Мәчелеләр

Мәчелеләр
Халыкара фәнни исем Felidae G.Fisch.Waldh., 1817[1][2][3][…]
Әйтелеш
Таксономик ранг гаилә[1][2][3][…]
Югарырак таксон Feloidea[d] һәм кошкообразные[d][2][3]
Таксономик төр кошки[d]
Коллаж
Шушы чыганакларда тасвирлана Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге[d], Брокгауз һәм Ефронның кече энциклопедик сүзлеге[d], Новая международная энциклопедия[d] һәм Армянская советская энциклопедия, том 5[d]
Башлану вакыты 25000 тысячелетие до н. э.

 Мәчелеләр Викиҗыентыкта

Мәчелеләр (лат. Felidae) — ерткычлар отрядыннан бер семьялык. Зурлыклары кечкенәдән башлап (мәче) бик зурга кадәр (юлбарыс) булганнары бар. Йомры башлы; койрыгы, кагыйдә буларак, озын. Тәпиләрендә бик үткен, кәкре эчкә батып керә торган тырнаклары бар. Казык тешләре таза һәм үткен. Йоны кыска, төрле төстә, кайберләренең төсе ачк. Барлыгы 37 төре исәпләнә: арыслан, юлбарыс, каплан, селәүсен, гепард, мәче һ.б.

Русиядә 9 төре яши: амур мәчесе (Prionailurus bengalensis euptilurus), камышлык мәчесе (Felis chaus), киек мәче (Felis silvestris), Африка киек мәчесе (Felis libyca), манул (Felis manul), селәүсен (Lynx lynx), амур юлбарысы (Panthera tigris altaica), амур капланы (Panthera pardus orientalis), ак каплан (Uncia uncia). Татарстанда селәүсен яши.

Кылычтеш мәчеләр ассемьялыгы тулысынча 10 000 ел элек кырылып беткән.