Сара Ашурбәйли
Сара Ашурбәйли | |
---|---|
Туган телдә исем | әзери. Sara Balabəy qızı Aşurbəyli |
Туган | 27 гыйнвар 1906 РИ, Бакы губернасы, Бакы |
Үлгән | 17 июль 2001 (95 яшь) Азәрбайҗан, Бакы |
Милләт | азәрбайҗан |
Ватандашлыгы | Русия империясе→ АДР→ ССРБ→ Азәрбайҗан |
Әлма-матер | Бакы дәүләт университеты |
Һөнәре | тарихчы |
Эш бирүче | Институт истории НАН Азербайджана[d] |
Ата-ана |
|
Бүләк һәм премияләре | |
Гыйльми дәрәҗә: | тарих фәннәре докторы[d] |
Сайт | Мемориаль сайт |
Сара Ашурбәйли, Сара Балабәк (Балабәй) кызы Ашурбәйли (әзери. Sara Balabəy qızı Aşurbəyli, 1906 елның 27 гыйнвары, РИ, Бакы губернасы, Бакы — 2001 елның 17 июле, Азәрбайҗан, Бакы) — совет һәм азәрбайҗан тарихчысы, тарих фәннәре докторы (1966), профессор, Азәрбайҗан ССР Фәннәр академиясе Тарих институтының өлкән гыйльми хезмәткәре. Азәрбайҗан ССР дәүләт премиясе лауреаты (1970). Азәрбайҗан ССР атказанган фән эшлеклесе (1982). Азәрбайҗан рәссамнар берлеге әгъзасы (1946). Урта гасыр Бакы һәм Ширван тарихын өйрәнүче буларак билгеле.
Тәрҗемәи хәле
1906 елның 27 гыйнварында Бакы шәһәрендә нефть сәнәгатькәре һәм меценат Ашурбәй Тимурбәй улы һәм Исмәт Ага Полад кызы Ашурбәковларның алты балалы гаиләсендә туган. Туганнары: Ришад (Бөек Ватан сугышында Маҗарстан җирендә һәлак булган), Ситара, Назимә, Адилә, Мәрьям. Классик белем алган: Бакы Изге Нина хатын-кыз укуханәсендә укый башлаган. Балачактан сәнгать белән мавыккан, фортепианода яхшы уйнаган.
Октябрь инкыйлабыннан соң, гаилә Төркиягә мөһаҗирлеккә китә[1].
Истанбулда Изге Жанна д' Арк исемендәге француз көллиятен (фр. Institusion Sainte Jeanne d'Arc) «бик яхшы»га тәмамлаган (1925). 1925 елда гаиләсе Совет Азәрбайҗанына әйләнеп кайта. Азәрбайҗан дәүләт университетының Көнчыгыш факультетының тарих-филология бүлеген тәмамлаган (1930).
1930 елдан 1933 елга кадәр Азәрбайҗан тарихы музееның тарих-этнография бүлегендә эшләгән.
1936 елда әтисе Балабәй Таймурбәк оглы Ашурбәков (1882—1937) кулга алына һәм Карагандага сөргенгә җибәрелә. 1937 елда атарга хөкем ителгән. 1965 елда исеме акланган[2] [3].
Әзим Әзимзадә исемендәге сәнгать училищесын (2000 елдан Азәрбайҗан сәнгать академиясе каршындагы сәнгать көллияте, әзери. Azərbaycan Rəssamlıq Akademiyası nəzdində İncəsənət Kolleci) тәмамлаган (1941). Диплом эше — «Натюрморт»дип атала. Бөек Ватан сугышы елларында Азәрбайҗан драма театрында (1991 елдан Азәрбайҗан дәүләт академик милли драма театры, әзери. Azərbaycan Dövlət Akademik Milli Dram Teatrı) рәссам-декоратор булып эшли.
1937—1958 елларда республика югары уку йортларында француз һәм инглиз телләре укыта. Туган азәрбайҗан теленнән башка, рус, француз, алман, инглиз, гарәп, фарсы һәм төрек телләрен камил белә.
1942 елның 3 октябрендә ире, Дармштадт техник университетын тәмамлаган Бәһрам Хөсәенов (Bəhram Hüseynzadə, 1901—?) кулга алына, «милли баш күтәрү оешмасы әгъзасы һәм Алмания разведкасы шпионы» буларак, иң югары хөкем җәзасына — атарга хөкем ителә, соңрак хөкем 10 ел төрмәгә алыштырыла. 1998 елда исеме аклана[4].
Сара ханым өчен авыр вакытта, ул һәркайда «халык дошманнарының» кызы һәм хатыны буларак эштән куылганда, Рамазан Гамзат улы Хәлилов аны консерваториягә эшкә, чит телләр укытырга чакыра[5].
1949 елда Ленинград Шәркыять институтында кандидатлык диссертациясен яклый. 1956 елда АзССР Фәннәр академиясе вице-президенты булган Сәмәд Вургун[калыпны мәкаләдән алып куярга] (Сәмәд Йосыф улы Вәкилов, 1906—1956) ярдәмендә белгечлеге буенча эшкә урнаша. 1958 елга кадәр Азәрбайҗан тарихы музееның урта гасырлар бүлеге мөдире булып эшли. Ул үзен тарихчы буларак тулысынча тормышка ашыру мөмкинлеге ала.
1966 елда Тифлистә Грузия Фәннәр академиясендә докторлык диссертациясен яклый.
1958—1961 елларда Азәрбайҗан Фәннәр академиясенең Шәркыять институтында әйдәүче гыйльми хезмәткәр һәм гыйльми сәркатиб булып эшли. 1993 елдан соңгы көннәренәчә — Азәрбайҗан Фәннәр академиясенең Археология һәм этнографи институтының өлкән гыйльми хезмәткәре.
Гыйльми хезмәтләре
- «Сеяхат- наме» Эвлия Челеби как источник по изучению социально-экономической и политической истории городов Азербайджана в первой половине XVII века. М.: «Восточная литература», 1960.
- Очерки истории средневекового Баку (VIII — начало XIX в.) Баку: Издательство АН Азербайджанской ССР, 1964.
- Государство Ширваншахов (VI-XVI вв.) Баку: Элм, 1983.
- Экономические и культурные связи Азербайджана с Индией в средние века. Баку: Элм, 1990.
- История города Баку. Баку: Азернешр 1992.ISBN = 5-552-00479-5
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- 1982 — Азәрбайҗан ССР атказанган фән эшлеклесе
- 1986 — Халыклар дуслыгы ордены
- 1986 — Азәрбайҗан ССР дәүләт премиясе — «Ширваншаһлар дәүләте» хезмәте өчен
- 1994 — Тагиев премиясе
- 1994, 1996 — А. Бакиханов милли премиясе
- 1996 — «Шөһрәт» ордены (Азәрбайҗан)
- 1998 — «Ел хатыны»
Сылтамалар
- Сара ханым Ашурбейли. 2019 елның 22 октябрь көнендә архивланган. Мемориальный сайт(рус.)
- İnadkar zadəgan - Sara Aşurbəyli.17.07.2019 (YouTube видео, 18:03)
- В Национальном музее истории почтили память Сары Ашурбейли. atalar.ru, 29.01.2020(рус.)
- Франгиз Ханджанбекова. С любовью к Саре ханум Ашурбейли. «Бакинский рабочий»(рус.)
- Ругия Алиева. "Хрупкая азербайджанка с характером Наполеона". vesti.az, 31.01.2020(рус.)
Искәрмәләр
- ↑ Франгиз Ханджанбекова. С любовью к Саре ханум Ашурбейли. «Бакинский рабочий»(рус.)
- ↑ Списки жертв. Ашурбеков Балабек Таймурбек-оглы. Мемориал(рус.)
- ↑ Справка о реабилитации отца Сары ханым Бала бека АШУРБЕКОВА 2020 елның 20 гыйнвар көнендә архивланган.(рус.)
- ↑ Списки жертв. Гусейн Заде Бахрам Исмаилович. Мемориал(рус.)
- ↑ Памятник Саре ханум Ашурбейли. 2020 елның 27 июнь көнендә архивланган. Мемориальный сайт(рус.)