Семён Куркоткин
Җенес | ир-ат |
---|---|
Ватандашлык | СССР |
Хезмәт итүе | СССР |
Патроним или матроним для человека | Константинович[d] |
Туу датасы | 13 февраль 1917[1] |
Туу урыны | Раменское, Раменская волость (Бронницкий уезд)[d], Броннитсы өязе[d], Мәскәү губерниясе, Россия империясе |
Үлем датасы | 16 сентябрь 1990[2] (73 яшь) |
Үлем урыны | Мәскәү, РСФСР, СССР |
Җирләнгән урыны | Новодевичье зираты[d] |
Һөнәр төре | сәясәтче, хәрби хезмәткәр |
Башкарган вазыйфа | СССР Югары Советы депутаты[d] |
Әлма-матер | РФ КК Генераль штабы хәрби академиясе[d] һәм Бронетанк гаскәрләре хәрби академиясе[d] |
Активлык чорнының башы | 1937 |
Сәяси фирка әгъзасы | Советлар Берлеге коммунистик фиркасе |
Катнашучы | КПССның XXII съезды[d] |
Хәрби дәрәҗә | ССРБ маршалы[d] |
Җитәкләгән хәрби соединение (ИСКЕРГӘН) | Закавказский военный округ[d], Группа советских войск в Германии[d] һәм Тыл Вооружённых Сил Российской Федерации[d] |
Сугыш | Икенче бөтендөнья сугышы һәм Алман-совет сугышы |
Гаскәр төре | Эшче-крестьян Кызыл Гаскәре |
Әгъзалык | СБКФ ҮК |
Бүләкләр | |
Семён Куркоткин Викиҗыентыкта |
Куркыткан Семен Константинович (31 гыйнвар (13 февраль) 1917 ел — 16 сентябрь 1990 ел, Мәскәү) — совет хәрби җитәкчесе, Советлар Берлеге маршалы, Советлар Берлеге Герое (1981). КПСС Үзәк Комитеты әгъзасы (1976-1989).
Биографиясе
Куркоткин Семен Константинович 1917 елның 31 гыйнварында (13 февраль) Мәскәү өлкәсенең Раменское районында Запрудная авылында крестьян гаиләсендә туа. Рус. 1936 елда Мәскәү индустриаль-педагогия техникумын тәмамлый .
Сугышка тиклемге хезмәте
Кызыл армия сафында 1937 елның 1 сентябреннән. Үз теләге белән Мәскәү өлкәсенең Звенигород военкоматы аша керә. 1939 елда Орел бронялы танк училищесын тәмамлый[3]. Әммә командалык эше урынына 1939 елның сентябреннән 1940 елның октябренә кадәр рота политругы итеп хәрби-сәяси эшкә кушыла. Хәрби-сәяси училищега җибәрелә, аны 1941 елда тәмамлый.
Бөек Ватан сугышы
Бөек Ватан сугышында 1941 елның августыннан — Карелиядә 7 нче аерым армия укчылар дивизиясенең аерым күзәтчелек батальонының танк ротасы политругы була. 1942 елның гыйнварында военкомнарды әзерләү курсларына юнәлтелә, аны тәмалагач, 1942 елның маенда Воронеж фронтына җибәрелә. Анда — танк батальоны командиры, 1942 елның октябреннән — аерым танк батальоны командиры, 1942 елның декабреннән аерым танк полкы командиры урынбасары вазифаларында сугыша.
1943 елда Югары офицерлар составын камилләштерү кыска сроклы академик курсларда белем ала. 1943 елның июненнән — Воронеж һәм 1 нче Украина фронтларында танк бригадасы командиры урынбасары, 1944 елның декабреннән сугыш ахырына кадәр — шул ук танк бригадасы командиры вазифасын башкаручы. Бригада белән командалыкны сугыш барышында, командир сафтан чыккач, үз яваплылыгына ала[3]. Гомумән, сугыш елларында батыр алыша, берничә тапкыр яралана, 6 хәрби орден белән бүләкләнә. Аның җитәкчелегендә бригада Кызыл Байраклы исемен ала.
Искәрмәләр
- ↑ Deutsche Nationalbibliothek Record #1061317528 // Gemeinsame Normdatei — 2012—2016.
- ↑ filmportal.de — 2005.
- ↑ 3,0 3,1 Совет хәрби энциклопедиясе. — Т. 4. — 533—534 б.
Әдәбият
- Совет хәрби энциклопедиясе / Николай Огарков мөхәррияте астында. — М.: Воениздат, 1979. — Т. 4. — Б. 654. — (8 томда). — 105 000 экз.
- Герои Советского Союза: Краткий биографический словарь / Пред. ред. коллегии И. Н. Шкадов — М.: Воениздат, 1987. — Т. 1 /Абаев — Любичев/. — 911 б. — 100 000 экз. — ISBN отс., Рег. № в РКП 87-95382.
- Ҡалып:Книга:ВОВ. Энциклопедия
- Маршалы Советского Союза: личные дела рассказывают. — М., 1996.
- «Где тыл, там вечный бой» // «Красная звезда», 31 октября 2007 г.
Сылтамалар
- Семён Константинович Куркоткин // Сайт Министерства обороны Российской Федерации
- Куркоткин Семён Константинович. «Герои страны» сайты.
- Могила С. К. Куркоткина.