Эскәккойрыклар

Эскәккойрыклар
Сурәт
Халыкара фәнни исем Dermaptera Карл де Геер, 1773[1]
Таксономик ранг тәртип[1]
Югарырак таксон Polyneoptera[d] һәм Haplocercata[d][2]
Таксонның халык атамасы Ohreschlitzer, Ohrwürmer, earwigs, Tijerilla, Pihtihäntäiset, Uarklöögern, Ականջմտուկներ, ハサミムシ目 (革翅目), 집게벌레목 (혁시목), Уволажи, Dermápteros, Ucholaky, Ухолаже, Tvestjärt, 革翅目, Oorwormen[3], saksedyr[4], Уховертки һәм strigalice[5]
Башлану вакыты 208000 тысячелетие до н. э.
Туклану чыганагы Гөбләләр[6]
 Эскәккойрыклар Викиҗыентыкта
Көнбатыш Гатлар эскәккойрыгы, Көньяк Һиндстан

Эскәккойрыклар, яки айрыкойрыклар (лат. Dermaptera) - Polyneoptera кладасына керүче тулы булмаган әверелешле бөҗәкләр отряды. 1900 дән артык төрләре бар (2008 елның февралендә 1967 төр булган [7] ), шул исәптән 49 казылма төр[8] .

Тасвирлама

Тән озынлыгы 7–50 мм . Өске (алгы) канатлары каты һәм кыска, аскылары элпәле. Канатсыз формалар да бар. Корсак очында очлы койрык, эскәк рәвешендәге церкалар урнаша. Бу бөҗәкләр дым җылылыкны яраталар, күбесенчә төнге яшәү рәвеше алып баралар. Алар детрит (хайваннар һәм үсемлекләрнең органик калдыклары) белән тукланалар.

Ярканатларның Cheiromeles torquatus) тышкы паразитлары (Arixenia esau) һәм ярканатлар тизәгендә яшәүче бөҗәкләр белән тукланучы ерткычлар (Arixenia jakobsoni) билгеле (бу эскәккойрыклар махсус Arixeniina асотрядына керәләр).

Гемимеридлар (Hemimerina, Hemimerus ыругының 7 төре, Африка) әрләнсыман күсе (Cricetomys gambianus) тиресендә паразит буларак яшиләр. [9]

Генетика

Эскәккойрыкларның хромосомалар саны төрләнә: диплоид саннары 4тән 30га кадәр була ала. 50 дән артык төр өчен цитогенетик мәгълүматлар бар, һәм аларның барысында да ата бөҗәкләр гетерогаметалы. Аларның яртысында җенес хромосомалары - XY, калган яртысында катлаулы (X1X2Y һәм X1X2X3Y). Эскәккойрыкларның ике төрендә - XO. Dermaptera хромосомалары голоцентрик. Җенес хромосомаларының полиморфизмы Гади эскәккойрык геномында документлаштырылган. Аларның популяцияләрендә ике төрле ата бөҗәкләр яши. Берләренең җенес хромосомасы XY, икенчеләренең - X1X2Y, һәм X1X2Y хромосомалды бөҗәкләрдә килеп чыгышы билгесез булган өстәмә хромосома да бар. Хромосомалар саны Hemimerus bouvierito төрендә 4, Arixenia esau төрендә 30, калганнарыныкы шул саннар арасында төрләнә [10] .

Этология

Күпчелек эскәккойрыклар урман, агачлыкларда, бакча йәм йорт тирәләрендә коелган яфраклар һәм ботаклар, ташлар астында яшиләр. Ауга гадәттә төнлә чыгалар. Гавай утрауларында һәм Көньяк Африкада мәгарәләрдә яшәүче сукыр төрләр дә ачыкланган. Гадәттә тере һәм үле үсемлек яки хайван материаллары яки организмнары (вак умырткасызлар) белән тукланалар [11] . Ерткычлардан саклану өчен, Doru taeniatum төре өченче һәм дүртенче карын сегментларының дорсаль ягындагы ис бизләреннән сасы исле сары сыекча сиптерә ала. Ул корсагын әйләндереп, агызу юнәлешен көйли, бу маневр аңа бер үк вакытта кыскычларын да дошманнардан саклану өчен кулланырга мөмкинлек бирә [12] .

Эскәккойрыкларның бөртекле культуралар өчен зарарлы яки файдалы булу-булмаулары турында бәхәс бара, чөнки алар яфрак белән дә, гөбләләр сыман яфрак ашаучы бөҗәкләр белән дә тукланалар. Шул ук вакытта сизелерлек зыянны зур популяция гына сала ала.

Эволюция һәм филогения

Иң борынгы казылма эскәккойрыклар Триас чорының азагында (якынча 208 миллион ел ) Англиядә һәм Австралиядә табылган. Барлыгы 70-ләп үрнәк табыла, алар Archidermaptera асотрядына кертелә. Бүгенге эскәккойрыкларның кайбер анатомик үзенчәлекләре һәм нәтиҗәдә, аларның функцияләре дә казылма бөҗәкләрдә юк. Мәсәлән, аларның кыскычлары эскәккойрыкларның хәзерге вәкилләре кебек кулланырдай итеп бөгелмәгәннәр [13] . Leatheropteraның нигез төркеме - Protelytroptera дип исәпләнә. Бу бөҗәкләр бераз заманча тараканнарга охшаш. Алар Төньяк Америка, Европа һәм Австралиядәге Пермь ятмаларыннан билгеле. Бу төркем вәкилләре Триас чоры чокырларында табылмаганнар, ул вакытта Protelytroptera төркеменнән Leatheroptera отрядына эволюцион күчеш булган [14] .

Таралу

Татарстан җирлегендә аеруча гади эскәккойрык (Forticula auricularia) һәм бакча эскәккойрыгы (F. Tomus) еш очрыйлар.Чыганакка җибәрү хатасы: Отсутствует закрывающий тег </ref> . АКШның төньягында табылган бердәнбер абориген эскәккойрык төре - Doru aculeatum [15], ул Канадада да очрый, Онтарио көньягында үсемлекләрнең яфрак куеннарында яшеренеп яши. Төньяк Америкада табылган бүтән семьялыклар - Forficulidae (Doru һәм Forficula төрләре вәкилләре), Spongiphoridae, Anisolabididae һәм Labiduridae [16] .

Урта һәм салкын климатларда чагыштырмача аз төрләр исән кала. Аларны урман, кырлар һәм бакчалардагы тар чокырларда табарга мөмкин [17] . Төньяк Америкада 25, Европада 45 (шул исәптән Бөекбританиядә 7) һәм Австралиядә 60 төре очрый .

Элекке СССР өчен 26 төр генә күрсәтелде, шул исәптән [18] :

  • Гади эскәккойрык
  • Яр буе эскәккойрыгы
  • Азия эскәккойрыгы
  • Тереләй тудыручы эскәккойрык
  • Кече эскәккойрык
  • Гвинея мәгарә эскәккойрыгы
  • Урта Азия эскәккойрыгы

Галерея

Искәрмәләр

  1. 1,0 1,1 Integrated Taxonomic Information System — 2004.
  2. Terry M. D., Whiting M. F. Mantophasmatodea and phylogeny of the lower neopterous insects // Cladistics: The International Journal of the Willi Hennig SocietyLondon: Wiley-Blackwell, 2005. — ISSN 0748-3007; 1096-0031doi:10.1111/J.1096-0031.2005.00062.X
  3. Nederlands Soortenregister
  4. Norwegian Biodiversity Information Centre — 2009.
  5. Navadna strigalica - Urbanatura
  6. Stehr R. Schling- und Kletterpflanzen: Unser Haus soll schöner werden - begrünte Dächer und FassadenHeyne Verlag, 1989. — ISBN 3-453-03418-X
  7. Robert G. Foottit, Peter H. Adler. . — P. 31. — 642 p. — ISBN 978-1-4051-5142-9.
  8. Zhang Z.-Q. {башлык} // Zootaxa / Zhang Z.-Q. (Chief Editor & Founder). — Magnolia Press. — Т. 3703. — P. 17—26. — ISBN 978-1-77557-248-0 (paperback) ISBN 978-1-77557-249-7 (online edition).
  9. Nakata S., Maa T. C. 1974. A review of the parasitic earwigs (Dermaptera: Arixeniina; Hemimerina) 2010 елның 21 август көнендә архивланган.. Pacific insects 16: 307—374.
  10. Blackmon, Heath. . — P. 1—26. — 447 p. — (Degree of Doctor of Philosophy). 14 сентябрь 2022 елда.архивланган
  11. Powell, Jerry A. . — ISBN 978-0-12-374144-8.
  12. Eisner, Thomas; Rossini, Carmen; Eisner, Maria {башлык} (und) // Chemoecology. — С. 81—87.
  13. Grimaldi, David; Michael Engel. . — (Cambridge Evolution Ser.). — ISBN 0-521-82149-5.
  14. Fabian Haas. .
  15. https://tatarica.org/tat/razdely/priroda/zhivotnyj-mir/eskkkojryklar
  16. Marshall, Stephan A. . — ISBN 978-1-55297-900-6.
  17. Cranshaw, W.S. (2007-01). European Earwigs. 5.533. Colorado State University. әлеге чыганактан 2009-07-27 архивланды. 2009-06-25 тикшерелгән.
  18. Описание отр. Уховёртки (Dermaptera). әлеге чыганактан 2013-01-30 архивланды. 2013-07-10 тикшерелгән.
Чыганакка җибәрү хатасы: Тег <ref>, определённый в <references>, не имеет атрибута имени.

Әдәбият

  • Бей-Биенко Г. Я. Бөҗәкләр. - М. - Л., 1936. - 240 с. (СССР фаунасы, No. 5).
  • Стороженко С. Yu. СССРның Ерак Көнчыгышындагы колак какуларын карау (Дермаптера) // Ерак Көнчыгыш бөҗәкләр систематикасы. - Владивосток, 1984 - 3-7 б.
  • Сривастава Г. К. 1976. Көнчыгыш Дермаптера каталогы. Indiaиндстанның зоологик тикшеренүләре, вакыт-вакыт кәгазь 2 : 1-94.
  • Штейнман Х. 1975. Дермаптераның супрагенерик классификациясе. Acta Zoologica Academiae Scientiarum Hungaricae 21 : 195-220.
  • Штейнман Х. 1989. Дермаптера. Катадермаптера II. Дас Террейх. Eine Zusammenstellung und Kennzeichnung der rezenten, Берлин . 105 : xix 1—504.

Сылтамалар