Кислоталар
Кислоталар | |
Грозящая опасность | отравление кислотой[d] |
---|---|
Моңа өлешчә туры килә | әче[d] |
Моның каршысы | нигез |
![]() |

Кислоталар (яки әчелекләр)[1][2][3] - водород катионын бирерлек химик кушылмалар (Брөнстед Кислоталаре) яки электрон парны алырлык һәм ковалент бәйләнешне төзерлек кушылмалар (Льюис Кислоталаре).

Көндәлек тормышта һәм техникада кислоталар дип гадәттә нәкъ Брөнстед кислоталары йөртәләр, алар су эремәләрендә H3O+ гидроксоний ионнары артыгын булдыра. Әлеге ионнар булуы сәбәпле кислоталар эремәләренең тәме әче була, индикаторларның төсләре үзгәрә һәм югары концентрациясендә кислота зыян китерә ала.
Кислоталарның водород хәрәкәтчән атомнары металл атомнарына алмаштырыла ала һәм тозларны булдыра, әлеге тозларда металл катионнары һәм кислота калдыгы бар.
Кислота төрләре
Формаль үзлекләре буенча кислоталар түбәндәгечә бүленә:
- кислородсыз (HCl, H2S, HCN);
- кислородлы (HNO3, H2SO4).
- водород әче атомнары саны буенча:
- бернигезле (HNO3);
- икенигезле (H2SeO4);
- өчнигезле (H3PO4, H3BO3);
- күпнигезле.
- Көч буенча
- Көчле - тулысынча диссоцияләнә диярлек, диссоциация константасы 1×10−3 зуррак (HNO3);
- Зәгыйфь — диссоциация константасы 1×10−3 ким (серкә кислотасы Kд= 1,7×10−5).
- Тотрыклылык буенча
- Тотрыклы (H2SO4);
- Тотрыксыз (H2CO3).
- Химик кушылмалар сыйныфлары буенча
- Органик булмаган (HBr);
- Органик (HCOOH,CH3COOH);
- Тиз очып бетүчәнлек буенча:
- Очучан (HNO3,H2S);
- Очмаучы (H2SO4) ;
- Суда эрүчәнлеге буенча:
- Эрүчән (H2SO4);
- Эреми торган (H2SiO3);
- Металл атомнары саны буенча
- Металл белән (HMnO4, H2TiO3);
- Металлсыз (HNO3,
HCN).
Химик үзлекләре
- Төп оксидлар белән тәэсир итешкәндә тоз һәм су хасил була:
- амфотер оксидлар белән тәэсир итешкәндә тоз һәм су хасил була:
- селте белән тәэсир итешкәндә тоз һәм су хасил була: (нейтральләштерү реакциясе):
- Тозлар белән тәэсир итешкәндә, утырма яки газ хасил була:
- Көчле кислоталар зәгыйфь кислоталарны тозлардан этеп чыгара:
- Металларның активлыгы электрохимик рәтендә водородка кадәр торган металлар водородны кислота эремәсеннән этеп чыгара (азот кислотасы HNO3 һәм куертылган күкерт кислотасыннән H2SO4 кала), хасил булган тоз эрүчән булган очракта:
- Органик кислоталар өчен этерификация реакциясе бара : спиртлар белән тәэсир итешкәндә катлаулы эфирлар һәм су хасил була:
мәсәлән:
Кислоталарны чыгару
- металл булмаган кушылма белән водород тәэсир итешкәндә:
- Күкерт кислотасы белән каты тозлар тәэсир итешкәндә:
- кислотале оксидлар су белән тәэсир итешкәндә:
Искәрмәләр
- ↑ https://www.tatdic.ru/%D0%BF%D0%B5%D1%80%D0%B5%D0%B2%D0%BE%D0%B4/%D1%82%D0%B0%D1%82%D0%B0%D1%80%D1%81%D0%BA%D0%B8%D0%B9-%D1%80%D1%83%D1%81%D1%81%D0%BA%D0%B8%D0%B9/%D3%99%D1%87%D0%B5%D0%BB%D0%B5%D0%BA
- ↑ https://tatar-republic.ru/one_word.php?word=9629&tr=2
- ↑ https://classes.ru/all-tatar/dictionary-tatar-russian-s-term-12908.htm
- ↑ Мануйлов А. В., Родионов В. И. — Кислоты. Классификация кислот. Химические свойства. // Основы химии. Интернет-учебник.
Әдәбият
- Реутов О. А., Курц А. Л., Бутин К. П. Органическая химия. — 3-е изд. — М: Бином. Лаборатория знаний, 2010. — Т. 1. — 567 с. — ISBN 978-5-94774-613-6.
- Шрайвер Д., Эткинс П. Неорганическая химия = Inorganic Chemistry / Пер. с англ. М. Г. Розовой, С. Я. Истомина, М. Е. Тамм, под ред. В. П. Зломанова. — М: Мир, 2004. — Т. 1. — 679 с. — ISBN 5-03-003628-8
Искәрмәләр
Бу — мәкалә төпчеге. Сез мәкаләне үзгәртеп һәм мәгълүмат өстәп, ![]() Мөмкинлек булса, бу искәрмәне төгәлрәккә алыштырырга кирәк.
|