SQL
SQL (ˈɛsˈkjuˈɛl; ингл. Structured Query Language — «структурлашкан сораулар теле») — реляцион мәгълүматлар базасында (МБ) мәгълүмат белән эш итәр өчен кулланыла торган универсаль компьютер теле. SQL реляцион алгебрага нигезләнә.
Тасвирлама
SQL теле
- операторлар,
- инструкцияләр,
- хисапланучы функцияләр
җыелмасыннан гыйбарәт.
Операторлар
Гомум кабул ителгән программалау стиле буенча операторлар баш хәрефләрдән язылырга тиешләр.
SQL операторлары берничә төркемгә бүленәләр:
- мәгълүмат билгеләү опретаторлары (ing. Data Definition Language, DDL)
- CREATE МБсын барлыкка китерә (базаның үзен, таблицаны, күзаллауны, куллаунучыны һ.б.).
- ALTER объектны үзгәртә.
- DROP объектны бетерә.
- мәгълүмат белән эш итү операторлары (ing. Data Manipulation Language, DML)
- SELECT билгеләнгән шартларны үтәүче мәгълүматны чыгара.
- INSERT яңа мәгълүмат өсти.
- UPDATE бар булган мәгълүматны үзгәртә.
- DELETE мәгълүматны бетерә.
- Мәгълүматка рөхсәтне тикшерүче операторлар (ing. Data Control Language, DCL)
- GRANT кулланучыга (төркемгә) объект белән билгеле гамәлләр үтәргә рөхсәт бирә.
- REVOKE элегрәк бирелгән рөхсәтләрне кире ала.
- DENY рөхсәткә караганда өстенлеге булган тыюны билгеле.
- транзакцияләр белән идарә итү операторлар (ing. Transaction Control Language, TCL)
- COMMIT транзакцияне чынлыкка ашыра.
- ROLLBACK агымдагы транзакциядә эшләнгән барлык үзгәрешләрне кире кайтара.
- SAVEPOINT транзакцияне ваграк өлешләргә бүлә.