Гавай утраулары

Гавай утраулары
ингл. Hawaiian Islands, һав. mokupuni o Hawai‘i
21°18′41″ т. к. 157°47'47" кб. о. (G) (T)
АкваторияТын океан
Иң эре утрауҺавай
Гомуми мәйдан28 311 км²
ИлАКШ АКШ
Беренче дәрәҗә АБҺавайлар
Халык саны (2010 ел)1 360 301 кеше
Халык тыгызлыгы48,048 кеше/км²
 Гавай утраулары Викиҗыентыкта

Гавай утраулары (ингл. Hawaiian Islands, һав. mokupuni o Hawai‘i, элек Сандвич утраулары) — Тын океандагы архипелаг. Утраулар төньяк-көнбатыштан көньяк-көнбатышка 3600 километрга сузылган һәм 24 вулканик утраулардан гыйбарәт.

Иң биек нокта — 4205 м. (Мауна-Кеа сүнгән вулканы). Иң эре утраулар: Гавай, Мауи, Молокаи, Оаху һ.б. Гамәлдәге вулканнар күп.

Климат — тропик диңгез климаты. Иң эссе ай — августның уртача температурасы +21…+25°С, февральнеке +18…+20°С. Уртача еллык явымнар саны — 3500—4000 мм. Елгалар фәкать зур утрауларда гына бар. Туфраклар — кызыл, кызыл-коңгырт, тауларда тау-урман коңгырт. Үсемлекләрнең 90% эндемик.

Туризм һәм ял итү зонасы; климатик курортлары бар. Административ мәркәз — Гонолулу шәһәре.

Диннәр

2014 елда христианнар: 351,000 (29%), Буддачылык: 110,000 (9%), Яһүд дине: 10,000 (1%), Ислам дине: 6,000 (0,5%), Һинд дине: 0,5% һ.б.[1].

Милли гимн

Hawaiʻi ponoʻī — Һавайя уллары — Hawaya ulları

Hawaiʻi ponoʻī (Һавайя уллары) — АКШ карамагындагы Һавайя штатының рәсми гимны. Америкалылар тарафыннан яулап алынганчы, бу җыр Һавайя патшалыгының һәм шулай ук Һавайя җөмһүриятенең дә музыкаль символы булган. Аның сүзләрен Һавайя утрауларының шул замандагы патшасы Давид Калакауа (тулы исеме — David Laʻamea Kamanakapuʻu Māhinulani Nālaʻiaʻehuokalani Lumialani Kalākaua) иҗат иткән. Гимн көенең Британиядәге God, save the King! (Алла, патшаны сакла!) гимныныкына охшашлыгы җиңел аңлатыла: аны инглиз капельмейстеры Һенри Бергер (Henry Berger) язган. Баштарак утраулар Бөекбритания карамагында көн күргән. Моңа кадәр исә He Mele Lāhui Hawaiʻi (Һавайя милләте җыры) исемле гимн гамәлдә булган. Ләкин инглизләр килгән вакытта архипелагтагы бөтен утраулар да “үзәк патша”га буйсынмаган, хаким аларны баскынчылар ярдәмендә генә берләштерә алган. Шул сәбәпле гимнны да алмаштырырга туры килгән.

“Һавайя уллары” җыры 1967 елда АКШ штаты легислатурасы тарафыннан расланган.

Һавайя телендә Ирекле тәрҗемәләр
Hawaiʻi ponoʻī

Nānā i kou mōʻī

Ka lani aliʻi,

Ke aliʻi.

Hui:

Makua lani ē,

Kamehameha ē,

Na kaua e pale,

Me ka ihe.


Hawaiʻi ponoʻī

Nānā i nā aliʻi

Nā pua muli kou

Nā pōkiʻi.

Hui.


Hawaiʻi ponoʻī

E ka lāhui e

ʻO kāu hana nui

E uʻiē.

Hui.

Hawaii's own,

Loyal to thy king be.

Thine only ruling chief,

Thy liege and lord.

Chorus:

Royal father,

Kamehameha.

We shall defend,

With the spear.


Hawaii's own,

Honor give to thy chiefs,

Of kindred race are we,

Younger descent.

Chorus.


Hawaii's own,

People of this our land,

Duty calls fealty,

Guide in the right.

Chorus.

Һавайя уллары

Патшасына тугры,

Хаким — ил хуҗасы,

Юлбашчысы.

Кушымта:

Камеһамеһабыз

Сугышта ярлыкар,

Сөңгеле яугирләр

Данын яклар.


Һавайя уллары,

Горур ит патшаны,

Гайрәтле бер токым —

Без, яшь буын.

Кушымта.


Һавайя уллары,

Ватандар җаннары,

Атлый сабыр, чыдам

Туры юлдан.

Кушымта.

Hawaya ulları

Patşasına tuğrı,

Xakim — il xucası,

Yulbaşçısı.

Quşımta:

Kamehamehabız

Suğışta yarlıqar,

Söñgele yawğirlär

Danın yaqlar.


Hawaya ulları,

Ğorur it patşanı,

Ğäyrätle ber toqım —

Bez, yäş buın.

Quşımta.


Hawaya ulları,

Watandar cannarı,

Atlıy sabır, çıdam

Turı yuldan.

Quşımta.


Галерея

Моны да карагыз

Искәрмәләр

  1. Adults in Hawaii. Religious Landscape Study. Pew Research Center.