Реюньон
Реюньон | |
фр. La Réunion | |
Байрак[d] | |
Нигезләнү датасы | 21 март 1946 |
---|---|
Рәсми исем | Bourbon, île de la Réunion, île Bonaparte, Bourbon һәм La Réunion[1][2] |
Кыскача исем | 🇷🇪 |
Архивлары саклана | Реюньон департаменты архивлары[d] |
Демоним | Réunionnais |
Рәсми тел | француз теле |
Мәдәният | Реюньон мәдәнияте[d] |
Шигарь тасвирламасы | Китерелгәнем һәр җирдә чәчәк атармын[d] |
Шигарь тексты | Florebo quocumque ferar |
Дөнья кисәге | Африка |
Дәүләт | Франция[3] |
Башкала | Сен-Дени |
Административ-территориаль берәмлек | Франция һәм Көньяк Һинд океаны иминлек һәм оборона зонасы[d] |
Сәгать поясы | UTC+04:00 |
Диңгез, күл яки елга эчендә яки янында урнашуы | Һинд океаны |
Табигый-георафик объект эчендә урнашкан | Маскарен утраулары |
Иң көнчыгыш ноктасы | 21°10′58″ к. к. 55°50′12″ кч. о. |
Иң төньяк ноктасы | 20°52′18″ к. к. 55°27′03″ кч. о. |
Иң көньяк ноктасы | 21°23′23″ к. к. 55°38′47″ кч. о. |
Иң көнбатыш ноктасы | 21°02′21″ к. к. 55°12′59″ кч. о. |
Геомәгълүматлар | Data:La Reunion.map |
Иң югары ноктасы | Питон-де-Неж[d] |
Иң түбән ноктасы | Һинд океаны |
Хөкүмәт башлыгы | Югетт Белло[d] |
Әгъзалык | Һинд океаны комиссиясе[d] |
Халык саны | 881 348 (1 гыйнвар 2022)[4] |
Административ бүленеше | Сен-Бенуа (округ), Сен-Дени[d], Сен-Поль (округ) һәм Сен-Пьер (округ) |
Акча берәмлеге | евро |
Автомобил хәрәкәте ягы | уң[d] |
Челтәр көчәнеше | 220 вольт[5] |
Электр аергычы төре | CEE 7/5[d][5] |
Туризм мәгълүмати үзәге | Реюньон утравы туризм комитеты[d] |
Кулланылган тел | Реюньон креол теле[d] һәм француз теле |
Мәйдан | 2512 км² |
mailto:region.reunion@cr-reunion.fr[6] | |
Рәсми веб-сайт | regionreunion.com(фр.) |
Югары дәрәҗәле Интернет домены | .re |
Тематик география | Реюньон географиясе[d] |
Көппенның климат классификациясе | тропик климаты[d] |
Һәйкәлләр исемлеге | Реюньон тарихи һәйкәлләре исемлеге[d] |
Ачык мәгълүматлар порталы | data.regionreunion.com[d] |
Феноменның икътисады | Реюньон икътисады[d] |
Феноменның демографиясе | Реюньон халкы[d] |
Ел саен үткән туйлар саны | 2827[7], 2955[8], 1921[8], 2911[8], 3004[8] һәм 2998[8] |
Максималь температура | 37 °C |
Минималь температура | −5 °C[9] |
Социаль медиаларда күзәтүчеләре | 11 607 |
Илнең телефон коды | +262 |
Гадәттән тыш хәлләрдә ярдәм телефоны | 112[d] |
Номер тамгасы коды | 974 |
Диңгездәге идентификацияләү номеры | 660 |
Бу якта төшерелгән фильмнар төркеме | Төркем:Реюньонда төшерелгән фильмнар[d] |
Реюньон Викиҗыентыкта |
Реюньон (французча:La Réunion, IPA: [la ʁeynjɔ̃], элек Île Bourbon - Иль Бурбон) Һинд Океанында Мадагаскардан көнчыгышта һәм Маврикийдан 175 км (109 миля) көнбатышка урнашкан, Франция регионы булган утрау.
2014 ел мәгълүматы буенча аның халкы 844 994 кеше булган.
Утрауда кеше 17-нче гасырдан яши башлаган, ул вакытта Франция, Мадагаскар һәм Африкадан кешеләр монда килеп урнашкан. Колбиләүчелек 1848 елның 20 декабренда бетерелгән (бу дата ел саен утрауда билгеләп үтелә), моннан соң башка урыннар арасында Көньяк Һиндстаннан ялланган эшчеләр алып киленгән. Утрау 1946 елда Францияның диңгез арты департаменты булган.
Халыкның күпчелеге тарафыннан сөйләшелә торган җирле тел Реюньон Креол теле. Рәсми теле француз теле.
Административ яктан Реюньон Францияның диңгез арты департаментларының берсе. Башка дүрт диңгез арты департаменты кебек үк, ул шулай ук Францияның 18 регионнарының берсе, модификацияләнгән диңгез арты регионы статусы белән һәм Җөмһүриятнең интеграль өлеше, һәм аның статусы Метрополия Франциянеке кебек үк. Реюньон Европа Берлегенең иң ерак урнашкан регионы һәм Франциянең диңгез арты департаменты буларак Еврозона өлеше булып тора.
Административ бүленеше
Административ яктан, Реюньон дүрт районга, 49 кантонга һәм 24 коммунага (муниципалитетка) бүленгән. Ул Франциянең диңгез арты "департаменты" һәм шулай итеп француз диңгез арты регионы булып тора. Охшаш зурлыктагы һәм халык саны булган Франция метрополия департаментлары белән чагыштырганда коммуналар саны аз булу уникаль: күпчелек Реюньон коммуналары берничә урынны үз эченә ала, аларның аралары кайвакыт шактый зур.
Чит илләр белән мөнәсәбәтләр
Гәрчә дипломатик, хәрби һәм Франция хөкүмәт эшләре Париж тарафыннан алып барылса да, Реюньон Франкофония, Һинд Океаны Комиссиясе, Универсаль Почта Берлеге һәм Дөнья Һөнәри Берлекләр Федерациясенең үзенең хокукы буенча әгъзасы булып тора.
Районнар
- Les Avirons
- Bras-Panon
- Cilaos
- Entre-Deux
- L'Étang-Salé
- La Plaine-des-Palmistes
- Petite-Île
- La Possession
- Le Port
- Saint-André
- Saint-Benoît
- Saint-Denis
- Saint-Joseph
- Saint-Leu
- Saint-Louis
- Sainte-Marie
- Saint-Paul
- Saint-Philippe
- Saint-Pierre
- Sainte-Suzanne
- Sainte-Rose
- Salazie
- Trois-Bassins
- Le Tampon
Географиясе
Утрау озынлыгы 63 км; киңлеге 45 км һәм 2512 km² мәйдан били. Ул җир кабыгының кайнар ноктасы өстендә урнашкан. Реюньон Утравының көнчыгыш очындагы калкан вулканы, Питон де ла Фурнез диңгез дәрәҗәсе өстеннән 2631 м дан артыкка калкып тора һәм кайвакыт климаты һәм вулкан табигате охшашлыгы сәбәпле Гавай вулканнарының апасы дип атала. 1640-ынчы елдан бирле ул 100 дән артык мәртәбә ташыган һәм гел күзәтелеп тора, соңгы ташу 2015 елның 31 июленда булган. 2007 елның апреленда башка вулкан ташуы вакытында лава агымы 3000000 m³ дип санала. Питон де ля Фурнез кайнар нокта вулканы тарафыннан барлыкка китерелә, ул вулкан шулай ук Питон де Нежны һәм Маврикий һәм Родригес утрауларын барлыкка китергән.
Питон де Неж вулканы утрауның иң югары ноктасы, диңгез дәрәҗәсе өстеннән 3070 м калкып тора, һәм Питон де ля Фурнезтан төньяк көнбатышка урнашкан. Җимерелгән кальдералар һәм каньоннар таудан көньяк көнбатышка урнашкан. Һавайиның Зур Утравындагы Коһала кебек үк Питон де Неже гамәлдә түгел. Аның исеменә карамастан аңа кар бөтенләй яумый диярлек. Ике вукланның да авышлы өслекләре дә куе урман белән капланган. Эшкәртелгән җирләр һәм шәһәрләр, мәсәлән, Сен-Дени башкала шәһәре ураучы яр буе түбәнлекләрдә концентрацияләнгән. Яр буеннан тыш, көнбатыш ярның өлешенә мәрҗән риф системасы хас. Реюньонда шулай ук өч кальдера бар: Сирк де Салази, Сирк де Силао һәм Сирк де Мафате. Соңгысына җәяү генә яки вертолёт белән генә барып җитеп була.
-
Plaine-des-Palmistes
-
View from satellite
-
Réunion from space (NASA image). The three cirques, forming a kind of 3-leafed clover shape, are visible in the central north west of the image. Piton de la Fournaise, in the south east, is covered by cloud.
-
Lava flow emitted in 2005 by the Piton de la Fournaise
-
"Plage de l'Ermitage" beach
Климаты
Реюньонның климаты тропик, ләкин температура күтәрелү белән уртача була. Майдан ноябрьга кадәр һава торышы салкынча һәм коры, ләкин ноябрьдән апрельга кадәр эссе һәм яңгырлы. Явым-төшемнәр утрау эчендә шактый үзгәрә, көнчыгышта көнбатышка караганда шактый дымлырак. Көнчыгышның кайбер өлешләрендә елына 6 м дан артык яңгыр һәм көнбатышта 1 м дан азрак яңгыр була. Реюньонда 12-, 72- һәм 96- сәгать периодында яңгыр явулар өчен дөнья рекордлары теркәлгән.
Әйләнә-тирә мохит
2010 елдан бирле Реюньон ЮНЕСКО Дөнья Мирасы Урыны булып тора, ул утрау мәйданының якынча 40%-ын били һәм Реюньон Милли Паркының үзәк зонасы белән тиңдәш.
Хайваннар дөньясы
Реюньон күптөрле кошлар өчен өй булып тора, мәсәлән ак койрыклы тропик кош өчен. Иң зур җир хайваны булып пантера сораны тора (Furcifer pardalis). Көнбатыш ярның күпчелек өлеше мәрҗән риф гаваньнары боҗрасы белән уратылган, башка хайваннар арасында диңгез керпеләре, диңгез угоре һәм тутый кош балыгы бар. Диңгез ташбакалары һәм дельфиннар шулай ук яр буе суларында яши. Өркәчле китлар Антарктик сулардан төньякка утрауга Көньяк Ярымшар кышы (июнь-сентябрь) вакытында миграцияли үрчү һәм ашау өчен һәм гадәти хәл буларак Реюньон ярларыннан бу фасыл вакытында күзәтелә ала. Реюньон өчен элек эндемик булган кимендә 19 төр кеше колонизациясеннән соң юкка чыккан.
2011 һәм 2015 ел арасында Реюньон суларында 17 акула һөҗүме булган, шуларның җидесе үлемгә китергән. 2013 Июлендә Реюньон Префекты Мишель Лаланде йөзүне, сёрфингны һәм бодибордингны ярның яртысыннан күбрәк өлешендә тыйган. Лаланд әйтүенчә 45 үгез акуласы һәм 45 юлбарыс акуласы үтереләчәк бу цигуатера авыруын тикшерү өчен галимнәр тарафыннан 20 инде үтерелгән акулага өстәп.
Өркәчле китларның миграцияләре Реюньонда кит карау индустриясенең чәчәк атуына китергән.
-
A panther chameleon
-
A juvenile Emperor angelfish
-
A Moorish idol
-
A white-tailed Tropicbird
-
A Hawksbill sea turtle
-
A Humpback whale off St-Gilles
Бакчачылык - Бурбон розалары
Бакча розаларның Бурбон розасы төркеменең беренче әгъзалары бу утрауларда Димәшкъ розасы һәм Rosa chinensis арасында спонтан гибридизациясе нәтиҗәсендә барлыкка килгән, алар монда колонистлар тарафыннан алып киленгән. Беренче Бурбон розалары утрауда 1817 елда ачылган.
Халкы
Этник төркемнәр вәкилләре булып Африкан, Һинд,Европалы һәм Кытай чыгышлы кешеләре тора. Болар өчен җирле атамалар булып Яблар, Кафрлар, Малбарлар (Һинд чыгышлы реюньонлылар һәм чинуас). Утрауда яшәгән барлык этник төркемнәр Реюньонга Европа, Азия һәм Африкадан гасырлар дәвамында күченгән иммигрантлар токымы булып тора. Утрауда җирле халык юк, чөнки ул башта кеше яшәми торган утрау булган. Бу халыклар утрауның колониаль тарихның иң элеккеге көннәреннән бирле кушылганнар (чынлыкта, беренче күченеп килүчеләр Мадагаскардан һәм Һинд-Португалия варислары булган хатыннарга өйләнгәннәр), нәтиҗәдә халыкның күпчелеге кушылган расадан һәм "Креол" мәдәнияте вәкилләре.
Һәр милләтнең күпме булганы төгәл билгеле түгел, чөнки Франция җан исәбе этник чыгыш турында сораулар бирми һәм шулай ук утрауда раса кушылуы дәрәҗәсе зур булганлыктан. Чама белән әйтүләргә караганда, Европалылар (petits blancs,gros blancs - кечкенә аклар һәм зур аклар) халыкның дүрттән бер өлешен алып тора. Этник һиндләр халыкның 25%-ынннан күбрәген алып тора һәм Кытай чыгышлы кешеләр якынча 3% алып тора. Кушылган раса кешеләре һәм Афро-Малагасий чыгышлы кешеләрнең процентлары чама белән әйтүләрдә төрлечәю Утрауда шулай ук бик аз Вьетнам чыгышлы кешеләр бар.
Тамиллар Һинд җәмгыяте арасында иң зур төркем; Гөҗәрат, Бихари һәм башка чыгышлы кешеләр Реюньонның Һинд халкының калганын формалаштыра. Утрауның Төньяк-Көнбатыш Һиндстаннан, атап ук әйткәндә Гөҗәраттан мөселман җәмгыятен "Зарабелар" дип атыйлар.
Реюньонның креол кешеләре (этник чыгышы нинди булуга да карамастан, утрауда торган кешеләргә бирелгән атама) халыкның күпчелеген тәшкил итә.
Креол булмаган төркемнәргә Метрополия Франциядән ("зореил" дип аталган) төркемнәрне һәм шулай ук Майоттадан һәм Комор утрауларыннан килгәннәрне кертә.
Тарихи демография
Ел | Халык саны | Ел | Халык саны | Ел | Халык саны | ||
---|---|---|---|---|---|---|---|
1671 | 90 | 1830 | 101,300 | 1961 | 349,282 | ||
1696 | 269 | 1848 | 110,300 | 1967 | 416,525 | ||
1704 | 734 | 1849 | 120,900 | 1974 | 476,675 | ||
1713 | 1,171 | 1860 | 200,000 | 1982 | 515,814 | ||
1717 | 2,000 | 1870 | 212,000 | 1990 | 597,823 | ||
1724 | 12,550 | 1887 | 163,881 | 1999 | 706,300 | ||
1764 | 25,000 | 1897 | 173,192 | 2006 | 781,962 | ||
1777 | 35,100 | 1926 | 182,637 | 2011 | 828,581 | ||
1789 | 61,300 | 1946 | 241,708 | 2013 | 840,974 | ||
1826 | 87,100 | 1954 | 274,370 | ||||
Official data from INSEE by census or estimate; estimates shown in italics. |
Дин
Хөкем сөрүче дин - Христианлык, атап ук әйткәндә Рим Католицизмы, аның бердәнбер (Латин Ритуалы) юрисдикциясе бар Сен-Дени-де-Ла Реюньон Рим Католик Диоцезы. Дини чама белән әйтүләргә караганда христианнар халыкның 84,9%-ы, аннан соң Индуизм дине тарафдарлары (6,7%) һәм мөселманнар (2,2%). Кытай халык дине һәм Буддизм вәкилләре шулай ук бар.
Күпчелек зур шәһәрләрдә Һинд дине гыйбадәтханәсе һәм мәчет бар.
Искәрмәләр
- ↑ Institut national de la statistique et des études économiques Code officiel géographique au 1er janvier 2020 — 2020 — 2020.
- ↑ Code officiel géographique
- ↑ archINFORM — 1994.
- ↑ Populations de référence 2022 — INSEE, 2024.
- ↑ 5,0 5,1 World Plugs / мөхәррир Халыкара иликтер тихникасы кәмисиясе
- ↑ рәсми веб-сайт
- ↑ https://www.insee.fr/fr/statistiques/2561535?sommaire=2546239
- ↑ 8,0 8,1 8,2 8,3 8,4 https://www.insee.fr/fr/statistiques?debut=0&theme=2&categorie=1&collection=4
- ↑ https://web.archive.org/web/20190101020215/http://www.meteofrance.re/climat/description-du-climat
Чыганаклар
Сылтамалар
Моны да карагыз
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|