Василий Лихачев
Василий Лихачёв | |
---|---|
Туган телдә исем | Василий Николай улы Лихачёв |
Туган | 5 гыйнвар 1952 (73 яшь) Түбән Новгород, РСФСР, СССР |
Үлгән | 8 апрель 2019[1] (67 яшь) |
Күмү урыны | Арча зираты |
Яшәгән урын | Чехов урамы, Казан[2] Мәскәү[3] |
Милләт | рус |
Ватандашлыгы | Россия СССР |
Әлма-матер | Казан (Идел буе) федераль университеты |
Һөнәре | дәүләт эшлеклесе |
Сәяси фирка | Советлар Берлеге коммунистик фиркасе |
Җефет | Наилә Иматовна |
Гыйльми дәрәҗә: | юридик фәннәр докторы[d] һәм профессор[d] |
Василий Лихачев | |
---|---|
Татарстан Дәүләт Шурасы рәисе | |
Вазыйфада 1995 ел – 1998 ел | |
Аңа кадәр | Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Югары шурасы рәисе |
Дәвамчысы | Фәрит Мөхәммәтшин |
Татарстан вице-президенты | |
Вазыйфада 1991 ел – 1995 ел | |
Аңа кадәр | вазыйфа булдырылган |
Дәвамчысы | вазыйфа бетерелгән |
Туган | 5 гыйнвар 1952 Түбән Новгород, РСФСР, СССР |
Үлгән | 8 апрель 2019[1] (67 яшь) |
Белем | Казан (Идел буе) федераль университеты |
Василий Лихачев, Василий Николай улы Лихачев (рус. Василий Николаевич Лихачев, 1952 елның 5 гыйнвары, ССРБ, РСФСР, Горький — 2019 елның 8 апреле[4]) — дәүләт эшлеклесе, ТР Дәүләт шурасы рәисе (1995-1998), ТР вице-президенты (1991-1995), юридик фәннәр докторы, профессор, Гадәттән тыш һәм тулы хокуклы илче (1999)[5], 3 класслы дәүләт киңәшчесе (2010). ТР фәннәр академиясе мөхбир-әгъзасы.
Тәрҗемәи хәле
1952 елның 5 гыйнварында Горькийда туган. Казан дәүләт университетын (1975), шул ук уку йортында аспирантура (1978) тәмамлаган.
Хезмәт юлы
- 1969-1970 ДОСААФның Горькийдагы диңгез клубы матросы.
- 1978-1982, 1983-1984, 1988 Казан дәүләт университеты укытучысы, 1988 доцент.
- 1982-1983 Гвинея-Бисау милли хокук мәктәбе укытучысы.
- 1987-1988 Мадагаскар университеты укытучысы.
- 1988-1990 КПСС өлкә комитеты бүлек мөдире.
- 1990-1991 ТР конституцион назыйр комитеты рәисе.
- 1991-1995 Татарстан вице-президенты.
- 1995-1998 ТР Дәүләт шурасы рәисе.
- 1996-1998 РФ Федераль җыены Федерация шурасы рәисе урынбасары.
- 1998-2003 Россия Федерациясенең Аурупа Берлегендәге даими вәкиле (Брүссел).
- 2004-2010 РФ Федерация шурасында Ингушетия вәкиле.
- 2010-2011 РФ юстиция министры урынбасары.
- 2011 елдан Россия Дәүләт думасы депутаты.
- 2016-2018 РФ Үзәк сайлау комиссиясе әгъзасы.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- 1996 Хөрмәт ордены (РФ)
- 2007 IV дәрәҗә Ватан алдындагы хезмәтләр өчен ордены
- 2017 Дуслык ордены (РФ)
Хәтер
- 2022 елның 5 гыйнварында 1993-1998 елларда яшәгән йорты (Чехов урамы, 53) диварында мемориаль такта ачылган. Чарада ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һ. б. катнаша [6][7].
Искәрмәләр
- ↑ 1,0 1,1 Татарстан парламентының элекке спикеры Василий Лихачев вафат
- ↑ https://jitely.info/kazan
- ↑ https://jitely.info/moskva/%EB%E8%F5%E0%F7%E5%E2%20%E2%E0%F1%E8%EB%E8%E9__2.html
- ↑ Скончался экс-председатель Госсовета Татарстана Василий Лихачев. Татар-информ, 08.04.2019
- ↑ Указ Президента Российской Федерации от 9 сентября 1999 года № 1200, archived from the original on 2012-09-06, retrieved 2012-09-06
- ↑ Арсений Кәримов. Татарстан Дәүләт Советының беренче рәисе Василий Лихачевка мемориаль такта ачылды. Татар-информ, 5.01.2022
- ↑ Казанда Василий Лихачевка мемориаль такта ачтылар. 2022 елның 5 гыйнвар көнендә архивланган. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми сайты, 5.01.2022
Чыганаклар
- Татарский энциклопедический словарь. — Казан: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1998.
- ТР Дәүләт шурасы рәсми сайты 2015 елның 22 декабрь көнендә архивланган.