Кристиан Ланге (1921) • Фритьоф Нансен (1922) • Джозеф Остин Чемберлен / Чарлз Гейтс Дауэс (1925) | |
Тулы исемлек | (1901–1925) | (1926–1950) | (1951–1975) | (1976–2000) | (2001–2025) |
Бу — Норвегия турында мәкалә төпчеге. Сез мәкаләне үзгәртеп һәм мәгълүмат өстәп, Википедия проектына ярдәм итә аласыз. |
Бу — сәясәтчеләр турында мәкалә төпчеге. Сез мәкаләне үзгәртеп һәм мәгълүмат өстәп, Википедия проектына ярдәм итә аласыз. |