Сәркатип кошы

Сәркатип кошы
Халыкара фәнни исем Sagittarius serpentarius J.F.Mill., 1779[1][2][3][…]
Таксономик ранг төр[1][2][4][…]
Югарырак таксон Птицы-секретари[d][1]
Шушы чыганакларда тасвирлана Отто фәнни энциклопедиясе[d], Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге[d], Брокгауз һәм Ефронның кече энциклопедик сүзлеге[d], Энциклопедический словарь Гранат[d], Британ энциклопедиясенең XI басмасы (1910-1911)[d] һәм The New Student's Reference Work[d]

 Сәркатип кошы Викиҗыентыкта

Сәркятип кошы (кятип кошы, секретарь кошы, лат. Sagittarius serpentarius) — лачынсыманнар отрядыннан кятип кошларның семьялыгының бердәнбер төре. Африкада яши. Авырлыгы 4 кг, озынлыгы 120–150 см, канатлар колачы 210 см. Озын аяклы. Күбесенчә җирдә җәяү йөри, әмма яхшы оча. Башлыча еланнар һәм вак кимерүче хайваннар белән туклана. Башында озын кара каурыйлар бар; элек хөкем кятиплары каз каурыйлары белән бизәлгән париклар киеп йөргәннәр, кошның исеме шуннан.

Африкада киң таралган бу кош — корбанын таптап үтерә торган бердәнбер ерткыч. Кятип кошы, маймыллар һөҗүменнән саклану өчен, оясын чәнечкеле агач өстендә кора. Һәм чебиләрен ашату-эчертү өчен, ул азыкны да, суны да кикереп чыгара ала.

Билге

Сәркатип кошы Көньяк Африка Республикасы һәм Судан гербларында сурәтләнгән.