Петабайт
Байтларда үлчәүләр | ||||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|
ГОСТ 8.417—2002 | СИ алкушымчалары | IEC алкушымчалары | ||||||
Атама | Билге | Дәрәҗә | Атама | Дәрәҗә | Атама | Символ | Дәрәҗә | |
байт | Б | 100 | - | 100 | байт | B | Б | 20 |
килобайт | Кбайт | 103 | кило- | 103 | кибибайт | KiB | КиБ | 210 |
мегабайт | Мбайт | 106 | мега- | 106 | мебибайт | MiB | МиБ | 220 |
гигабайт | Гбайт | 109 | гига- | 109 | гибибайт | GiB | ГиБ | 230 |
терабайт | Тбайт | 1012 | тера- | 1012 | тебибайт | TiB | ТиБ | 240 |
петабайт | Пбайт | 1015 | пета- | 1015 | пебибайт | PiB | ПиБ | 250 |
эксабайт | Эбайт | 1018 | экса- | 1018 | эксбибайт | EiB | ЭиБ | 260 |
зеттабайт | Збайт | 1021 | зетта- | 1021 | зебибайт | ZiB | ЗиБ | 270 |
иоттабайт | Ибайт | 1024 | иотта- | 1024 | йобибайт | YiB | ЙиБ | 280 |
Петабайт (күрсәтелә: Пбайт, Пб; халыкара: Pbyte, PB) — мәгълүмат санын үлчәү берәмлеге, 1015 байтка тиң.
Халыкара электротехника комиссиясе буенча дөрес атамасы
250 байт зурлыгы кайчагында ялгыш «петабайт» дип атала. Әмма Халыкара электротехника комиссиясе бу хәлне дөрес түгел дип саный, чөнки «пета-» алкушымчасы байтны 250-гә түгел, ә 1015-ка тапкырлауны аңлата. Байтны 250-ка тапкырлау өчен дөрес була «пеби-» алкушымчасы белән куллану.
Шул рәвешле, 1 ПБ = 1015 Б, ә 1 ПиБ = 250 Б.
«Петабайт» төшенчәсе белән куллану
Кеше эшчәнлегенең төрле өлкәләрендәге мәгълүмат зурлыгын күрсәтер өчен «петабайт» төшенчәсе белән куллану мисаллары:
- Интернетта эзләү: Google көненә 24 петабайтка якынча мәгълүматлар эшкәртә;
- телекоммуникацияләр: америкадагы AT&T провайдеры челтәре аша атна саен 19 петабайт трафик уза[1];
- физика: зур адрон коллайдерда ел дәвамында уздырыла торган экспериментларның нәтиҗәләренең зурлыгы 4 петабайтка җитә;
- архивлар: 2014 елның 29 маенда archive.org-ның серверлары Интернеттан 40 петабайтка якынча мәгълүмат күчереп алды[2]; АКШ Конгрессының Китапханәсе архивлары (шулай ук видео һәм аудио мәгълүматларны да исәп алсаң) 3 петабайттан артык мәгълүматлар үзенә кертә[3];
- файллар белән алышу: 2016 елда Rutracker.org трекеры аша күчереп алыр өчен 3,2 петабайтка якын күләмле файллар булган[4];
- компьютер графикасы: «Аватар» (2009, АКШ) фильмы өчен махсус эффектлар төзегәндә Weta Digital компаниясе бер петабайттан артык диск киңлеген кулланышка керткән[5][6];
- уеннар: 2009 елда Blizzard фирмасы вәкилләре World of Warcraft онлайн уены серверлары эшләве өчен файдалана торган ресурслар турында сөйләде: 75 000 процессорлар; 1,3 петабайт диск киңлеге; 4600 кеше (хезмәт күрсәтү персоналы)[7].
Шулай ук карагыз
- Пета-
- Бит
- Байт
- Машина сүзе
Искәрмәләр
- ↑ AT&T- News Room
- ↑ «Заархивировано 10 000 000 000 000 000 байт» // archive.org.
- ↑ A “Library of Congress” Worth of Data: It’s All In How You Define It | The Signal: Digital Preservation. blogs.loc.gov (2012-04-25). 2016-02-18 тикшерелгән.
- ↑ rutracker.org/forum/index.php
- ↑ Believe it or not: Avatar takes 1 petabyte of storage space, equivalent to a 32 YEAR long MP3. - The Next Web
- ↑ Processing AVATAR, archived from the original on 2009-12-25, retrieved 2017-11-22
- ↑ Статья «WoW требуется 20 тысяч компьютеров и 4600 человек» // Blizzard