Казаркалар

Казаркалар
Сурәт
Халыкара фәнни исем Branta Scop., 1769[1][2][3][…]
Таксономик ранг ыру[1][2][4][…]
Югарырак таксон Казлар[d][1]
 Казаркалар Викиҗыентыкта

Казаркалар (лат. Branta) — казсыманнар отрядыннан үрдәк кошлар семьялыгының суда йөзүче кошлар ыругы.

Кечкенә башлы, кыска томшыклы, томшыгы һәм тәпиләре кара төстәге кошлар. Казлардан кечерәк. Озынлыгы 60 см га кадәр, авырлыгы 8 кг га кадәр. Төстә кара һәм ак төсләре кушылмасы. Казаркалар яшәү рәвеше буенча казларга ошыйлар, әмма каңгылдап кычкырмыйлар.

Төрләре

Ыругка алты төре керә:

  • Кара казарка (Branta bernicla)
    • Атлантик кара казарка (Branta (bernicla) hrota)
    • Тын океан кара казаркасы (Branta (bernicla) nigricans)
  • Ак яңаклы казарка (Branta leucopsis)
  • Канада казаркасы (Branta canadensis)
  • Кече Канада казаркасы (Branta hutchinsii)
  • Кызыл түшле казарка (Branta ruficollis)
  • Гавайлар казаркасы (Branta sandvicensis)

Россия һәм Татарстанда өч төре оялый: кара казарка, ак яңаклы казарка һәм кызыл түшле казарка .

Искәрмәләр