Алжир

Алжир
гарәп. الجمهورية الجزائرية الديمقراطية الشعبية
гарәп. الجزائر
Байрак[d]Илтамга[d]
Нигезләнү датасы3 июль 1962
Сурәт
Исемالجزائر, Algeria һәм Algeria
Рәсми исемاَلْجُمهُورِيَّة اَلْجَزَائِرِيَّة اَلدِّيمُقرَاطِيَّة اَلشَّعبِيَّة[1]
Кыскача исем🇩🇿
КатнашучыАлжир-Марокко чик буе низагы (1963-1964)[d]
Гомер озынлыгы76,078 ел[2]
ДемонимAlgerian, algériai, Alžířan, Alžířanka, algerier, אלג'יראית, אלג'יראי, Aljeriano, Laljeränan, جزائري, جزائرية, جزائريون, алжирцы, algerieni, algerian, algeriancă, আলজেরীয়, Algérien[3], Algérienne[3], algerino, algerina, algerini, algerine, jazairi, arxelín, arxelina, الجزایری, algerià, Azzayri, Tazzayrit, Izzayriyen, Tizzayriyin, algierczyk, algierka, Algerierin, Algerier, alzerina, alzerine, alzerini, alzerin, جزائريات, جزايري, جزايرية, جزايريين, جزايريات, Alžirec, Alžirka һәм Ailgéarach[4]
Рәсми телгарәп теле[5] һәм стандарт Алжир бербер теле[d][6]
ГимнӘлҗәзаир һимны
МәдәниятАлжир мәдәнияте[d]
Шигарь тасвирламасыхалык белән һәм халык өчен[d]
Шигарь текстыبالشّعب وللشّعب[7]
Дөнья кисәгеАфрика[8]
Дәүләт Әлҗәзаир
БашкалаӘлҗәзаир (шәһәр)
Сәгать поясыUTC+01:00
Диңгез, күл яки елга эчендә яки янында урнашуыУрта диңгез
Иң көнчыгыш ноктасы23°30′00″ т. к. 12°00′00″ кч. о.
Иң төньяк ноктасы37°05′40″ т. к. 7°12′14″ кч. о.
Иң көньяк ноктасы18°58′06″ т. к. 3°21′28″ кч. о.
Иң көнбатыш ноктасы27°18′55″ т. к. 8°40′01″ кб. о.
ГеомәгълүматларData:Algeria.map
Иң югары ноктасыТахат[d]
Иң түбән ноктасыМельгир[d]
Идарә итү формасыкатнаш төрдәге республика[d]
Дәүләт башлыгы вазыйфасыАлжир президенты[d]
Ил башлыгыАбдельмаджид Теббун[d]
Хөкүмәт башлыгы вазыйфасыӘлҗәзаир премьер-министры[d]
Хөкүмәт башлыгыНазир Ларбави[d]
Башкарма хакимиятАлжир хөкүмәте[d]
Канунбирү органыАлжир парламенты[d]
Югары мәхкәмә органыАлжир югары мәхкәмәсе[d]
Үзәк банкыАлжир банкы[d]
Дипломатик мөнәсәбәтләрГермания, Украина, Сербия, Исраил, Согуд Гарәбстаны, Ливия дәүләте, Марокко, Кения, Фәләстыйн[d], Франция, Канада, Кипр, Индонезия, Сахра Гарәп Демократик Җөмһүрияте[d], Төркия, Мисыр, Малайзия, Пакьстан, Кытай Җөмһүрияте, БГӘ, Тунис, Америка Кушма Штатлары, Россия, Мексика, Япония, Һиндстан, Греция, Кытай, Бангладеш, Гөрҗистан, Маҗарстан һәм Корея Халык Демократик Җөмһүрияте[9]
ӘгъзалыкБерләшкән Милләтләр Оешмасы, АБ, Бөтендөнья сәүдә оешмасы, Гарәп Лигасы, Халыкара реконструкция һәм үсеш банкы[d], Халыкара үсеш ассоциациясе[d], Халыкара финанс корпорациясе[d], Инвестицияләр иминлеген гарантияләү буенча күпъяклы агентлык[d], Инвестицион бәхәсләрне хәл итү буенча халыкара үзәк[d], Африка үсеш банкы[d], Африка икътисади үсеше өчен гарәп банкы[d], Икътисади һәм социаль үсеш өчен гарәп фонды[d], Гарәп Мәгърибе берлеге[d], Гарәп валюта фонды[d], Интерпол[10][11], ХКТО[d][12][13], Халыкара гидрография оешмасы[d][14], Мәгариф, фән һәм мәдәният сораулары буенча Берләшкән Милләтләр Оешмасы[15], Җирнең биофизик торышын күзәтү төркеме[d][16], Бөтендөнья почта берлеге[17][18], Халыкара телекоммуникацияләр берлеге[d][19], ОПЕК, Халыкара гражданнар иминлеген саклау оешмасы[d], Бөтендөнья метеорология оешмасы[20], Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы[21], Ислам хезмәттәшлеге оешмасы[22] һәм Бөтендөнья таможня оешмасы[d][23]
Рәсми бәйрәмКорбан бәйрәме[24], Ураза бәйрәме[25], Алжир бәйсезлек көне[d][26], Гашура көне[27], Мәүлид бәйрәме[28], Яңа ел көне[d], Һиҗри Яңа ел, Беренче май, Йеннайер[d], Revolution Day[d] һәм Мигъраҗ кичәсе[d]
Балигълык яше18 яшь
Никахка керү яше19 яшь
Пенсия яше60 яшь[29] һәм 65 яшь[29]
Халык саны46 164 219 (2023)[30]
Ир-ат халкы21 756 903[31], 22 132 899[31], 22 497 244[31] һәм 22 862 237[31]
Хатын-кыз халкы20 948 465[31], 21 318 767[31], 21 680 725[31] һәм 22 040 987[31]
Административ бүленешеАдрар[d], Эш-Шелифф[d], Лагуат[d], Ум-эль-Буахи[d], Батна[d], Беджая[d], Бискра[d], Бешар[d], Блида[d], Буира[d], Таманрассет[d], Тебесса[d], Тлемсен[d], Тиарет[d], Тизи-Узу[d], Алжир[d], Джельфа[d], Джиджель[d], Сетиф[d], Саида[d], Скикда[d], Сиди-Бель-Аббес[d], Аннаба[d], Гельма[d], Константина[d], Медеа[d], Мостаганем[d], Мсила[d], Маскара[d], Уаргла[d], Оран[d], Эль-Баяд[d], Иллизи[d], Бордж-Бу-Арреридж[d], Бумердес[d], Эль-Тарф[d], Тиндуф[d], Тиссемсилт[d], Эль-Уэд[d], Хеншела[d], Сук-Ахрас[d], Типаса[d], Мила[d], Айн-Дефла[d], Наама[d], Айн-Темушент[d], Гардая[d], Релизан[d], Djanet Province[d], Эль-М'гаир[d], El Meniaa Province[d], Улед-Джеллал[d], Бурж-Баджи-Мухтар[d], Beni Abbes Province[d], Тимимун[d], Туггурт[d], Ин Сала[d] һәм Ин-Геззам[d]
Акча берәмлегеӘлҗәзаир франкы[d]
Номиналь тулаем эчке продукт163 472 233 246 $[32] һәм 191 912 889 421 $[32]
Кеше потенциалы үсеше индексы0,745[33]
Inequality-adjusted Human Development Index0,598[34]
Үз-үзенә кул салулар күрсәткече2,6
Эшсезлек дәрәҗәсе10 ± 1 процент[35]
Моның хуҗасыӘль-Мурадия президент сарае[d]
Нәрсә белән чиктәшМарокко, Ливия дәүләте, Нигер, Мали, Тунис, Мавритания, EH[d], Италия һәм Испания
Автомобил хәрәкәте ягыуң[d][36]
Челтәр көчәнеше230 вольт
Электр аергычы төреCEE 7/5[d], Schuko[d][37] һәм Europlug[d][37]
Кулланылган телзаманча әдәби гарәп теле[d], гарәп теленең Алжир Сахрасы диалекты[d], гарәп теленең Алжир диалекты[d], Алжир ишарә теле[d], Tidikelt[d], уаргла теле[d], тамаһак теле[d], кабиле теле[d], мзаб теле[d], гарәп теленең Хәссәния диалекты[d], француз теле, Shenwa[d], Шавия[d], Korandje[d] һәм Гурара[d]
Кайда өйрәнеләAlgerian studies[d]
Мәйдан2 381 741 км²
Рәсми веб-сайтel-mouradia.dz/ar/home(гар.)
ҺәштәгеAlgeria
Югары дәрәҗәле Интернет домены.dz
Тәртипне билгеләүче төп текстАлжир конституциясе[d]
Харита сурәте
Рельефная позиционная карта
Тематик географияАлжир географиясе[d]
Рәсми динеислам[38]
Тимер юл хәрәкәте ягысул[d]
Феноменның икътисадыАлжир икътисады[d]
Феноменның демографиясеÄlcäzair xalqı
МәзһәбМәлики мәзһәбе[39]
Джини коэффициенты27,6
Өстәлгән кыйммәт салымы күләме19 процент
Тулаем туулар коэффициенты2,857[40]
Шәһәр халкы31 255 632[31], 32 038 217[31], 32 807 002[31] һәм 33 575 039[31]
Авыл халкы11 449 736[31], 11 413 449[31], 11 370 967[31] һәм 11 328 186[31]
Уку-язу нисбәте75 процент[41]
Минималь температура−20 °C
Демократия индексы3,77[42][43]
BTI Governance Index3,64[44], 3,88[44], 3,94[44], 4,01[44], 4,58[44], 4,5[44], 4,55[44], 4,42[44] һәм 4,67[45]
BTI Status Index4,42[44], 4,72[44], 4,86[44], 4,78[44], 5,11[44], 4,98[44], 5,03[44] һәм 5,04[45]
Туым күрсәткече23,298[31], 22,431[31], 21,524[31] һәм 20,572[31]
Үлем күрсәткече4,392[31], 5,398[31], 4,546[31] һәм 4,329[31]
Happy Planet Index score46,5[46]
Илнең мобиль коды603
Илнең телефон коды+213
Гадәттән тыш хәлләрдә ярдәм телефоны14[d][47], 17[d][47], 1548[d][48] һәм 1055[d][49]
Илнең GS1 коды613
Номер тамгасы кодыDZ
Диңгездәге идентификацияләү номеры605
Монда җирләнгәннәр төркемеТөркем:Алжирда җирләнгәннәр[d]
Бу якта төшерелгән фильмнар төркемеТөркем:Алжирда төшерелгән фильмнар[d]
 Алжир Викиҗыентыкта

Алжир, Әлҗәзаи́р (гарәп. الجزائر‎‎әл-җәза’ир, фр. Algérie), рәсми атама Әлҗәзаи́р Халы́к Демокра́тик Җөмһүрияте́ (гарәп. الجمهورية الجزائرية الديمقراطية الشعبية‎‎әл-җөмһүриййә әл-җәза’ириййә әд-димуқратиййә әш-шә‘биййә[50], фр. République Algérienne Démocratique et Populaire) — Төньяк Африкада, Урта диңгез бассейнының көнбатыш өлешендә урнашкан дәүләт, Африканың иң зур иле. Әлҗәзаир көнбатышта Марокко, көньяк-көнбатышта Мавритания һәм Мали, көньяк-көнчыгышта Нигер һәм көнчыгышта Либия һәм Тунис белән чиктәш. Дәүләт җирләренең шактый зур өлеше Сахра чүлендә ята. Башкаласы – Әлҗәзаир шәһәре.

XVI гасырдан XVIII гасыргача Әлҗәзаир Госманлы империясенә керә. XIX гасыр башында француз колонизациясе башлана. 1954 елда Әлҗәзаирдә Милли азатлык фронты оештырыла. Француз колониаль гаскәрләренә каршы бик күп кан коелган сугыш нәтиҗәләре буенча Әлҗәзаир 1962 елда бәйсез социалистик дәүләт буларак төзелә. 1980-еллар ахырында дөньяви хакимият һәм исламчылар арасында каршылыклар гражданнар сугышына әйләнә. Сугыш ислам кадимчеләрен тар-мар итеп тәмамлана.

Халкы

Төп мәкалә: Әлҗәзаир халкы

2009 елга Әлҗәзаирда 39 млннан артык кеше яши дип санала. Илнең төп халкы — гарәпләр һәм бәрбәрләрдән торган әлҗәзаирлеләр. Яр буе полосасында һәм тау үзәннәрендә халык аеруча тыгыз утырган. Биредә илдәге халыкның 90 % тан артыграгы яши.

Дин

Төп мәкалә: Алжирда ислам
Әлҗәзаирның Җәмигъ әл-Кәбир мәчете(ингл.). 1097 елда нигез салынган

Алжирда ислам ― дәүләт дине[51]. Ил халкының (45 млн кеше, 2021 ел) 99 % ы ислам динен тота[52][53]. Бөтен дөнья мөселманнарының 2,2 % ы Алжирда яши[54].

Илдә 150 меңгә (башка мәгълүматлар буенча – 50 меңгә) якын христианнар (күбесенчә католиклар) һәм якынча 1 мең яһүд дине тарафдары исәпләнә [55].

Табигате

Төньяктан көньякка таба еракка сузылганга күрә, илне Төньяк Әлҗәзаир һәм Әлҗәзаир Сахарасына бүлеп йөртәләр. Төньяк Әлҗәзаир каты яфраклы мәңге яшел урманнар һәм куаклыклар зонасын алып тора, аңа Атлас тауларының төньяк өлеше һәм аның тирәсендәге яр буе тигезлеге дә керә. Бу зонада җылылык һәм дым җитәрлек. Шунлыктан Төньяк Әлҗәзаирнең бу өлешенең табигый шартлары яшәү өчен һәм авыл хуҗалыгы өчен уңайлы.

Яр буендагы уңдырышлы туфракларда әлҗәзаирлеләр кыйммәтле субтропик культуралар — йөзем, цитруслар, майлы үсемлекләр (зәйтүн), җимеш агачлары һ. б. үстерәләр. Әлҗәзаирнең субтропикларындагы табигый үсемлекләр кеше эшчәнлеге нәтиҗәсендә зур зыян күргән һәм тауларның текә битләрендә генә сакланып калган. Элек кисеп бетерелгән урманнар урынын куаклыклар һәм тәбәнәк буйлы агачлар алган.

Атлас тауларының матурлыгы таң калдыра. Биек тау сыртлары очлы түбәләр һәм текә кыялар белән тәмамлана. Тирән тарлавыклар һәм матур үзәннәр белән кискәләнгән тау массивлары тау арасы тигезлекләре белән чиратлаша. Тауларында биеклек пояслары ачык беленеп тора. Атлас тауларының көньяк битләре — Урта диңгез буйларыннан Сахарага күчү ул.

Илнең күпчелек өлешен Сахараның ташлы һәм комлы чүлләре били. Чүлләр территориянең 90 % ка якынын тәшкил итә.

Кешенең хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәсендә, аеруча колонизаторлар хакимлек иткән чорда, Әлҗәзаир табигате нык зыян күргән. Илдән фосфоритлар, металлар, кыйммәтле агачлар, мәсәлән бөке имәне чыгарганнар. Әлҗәзаирлеләр субтропик зонада урман үсемлекләрен торгызуга һәм илнең чүлле өлкәләрендә урман полосалары утыртуга зур игътибар бирәләр. Әлҗәзаирдә «яшел пояс» барлыкка китерү проекты эшләнгән, бу проект буенча урман полосасы Тунис чигеннән алып Марокко чигенә кадәр чүлне кисеп үтәчәк. Аның озынлыгы якынча 1500 км, киңлеге 10—12 км.

Икътисады

Әлҗәзаир — Африканың файдалы казылмаларга иң бай илләреннән берсе. Анда тимер рудасы, марганец, фосфоритлар һәм башка файдалы казылмаларның запаслары шактый зур. Төп байлык — сахараның утырма токымнарында табылган бик зур нефть һәм газ чыганаклары. Аларны үзләштерүгә бәйле рәвештә, чүлдә эшче-горняклар һәм геологлар яши торган заманча поселоклар барлыкка килде. Эре шәһәрләр арасында юллар салынган, нефть үткәргечләр, нефть эшкәртү һәм металл эретү заводлары һ. б. төзелә.

Чүлдә әлҗәзаирлеләр күбесенчә терлекчелек белән шөгыльләнәләр һәм күчмә яисә ярым күчмә тормыш алып баралар. Алар сарык, кәҗә һәм дөя үрчетәләр. Әлҗәзаир Сахарасында игенчелек белән оазисларда гына шөгыльләнергә мөмкин, анда хөрмә пальмалары, ә аларның куе ябалдашлары астында җимеш агачлары һәм бөртекле культуралар үстерәләр. Әлҗәзаирлеләр кичерә торган кыенлыкларның берсе — күчеп йөри торган ком өемнәре белән көрәш.

Бәйсезлек игълан ителгәннән соң, Әлҗәзаир үз сәнәгате үсешендә шактый зур уңышларга ирешә.

Дәүләт һимны

(беренче куплеты)

قسماً

قسماً بالنازلات الماحقات
و١لدمء ١لڒ١كڍات الطاهرات
و البنود ال لامعات الخافقات
فى الجبال الشامحات الشاهقات
نحن ثرنا فحياۃ او معات
وعقدنا العزم ان تحيا الجزاير
فا شهدو! فا شهدو! فا شهدو!

Транскрипциясе:

Qässämän 

Qässämän binnääziläätil-maaḥiqäät
Wäddimaa’iz-zäkiyätiṭ-ṭaahiräät
Wälbwnwwdil-läämiʿaatil-xaafiqäät
Filcibääliş-şäämixaatiş-şääxiqäät
Näḥnw ṯwrnää fäḥäyäätün äw mäʿäät
Näḥnw ṯwrnää fäḥäyäätün äw mäʿäät
Näḥnw ṯwrnää fäḥäyäätün äw mäʿäät
Näḥnw ṯwrnää fäḥäyäätün äw mäʿäät
Wä ʿäqädnäl-ʿäzmä än täḥyäl-Cäza’ir
Wä ʿäqädnäl-ʿäzmä än täḥyäl-Cäza’ir
Wä ʿäqädnäl-ʿäzmä än täḥyäl-Cäza’ir
Wä ʿäqädnäl-ʿäzmä än täḥyäl-Cäza’ir
Fäşhädw! Fäşhädw! Fäşhädw!

Беренче куплетның җырланышлы тәрҗемәсе:

Ант итәбез!

Барысын да юк итүче яшен белән, яшен белән

Без түккән кан һәм керсез күз яше белән, яше белән

Таулар өстендәге бөек, шанлы вә мәгърур, вә мәгърур,

Күктә җилфердәгән байрак төсе белән, төсе белән –

Ант итәбез, Әлҗәзаир яшәр, дип,

Ант итәбез, Әлҗәзаир яшәр, дип,

Ант итәбез, Әлҗәзаир яшәр, дип,

Ант итәбез, Әлҗәзаир яшәр, дип,

Һәркем, кабат яшәү яки үлү өчен,

Һәркем, кабат яшәү яки үлү өчен,

Каберләрдән торып, сафка басар, дип,

Каберләрдән торып, сафка басар, дип. –

Фәшһәдү! Фәшһәдү! Фәшһәдү! 

Искәрмәләр

  1. Algerian Constitution of 2020
  2. ЮНЕСКО-ның статистика институты
  3. 3,0 3,1 http://cnig.gouv.fr/wp-content/uploads/2020/02/CNT-PVM_r%C3%A9vis%C3%A9_2020-01-27-1.pdf
  4. The National Terminology Database for Irish — 2006.
  5. 3 // Алжир конституциясе
  6. 3 bis // Алжир конституциясе
  7. Algerian Constitution of 2016
  8. https://www.workwithdata.com/place/algeria
  9. https://www.ncnk.org/sites/default/files/content/resources/publications/NCNK_Issue_Brief_DPRK_Diplomatic_Relations.pdf
  10. https://www.interpol.int/Member-countries/WorldИнтерпол.
  11. https://www.interpol.int/Who-we-are/Member-countries/Africa/ALGERIA
  12. https://www.opcw.org/about-opcw/member-states/ХКТО.
  13. https://www.opcw.org/about-us/member-states/algeria
  14. https://www.iho.int/srv1/index.php?option=com_wrapper&view=wrapper&Itemid=452&lang=enХалыкара гидрография оешмасы.
  15. http://www.unesco.org/eri/cp/ListeMS_Indicators.asp
  16. https://www.earthobservations.org/members.php
  17. http://www.upu.int/en/the-upu/member-countries.html
  18. https://www.upu.int/en/Universal-Postal-Union/About-UPU/Member-Countries?csid=-1&cid=23
  19. https://www.itu.int/online/mm/scripts/gensel8
  20. https://public.wmo.int/en/members/algeria
  21. https://www.who.int/choice/demography/by_country/en/
  22. https://www.oic-oci.org/states/?lan=en
  23. https://www.wcoomd.org/-/media/wco/public/global/pdf/about-us/wco-members/list-of-members-with-membership-date.pdf
  24. https://www.aps.dz/ar/societe/110090-20-21-2021Algeria Press Service.
  25. https://www.aps.dz/ar/algerie/71721-2019-06-02-12-26-20Algeria Press Service.
  26. https://www.aps.dz/ar/algerie/73367-5Algeria Press Service.
  27. https://www.aps.dz/ar/societe/91487-2020-08-26-10-40-07Algeria Press Service.
  28. الثلاثاء عطلة مدفوعة الأجر بمناسبة المولد النبوي
  29. 29,0 29,1 https://cnr.dz/ar/%D9%85%D8%B9%D8%A7%D8%B4-%D8%A7%D9%84%D8%AA%D9%82%D8%A7%D8%B9%D8%AF/
  30. https://data.who.int/countries/012
  31. 31,00 31,01 31,02 31,03 31,04 31,05 31,06 31,07 31,08 31,09 31,10 31,11 31,12 31,13 31,14 31,15 31,16 31,17 31,18 31,19 31,20 31,21 31,22 31,23 (unspecified title)база данных Всемирного банка.
  32. 32,0 32,1 https://data.worldbank.org/indicator/NY.GDP.MKTP.CDБөтендөнья банкы.
  33. Отчёт о развитии человечестваПрограмма развития ООН, 2022.
  34. Отчёт о развитии человечестваПрограмма развития ООН, 2022.
  35. http://data.worldbank.org/indicator/SL.UEM.TOTL.ZS
  36. http://chartsbin.com/view/edr
  37. 37,0 37,1 World Plugs / мөхәррир Халыкара иликтер тихникасы кәмисиясе
  38. https://www.state.gov/reports/2020-report-on-international-religious-freedom/algeria/
  39. Distribution of the four schools of Islamic jurisprudence // Islamic Jurisprudence & LawУниверситет Северной Каролины, 2009.
  40. ЮНЕСКО-ның статистика институты
  41. https://data.worldbank.org/indicator/SE.ADT.LITR.ZS
  42. 2020 Democracy Index
  43. https://github.com/xmarquez/democracyData/blob/master/data-raw/EIU%20Democracy%20Index%202020.csv
  44. 44,00 44,01 44,02 44,03 44,04 44,05 44,06 44,07 44,08 44,09 44,10 44,11 44,12 44,13 44,14 https://www.bti-project.org
  45. 45,0 45,1 https://bti-project.org/en/reports/country-dashboard/DZA
  46. https://happyplanetindex.org/countries/?c=DZA
  47. 47,0 47,1 International Numbering Resources Database: ITU-T E.129 National-only numbers linked with emergency services and other services of social value / мөхәррир Халыкара телекоммуникацияләр берлеге
  48. http://www.dgsn.dz/?Ayez-le-reflexe-1548
  49. https://www.mdn.dz/site_cgn/
  50. Җөмһүриять — республика; җәзаир — җәзирәнең күп.; җәзирә — атау, утрау; шәгыб — төркем, җәмәгать, кабилә, халык. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б.
  51. The World Factbook — Central Intelligence Agency. www.cia.gov. әлеге чыганактан 2015-05-30 архивланды. 2018-04-06 тикшерелгән.
  52. Table: Religious Composition by Country, in Percentages (ингл.), Pew Research Center's Religion & Public Life Project (2012-12-18). 6 апрель 2018 тикшерелде.
  53. The World Factbook — Central Intelligence Agency. www.cia.gov. әлеге чыганактан 2012-09-30 архивланды. 2018-04-06 тикшерелгән.
  54. Mapping the Global Muslim Population (ингл.), Pew Research Center's Religion & Public Life Project (2009-10-07). 6 апрель 2018 тикшерелде.
  55. krugosvet.ru

Сылтамалар

Моны да карагыз