Пенза өлкәсе
Пенза өлкәсе | |
Байрак[d] | Илтамга[d] |
![]() | ![]() |
Нигезләнү датасы | 4 февраль 1939 |
---|---|
![]() | |
Гимн | гимн Пензенской области[d] |
Дөнья кисәге | Европа |
Дәүләт |
![]() |
Башкала | Пенза |
Административ-территориаль берәмлек | Россия[1] |
Сәгать поясы | MSD һәм Европа/Мәскәү[d][2] |
Геомәгълүматлар | Data:Russia/Penza Oblast.map |
Хөкүмәт башлыгы | Олег Мельниченко[d] |
Канунбирү органы | Законодательное собрание Пензенской области[d] |
Халык саны | 1 213 113 (2024) |
Нәрсә белән чиктәш | Мордовия, Сембер өлкәсе, Сарытау өлкәсе, Тамбов өлкәсе һәм Рязань өлкәсе |
Кулланылган тел | мукшы теле |
Мәйдан | 43 200 км² |
Рәсми веб-сайт | pnzreg.ru(рус.) |
![]() | |
Тематик география | география Пензенской области[d] |
Феноменның икътисады | экономика Пензенской области[d] |
Номер тамгасы коды | 58 |
Монда җирләнгәннәр төркеме | [d] |
![]() |
Пе́нза өлкәсе́ – Рәсәй Федерациясенең Европа өлеше субъекты. Идел буе федераль бүлгесенә керә.
Өлкә үзәге – Пенза шәһәре.
Сембер, Сарытау, Тамбов, Рязань өлкәләре һәм Мордовия белән чикләнә.
Тарих
![](http://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/5/54/%D0%9F%D0%B5%D0%BD%D0%B7%D0%B5%D0%BD%D1%81%D0%BA%D0%B0%D1%8F_%D0%B3%D1%83%D0%B1_%D0%9C%D0%92%D0%94_%D0%91%D0%B5%D0%BD%D0%BA%D0%B5.jpg/200px-%D0%9F%D0%B5%D0%BD%D0%B7%D0%B5%D0%BD%D1%81%D0%BA%D0%B0%D1%8F_%D0%B3%D1%83%D0%B1_%D0%9C%D0%92%D0%94_%D0%91%D0%B5%D0%BD%D0%BA%D0%B5.jpg)
Өлкә үзәге (Пенза шәһәре) 1663 елда ныгытма буларак нигезләнә.
1718 елда Казан губернасы составында Пенза провинциясе оештырыла.
1780 елның 15 сентябрендә Пенза губернасы барлыкка килә. 1797 елның 5 мартында Пенза губернасы бетерелә, территориясе Сарытау, Тамбов, Түбән Новгород һәм Сембер губерналары арасында бүленә.
1801 елның 9 сентябрьдә Пенза губернасы яңадан оештырыла. 1928 елда ул бетерелә, аның территориясе Урта Идел өлкәсенә кертелә. 1935—1936 елларда — Куйбышев крае составында, 1937—1939 елларда — Тамбов өлкәсе составында.
1939 елның 4 февралендә, ССРБ Югары Советы Президиумы указы буенча, Тамбов өлкәсе Тамбов һәм Пенза өлкәсенә бүленә. Шул ук указ буенча, Пенза өлкәсе составына Куйбышев (7 район) һәм Сарытау өлкәләрнең (7 район) өлешләре кертелә.
1943 елның 19 гыйнварында Пенза өлкәсенең Барановка һәм Николаевка районнары Сембер өлкәсе составына кертеләләр.
География
Чиктәшлек
Як | Рәсәй субъекты |
---|---|
Төньяк | Мордовия республикасы |
Төньяк-көнбатыш | Рязань өлкәсе |
Көнчыгыш | Сембер өлкәсе |
Көньяк | Сарытау өлкәсе |
Көнбатыш | Тамбов өлкәсе |
Өлкә күбесенчә Идел буе калкулыгында урнаша; кырый көнбатыш өлеше Ока-Дон тигезлегендә урнаша. Көнчыгыштан көнбатышка озынлыгы — 330 км, төньяктан көньякка — 204 км.
Климат
Климат — уртача континенталь; гыйнварның урта температурасы — -11,3...-13,3 °С, июльнең урта температурасы — +18,8...+20,5 °С. Уртача еллык явым-төшем күләме — 550 (көньяк)-680 мм (төньяк-көнчыгыш).
Гидрография
Төп елгалар — Мокша, Сыры (Идел бассейны), Хопёр, Ворона (Дон бассейны). Сусаклагычлар — Сыры сусаклагычы, Вадинск сусаклагычы.
Халык
Милли состав
Народ | 1939 ел[3] | 1959 ел[4] | 1970 ел[5] | 1979 ел[6] | 1989 ел[7] | 2002 ел[8] | 2010 ел[9] |
---|---|---|---|---|---|---|---|
руслар | 1 484 913 (86,8 %) | 1 311 909 (86,9 %) | 1 323 489 (86,2 %) | 1 306 093 (86,5 %) | 1 296 143 (86,1 %) | 1 254 680 (86,4 %) | 1 165 668 (86,8 %) |
мордвалар | 132 752 (7,8 %) | 109 442 (7,2 %) | 106 485 (6,9 %) | 95 718 (6,3 %) | 86 370 (5,7 %) | 70 739 (4,9 %) | 54 703 (4,1 %) |
татарлар | 64 660 (3,8 %) | 62 224 (4,2 %) | 74 835 (4,9 %) | 78 236 (5,2 %) | 81 307 (5,4 %) | 86 805 (6,0 %) | 86 431 (6,4 %) |
чуашлар | 7 535 (0,4 %) | 6 050 (0,4 %) | 7 433 (0,5 %) | 7 121 (0,5 %) | 7 075 (0,5 %) | 6 738 (0,5 %) | 8 595 (0,7 %) |
![](http://upload.wikimedia.org/wikipedia/tt/thumb/9/9f/PenzaO-Etnokarta.jpg/400px-PenzaO-Etnokarta.jpg)
Торак пунктлар
Пенза өлкәсенең эре торак пунктлары
№ | Шәһәр | Халык саны | № | Шәһәр | Халык саны | border|115px |
||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
1 | Пенза | 517 137 | 11 | Башмаково | 10 425 | |||||
2 | Күзнәй | 88 883 | 12 | Урта Әләзән | 8 779 | |||||
3 | Заречный | 63 579 | 13 | Белинский | 8 567 | |||||
4 | Каменка | 39 579 | 14 | Колышлы | 8 313 | |||||
5 | Сердобск | 35 387 | 15 | Городище | 8 102 | |||||
6 | Түбән Ламу | 22 725 | 16 | Олы Пачелма | 8 052 | |||||
7 | Никольск | 22 475 | 17 | Лунино | 7 906 | |||||
8 | Мукшы | 11 590 | 18 | Чаадаевка | 7 595 | |||||
9 | Бессоновка | 11 415 | 19 | Тамалы | 7 475 | |||||
10 | Земетчино | 10 773 | 20 | Спасск | 7 442 | |||||
2010 елның җанисәбе буенча |
Административ-территориаль бүленеш
![](http://upload.wikimedia.org/wikipedia/tt/thumb/b/b8/Penzenskaya_oblast_NN.png/500px-Penzenskaya_oblast_NN.png)
Районнар
№ п/п | Район | Үзәк | Мәйдан, км² |
Халык саны (2010), кеше |
---|---|---|---|---|
1 | Башмаково районы | Башмаково штп-ы | 1 710 | 23 314 |
2 | Беково районы | Беково штп-ы | 1 060 | 17 531 |
3 | Белинский районы | Белинский шәһәре | 2 020 | 28 884 |
4 | Бессоновка районы | Бессоновка авылы | 1 340 | 45 365 |
5 | Вадинск районы | Вадинск авылы | 1 030 | 9 804 |
6 | Городище районы | Городище шәһәре | 2 160 | 52 479 |
7 | Земетчино районы | Земетчино штп-ы | 2 070 | 24 676 |
8 | Исса районы | Исса штп-ы | 950 | 11 156 |
9 | Каменка районы | Каменка шәһәре | 2 170 | 62 327 |
10 | Камышкыр районы | Рус Камышкыр авылы | 1 200 | 12 804 |
11 | Колышлы районы | Колышлы штп-ы | 1 660 | 26 185 |
12 | Күзнәй районы | Күзнәй шәһәре | 2 100 | 38 080 |
13 | Лопатино районы | Лопатино авылы | 1 440 | 14 943 |
14 | Лунино районы | Лунино штп-ы | 1 620 | 19 941 |
15 | Кече Сердоба районы | Кече Сердоба авылы | 990 | 9 824 |
16 | Мукшы районы | Мукшы штп-ы | 2 300 | 28 024 |
17 | Наручат районы | Наручат авылы | 880 | 12 070 |
18 | Неверкино районы | Неверкино авылы | 1 050 | 16 331 |
19 | Түбән Ламу районы | Түбән Ламу шәһәре | 1 850 | 42 024 |
20 | Никольск районы | Никольск шәһәре | 2 500 | 34 267 |
21 | Пачелма районы | Пачелма штп-ы | 1 410 | 16 308 |
22 | Пенза районы | Кондоль авылы | 2 920 | 51 300 |
23 | Сердобск районы | Сердобск шәһәре | 1 695 | 54 523 |
24 | Сосновоборск районы | Сосновоборск штп-ы | 1 630 | 17 241 |
25 | Спасск районы | Спасск шәһәре | 730 | 13 008 |
26 | Тамалы районы | Тамалы штп-ы | 1 130 | 16 502 |
27 | Шемышейка районы | Шемышейка штп-ы | 1 500 | 17 668 |
Шәһәр округлар
№ | Шәһәр округы | Мәйдан, км² |
Халык саны (2011), кеше |
---|---|---|---|
1 | Заречный | 124 | 63 600 |
2 | Күзнәй | 23 | 88 800 |
3 | Пенза | 288 | 517 400 |
Танылган шәхесләр
Татарлар
- Якуб Агишев
- Азиз Акҗигитов
- Бари Еналиев
- Таһир Керженов
- Гафур Коләхмәтов
- Гадел Кутуй
- Мөдәрис Мостафин
- Әдһәм Тенишев
- Кәрим Тинчурин
- Шамил Усманов
Руслар
- Виктор Несмелов (1863, Бәк районы, Вертуновка - 1937, Казан), фәлсәфәче, илаһиятчы, Казан руханилар академиясе профессоры, ректоры.
- Виктор Скумин (1948- ), профессоры, Скумин синдромы.
Моны да карагыз
Искәрмәләр
- ↑ ОКТМО
- ↑ https://data.iana.org/time-zones/tzdb-2021e/europe
- ↑ Демоскоп Weekly — Приложение. Справочник статистических показателей
- ↑ Демоскоп Weekly — Приложение. Справочник статистических показателей
- ↑ Демоскоп Weekly — Приложение. Справочник статистических показателей
- ↑ Демоскоп Weekly — Приложение. Справочник статистических показателей
- ↑ Демоскоп Weekly — Приложение. Справочник статистических показателей
- ↑ Демоскоп Weekly — Приложение. Справочник статистических показателей
- ↑ Информационные материалы об окончательных итогах Всероссийской переписи населения 2010 года, archived from the original on 2012-06-01, retrieved 2012-05-25