Рифкать Миңнеханов
Рифкать Миңнеханов | |
---|---|
Туган телдә исем | Рифкать Нургали улы Миңнеханов |
Туган | 1 июнь 1955 (69 яшь) ТАССР Балык Бистәсе районы Яңа Арыш авылы |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ССРБ→ Россия |
Әлма-матер | Казан югары артиллерия командирлары училищесы |
Һөнәре | ЮХИДИ идарәсе башлыгы |
Эш бирүче | Казан милли тикшеренү технология университеты, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты, А.Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты, РФ ЭЭМның Дәүләт автоинспекциясе[d] һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе |
Балалар | ике улы |
Ата-ана | |
Катнашкан сугышлар/алышлар | Беренче чечен сугышы |
Гыйльми дәрәҗә: | техник фәннәр докторы[d] |
Гыйльми исем: | профессор[d] |
Рифкать Миңнеханов, Рифкать Нургали улы Миңнеханов, рус. Минниханов Рифкат Нургалиевич (1955 елның 1 июне, ТАССР, Балык Бистәсе районы, Яңа Арыш авылы) — РФ ЭЭМ ТР буенча ЮХИДИ идарәсе башлыгы (1997-2016), полиция полковнигы, техник фәннәр докторы (2000). Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе академигы (2023).[1] һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты (2023)[2]. Бөтендөнья татар конгрессының Милли шурасы әгъзасы (2023 елдан)[3].
Тәрҗемәи хәле
1955 елның 1 июнендә ТАССР Балык Бистәсе районы Яңа Арыш авылында туган. «инженер-электрик» белгечлеге буенча Казан югары хәрби-инженерлык укуханәсен тәмамлаган (1977). 1977-1982 елларда Алманиядә хәрби хезмәт үткән. Адъюнктура тәмамлый, кандидатлык (1989), «Махсус билгеләнгән мәгълүмат системаларын төзегәндә һәм кулланганда ачык системалар технологияләрен куллану» (рус. Использование технологий открытых систем при создании и эксплуатации распределенных информационных систем специального назначения) темасына докторлык (2000) диссертацияләре яклый.
- 1982-1989 Казан югары хәрби-инженерлек укуханәсендә хезмәт итә, 1990-1992 укытучы.
- 1992-1997 ТР ЭЭМ ДАИ идарәсе башлыгы урынбасары — мәгълүмат белән тәэмин итү һәм оператив хәл кылу бүлеге башлыгы.
- 1997-2016[4] РФ ЭЭМ ТР буенча ЮХИДИ идарәсе башлыгы — ТР буенча юл хәвефсезлеге баш дәүләт инспекторы.
- 2023 ― Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе академигы һәм президенты.[2]
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- Татарстан эчке эшләр органнарының атказанган хезмәткәре.
- Батырлык ордены
- 2004 «Ел җитәкчесе» республика бәйгесе җиңүчесе.
- 2006 «Хәрби хезмәттәшлек өчен» медале
- 2024 ― «Ел медиа шәхесе» номинациясендә «Бәллүр каләм» бәйгесе җиңүчесе[5]
Гаиләсе
Хатыны, ике улы.
- Энесе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов (1957) — Татарстан президенты (2010 елдан).
- Энесе Рәис Нургали улы Миңнеханов (1961) — Саба районы хакиме (1999 елдан).
Искәрмәләр
- ↑ Фәрит Мөхәммәтшин һәм Рифкать Миңнеханов Татарстан Фәннәр академиясе әгъзасы булды. Татар-информ, 23.06.2023
- ↑ 2,0 2,1 Рифкать Миңнеханов Татарстан Фәннәр академиясе президенты итеп сайланды. Татар-информ, 11.07.2023
- ↑ Гөлүзә Ибраһимова. Милли шурага яңа әгъзалар сайланды. Татар-информ, 27.11.2023
- ↑ Рифкать Миңнеханов Татарстан ЮХИДИ башлыгы вазыйфасыннан китә
- ↑ Энҗе Габдуллина. «Бәллүр каләм» республика конкурсы җиңүчеләре билгеле. Татар-информ, 21.05.2024
Чыганаклар
- Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
Сылтамалар
- TatCenter.ru интернет-порталы (ТР эшлекле үзәге) 2016 елның 12 ноябрь көнендә архивланган.
Шулай ук карагыз
Элгәре: Мәгъсүм Сәлахов 2014―2023 |
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты 2023—2025 |
Аннары: ' |