Сан (сүз төркеме)

Предметның санын, исәбен белдереп, ничә? күпме? никадәр? ничәнче? ничәләп? ничәү? ничәшәр? сорауларының берсенә җавап булган сүз төркеме сан дип атала.

Җөмләдә сан күбрәк исемне ачыклап килә һәм аергыч була:

Сан белән ачыкланган сүз саналмыш исеме белән йөртелә.

Сан күбрәк цифрлар белән язып күрсәтелә: «Без 80-нче мәктпәпнең VI сыйныфында укыйбыз». Сан сүз белән язып та белдерелә ала: «Әнә, безгә таныш җиде юл чаты».

Чыганаклар