Тукай районы
Тукай районы | |
Байрак | Илтамга |
Нигезләнү датасы | 1930 |
---|---|
Рәсми исем | Тукаевский район |
Дәүләт | Россия |
Башкала | Чаллы |
Административ-территориаль берәмлек | Татарстан |
Халык саны | 40 633 (1 гыйнвар 2018)[1] |
Мәйдан | 1744 км² |
Рәсми веб-сайт | tukay.tatarstan.ru(рус.)(тат.)(ингл.) |
Тукай районы Викиҗыентыкта |
Тукай районы (рус. Тукаевский район) – Россия Федерациясе Татарстан Республикасы составындагы административ-территориаль берәмлек һәм муниципаль берләшмә (муниципаль район). Административ үзәк — Яр Чаллы, әмма шәһәр үзе районга керми. 2020 елга халык саны 42 511 кеше тәшкил итә[2].
Тукай районы — халыкның тормыш дәрәҗәсе һәм икътисадый үсеш күрсәткечләре буенча Татарстан районнары арасында лидерларның берсе[3]. 2019 ел нәтиҗәләре буенча ул республика муниципалитетларының социаль-икътисади үсеше рейтингында бишенче булды, ә 2020 елда беренче өчлеккә керде. Тулаем территориаль продукт күләме — 42,9 млрд.сум, ә аның үсеше темпы 106,9 % тәшкил итте[4][5]. Районда сәнәгать җитештерүе һәм аграр өлкә яхшы үсеш алган. Регионның эре предприятиеләренә «Чаллы-Бройлер», «Кама Беконы», Чаллы элеваторы, Яр Чаллы икмәк комбинаты керә[4].
Яр Чаллыда 2016 елдан бирле алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе (АСИҮТ) эшләп килә, бу республикадагы мондый биш территориянең иң беренчесе[6][7].
География
Тукай районының мәйданы 172 949 гектардан артык тәшкил итә, шуның 20,6 мең гектары урманнар белән капланган[8]. Район республиканың төньяк-көнчыгыш өлешендә урнашкан. Төньякта — Татарстанның Менделеевск һәм Әгерҗе районнары, көнбатышта — Алабуга һәм Түбән Кама, көньякта — Зәй, көнчыгышта — Сарман һәм Минзәлә районнары белән чиктәш. 2020 елга район халкы саны 42 511 кеше тәшкил итә[2].
Герб һәм әләм
Герб һәм әләмдәге сурәтләр Татарстанның социаль-икътисади үсешендә районның ролен күрсәтә. Андагы төп фигура булып көч, егәрлек, ышаныч һәм батырлыкны чагылдыручы алтын арыслан тора. Таяк очына беркелгән җиде көмеш сөлге традицион Сабантуй бәйрәме белән берләшкән күпмилләтле халыкның дуслыгын күрсәтә. Гербның зәңгәр аслыгы районның Чулман елгасы буенда урнашуына күрсәтә. Алтын төс — байлык, тотрыклылык, хөрмәт һәм акылны, көмеш — чисталык, камиллек, үзара аңлашу һәм тынычлыкны аңлата[9].
Тарих
Хәзерге район территориясендә беренче кешеләр яшәгән җирлекләр безнең эрага кадәр өченче меңъеллыкта барлыкка килә. XIV гасырның икенче яртысында бу җирләр Идел буе Болгар дәүләтенә керә[10].
Тукай районы 1930 елда Яр Чаллы шәһәре административ үзәге буенча Чаллы районы буларак оештырыла. «Чаллы» сүзе төрки телләрдәге «чаллы» (тау, ялан авышлык) һәм рус телендәге «челн» (көймә) сүзләрннән килеп чыккан. 1920 елга кадәр Тукай районы территориясе Уфа губернасының Минзәлә өязенә керә, 1920 елда өяз яңа оешкан ТАССР составына керә. 1976 елда Тукай районы дип үзгәртелә[11].
2009 елда Дәүләт Советы «Никошновка авылы» торак пунктын төзү турында карар кабул итә. Авыл җирлеге элек-электән була, әмма кешеләр йортларын җәен ял өчен генә куллана башлагач, 1992 елда аны дәүләт реестрыннан төшереп калдыралар. Вакыт узу белән кешеләр авылга даими яшәү өчен кире кайта башлыйлар, бу, үз чиратында, торак пунктны яңадан теркәргә сәбәбе була[12].
2006 елдан 2010 елга кадәр районны Таһир Хөрмәтуллин, ә 2010 елдан 2017 елга кадәр — Васил Хаҗиев җитәкли[13]. 2018 елда Хаҗиев һәм Башкарма комитет башлыгы Рәсим Асылгәрәевка каршы 11 гектар наратлык җирен законсыз рәвештә 49 елга арендага бирү буенча җинаять эше кузгатыла[14][15]. Аның урынына яңа район башлыгы итеп Фаил Камаев билгеләнә. 2020 елда Башкарма комитет башлыгы Ленар Авзаловка карата да җинаять эшләре кузгатылган, ул вәкаләтләрен арттыруда һәм караклыкта гаепләнә[16][17][18]. Октябрь аенда район башкарма комитетының яңа башлыгы итеп Айрат Хәбибуллин билгеләнде[19].
Халык
Милләтләр буенча бүленеш: татарлар — 71,07 %, руслар — 24,26 %, чувашлар — 1,48 % һәм башкалар. 2020 елга район халкы саны 42 511 кеше тәшкил итә[2].
Халык саны | |||||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
2002[20] | 2005[21] | 2006[22] | 2007[23] | 2008[24] | 2009[25] | 2010[26] | 2011[27] | 2012[28] | 2013[29] |
29 864 | ↗34 466 | ↗35 218 | ↗36 006 | ↗36 792 | →36 792 | ↘36 561 | ↗36 621 | ↗36 842 | ↗37 581 |
2014[30] | 2015[31] | ||||||||
↗38 045 | ↗38 953 |
Милли состав
Милләт | 1970[32] | 1979[32] | 1989[32] | 2002[33] | 2010[34] |
---|---|---|---|---|---|
татарлар | 81,0% | 73,7% | 76,0% | 74,9% | 71,1% |
руслар | 18,0% | 23,2% | 20,7% | 22,5% | 24,3% |
чуашлар | ? | ? | 1,1% | 1,2% | 1,2% |
Муниципаль-территориаль бүленеш
Тукай районында 23 авыл җирлегенә кергән 88 торак пункт бар[35].
№ | Авыл җирлекләре | Административ үзәк | Торак пунктлар саны | Халык | Мәйдан, км2 |
---|---|---|---|---|---|
1 | Әҗмәкәй авыл җирлеге | Яңа (Тукай районы) | 4 | ↗2588[31] | |
2 | Бәтке авыл җирлеге | Бәтке (Тукай районы) | 4 | ↗4291[31] | |
3 | Биклән авыл җирлеге | Биклән | 4 | ↗1704[31] | |
4 | Боерган авыл җирлеге | Боерган | 4 | ↘676[31] | |
5 | Борды авыл җирлеге | Борды | 3 | ↘889[31] | |
6 | Иштирәк авыл җирлеге | Иштирәк (Тукай районы) | 3 | ↘829[31] | |
7 | Калмаш авыл җирлеге | Калмаш (Тукай районы) | 2 | ↗1256[31] | |
8 | Калмия авыл җирлеге | Калмия | 3 | ↗648[31] | |
9 | Князево авыл җирлеге | Татарстан Совхозы | 5 | ↗4257[31] | |
10 | Комсомолец авыл җирлеге | Комсомолец | 1 | →936[31] | |
11 | Түгәрәк Күл авыл җирлеге | Түгәрәк Күл (Тукай районы) | 1 | ↗3360[31] | |
12 | Күзкәй авыл җирлеге | Күзкәй | 4 | ↘1218[31] | |
13 | Кече Шилнә авыл җирлеге | Кече Шилнә | 6 | ↗3039[31] | |
14 | Мәләкәс авыл җирлеге | Мәләкәс (Тукай районы) | 5 | ↗2611[31] | |
15 | Мусабай-Завод авыл җирлеге | Мусабай-Завод | 3 | ↗890[31] | |
16 | Түбән Суыксу авыл җирлеге | Түбән Суыксу | 5 | ↗2005[31] | |
17 | Яңа Троицкий авыл җирлеге | Яңа Троицки (Тукай районы) | 5 | ↗1985[31] | |
18 | Сәмәкәй авыл җирлеге | Сәмәкәй | 4 | ↗653[31] | |
19 | Иске Абдул авыл җирлеге | Иске Абдул | 6 | ↘882[31] | |
20 | Иске Дөреш авыл җирлеге | Иске Дөреш | 5 | ↘675[31] | |
21 | Теләнче-Тамак авыл җирлеге | Теләнче-Тамак | 5 | ↗1777[31] | |
22 | Шилнәбаш авыл җирлеге | Шилнәбаш | 2 | ↗1196[31] | |
23 | Яңа Бүләк авыл җирлеге | Яңа Бүләк (Тукай районы) | 4 |
|
Икътисад
Хәзерге көндә
Тукай районы, халыкның тормыш дәрәҗәсе һәм икътисадый үсеш күрсәткечләре буенча, Татарстанның түбән урбанизацияле районнары арасында беренче урында тора[3]. 2019 елда Тукай районы муниципалитетларның социаль-икътисади үсеше рейтингында бишенче урында торган. Бу елны тулаем территориаль продукт күләме — 42,9 млрд.сум, ә үсеше темпы 106,9 % ны тәшкил иткән. Район халкының җан башына акча чыгымнары — аена 24 мең, ә уртача айлык хезмәт хакы — 33 мең сум[4]. 2020 елда Тукай районы Татарстанның икътисади яктан алга киткән районнарының беренче өчлегенә керә[5].
Районда эшсезлек дәрәҗәсе 0,47 % ны тәшкил итә, бу 0,53% лы республика күрсәткеченнән түбәнрәк. Мондагы эшкә яраклы халыкның яртысы кече һәм урта предприятиеләрдә эшли. Тукай районында барлыгы 2597 предприятие теркәлгән, алар тулаем төбәк продуктының 28,9 % ын тәшкил итә. 2020 елның гыйнвар-март айларында районда кече һәм урта бизнес әйләнеше 10 млрд. сум булган, шул предприятиеләрнең 8,2% ы — сәүдә, 13,5% ы — эшкәртү сәнәгате, 12,8% ы төзелеш белән шөгыльләнә, 10,8% ы транспорт өлкәсендә эшли[4][37].
Сәнәгать
Төбәктә сәнәгать җитештерүе үсеш алган. 2019 елда район предприятиеләре үзләре җитештергән 34,1 млрд. сумлык товар төяп озаткан, ә сәнәгать җитештерүе индексы 101,5% тәшкил иткән. Тукай районының эре предприятиеләренә «Чаллы-Бройлер» (8,6 млрд сум), «Кама Беконы» (5,6 млрд сум), Чаллы элеваторы (5,13 млрд сум) һәм Чаллы икмәк продуктлары комбинаты (3,5 млрд сум) керә[4].
1976 елда нигез салынган «Чаллы ТБЭ Мелиорация заводы» елына 60 мең м3 тимер-бетон эшләнмәләр чыгара. «Чаллы Икмәк продукты» — республиканың иң эре агросәнәгать предприятиеләренең берсе, аның 95 мең тонна икмәклек ашлык элеваторы, ике тегермән, катнаш азык һәм ярма заводлары керә. «Чаллы элеваторы» эшчәнлеге бөртекле һәм майлы культуралар кабул итүгә, саклауга, киптерүгә һәм эшкәртүгә, шулай ук ярмалар җитештерүгә юнәлдерелгән[9].
Авыл хуҗалыгы
Районның авыл хуҗалыгы җирләре 119,3 мең гектар мәйданны били, районда бодай, көзге арыш, солы, бәрәңге, яшелчә игелә. Тукай районы терлекчелегенең әйдәп баручы тармаклары — сөт-ит терлекчелеге, дуңгызчылык һәм кошчылык. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә үсеш алган булу сәбәпле, район Яр Чаллы шәһәрен икмәк, яшелчә, ит, сөт, бәрәңге белән тәэмин итә. Тукай районының иң эре авыл хуҗалыгы предприятиеләре — «Тукай», «Чаллы кошчылык фабрикасы», «Чаллы-Бройлер», «Чаллы-ит» кошчылык фабрикалары. Шулай ук төбәктә селекция-гибрид үзәге булган «Кама беконы» дуңгызчылык комплексы эшли, ул Татарстан Республикасын, Идел буе һәм Урал федераль округларының нәселле дуңгызчылык хуҗалыкларын дуңгызлар белән тәэмин итә[9]. 2020 елның беренче айларында районда 46,6 мең тонна дуңгыз ите җитештерелгән[38]. 2020 елга районда ел саен 15,25 мең тонна сөт җитештерелә[37].
Тукай районында республика буенча авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең иң югары хезмәт хакы теркәлгән. Район буенча уртача хезмәт хакы 38 510 сум[39], ә сөрүлек җирләренең бер гектарыннан акчалата керем якынча 270,5 мең сум тәшкил итә. Чагыштыру өчен, рейтингта югары урыннарда торган Спас һәм Әлмәт районнарында шундый керем 12 мең тирәсе[40]. 2019 ел Тукай районында шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм итү елы дип игълан ителде, бу вакыт эчендә анды 14 мини-ферма төзелде[41][42].
Инвестицион потенциал
2019 елда республиканың капиталына инвестицияләр 10 млрд. сум тәшкил итте, аңа «Кама беконы» — 856,8 млн. нан артык, «Агросила» — 400 млн. нан артык, «Чаллы икмәк продукты» — 45 млн. нан артык, «Бигеш» аэропорты — 239,5 млн. сумнан артык керткән[43]. 2019 елда район яңа социаль-икътисади үсеш стратегиясен кабул итте, аның нигезендә 2030 елга тулай төбәк продуктын 50% ка (40,4 млрд.нан 58,9 млрд. ка кадәр) арттыру, шулай ук 500 дән артык яңа эш урыны булдыру планлаштырыла. Бу проектта эре инвестицион программалар зур әһәмияткә ия. Алар арасына «Мусабай» бройлерларының елына 96 мең тонна кош ите җитештерә торган симертү мәйданчыгы төзелеше, Биклән авыл җирлегендә 85 га лы сәнәгать паркы, шулай ук «Чаллы Икмәк продуктлары» каршындагы 60 мең тонна сыешлы элеватор комплексы төзелеше кергән[44].
Яр Чаллыда 2016 елдан башлап алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе (АСИҮТ) эшли, бу төбәтәге биш территориянең иң беренчесе. 2020 елга «Яр Чаллы» алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе резидентлары булып 44 предприятие тора, 6000 нән артык яңа эш урыны булдырылган[45][7].
Регионның иң эре инвестицион проектларының берсе — «Бигеш» аэропорты комплексын реконструкцияләү. 2017 елда Халыкара терминал төзелеше башланды, аның хисабына аэропортның үткәрү мөмкинлеге сәгатенә 60 тан 200 кешегә кадәр артачак. 2020 елда өч катлы аэровокзал бинасын тапшыру планлаштырыла, бу эшләрнең бәясе — 25 млн. сум, ә реконструкциянең гомуми бәясе — 1,132 млрд. сум булыр дип көтелә[46][47].
Транспорт
Районның административ үзәге — Яр Чаллы шәһәре — Татарстанның төньяк-көнчыгыш өлешендә урнашкан. Районда зур елга порты һәм Чулман елгасының сул як ярында пассажирлар причалы бар. Елга Каспий, Азов, Кара, Ак һәм Балтыйк диңгезләренә чыга. Районда Чаллы, Алабуга, Казан, Түбән Кама, Зәй — Әлмәт, Сарман — Минзәлә юнәлешле эре автомобиль юллары киселеше урнашкан[9][48]. Кама алды белән Кама аръягы Түбән Кама ГЭСы плотинасы буенча тоташкан. Районда М-7 «Идел», «Самара — Ижау» федераль автомобиль трассасы уза. Куйбышев тармагы буенча тимер юл транспорты йөри. Районда «Бигеш» халыкара аэропорты эшли[11].
Экология
Тукай районы күмер бассейны чикләрендә урнашкан, әмма күмерне эшкәртү катламнарның тирәнлеге һәм аларның дымлануы аркасында башкарылмый. Илбакты, Теләнче Тамак, Күзкәй авыллары янында торф ятмалары бар. Урман район территориясенең 12 % ын били, имән, юкә, каен, усак, чыршы, нарат — иң еш очрый торган агачлар[9].
2019 елның гыйнварында җирле хакимиятнең Шилнә елгасы үзәнен үзгәртү проектын раслаулары билгеле булды, бу Олы Шилнә авылын су басуны булдырмау өчен эшләнәчәк. Проект җирле экологлар һәм активистлар арасында резонанс тудырды, алар Республика экология министрлыгы башлыгы Александр Шадриковка, елга үзәнен үзгәртү өчен экологик экспертизаны күрсәтүне тәлап итеп, ачык хат белән мөрәҗәгать иттеләр[8][49][50].
Моңа кадәр бер ел алдан Кенәз һәм Сосновый Бор авылларында яшәүчеләр Экология һәм табигый байлыклар министры Шадриковка дуңгызчылык комплексын тикшерү үтенече белән мөрәҗәгать иткән иде. Халык дәгъвалары «Кама беконы» компаниясе комплексына карый[51]. Претензии жителей относили к комплексу, принадлежащему «Камскому бекону»[52].
Социаль өлкә
Районда 23 авыл мәдәният йорты, 32 авыл клубы, балалар сәнгать мәктәбе, 2 автоклуб эшли. Шулай ук районда 13 үзэшчән халык коллективы бар[9]. 2020 елда районда керәшен чиркәве ачыла, анда гыйбадәтләр татар телендә алып барылачак[53].
Районда 120 дән артык тарих, мәдәният, архитектура һәйкәле, шул исәптән Косьма һәм Дамиан чиркәве, Вознесение чиркәве, «Боровецкие ключи» чиркәве бар[11].
2020 елда районның Түбән Суыксу авылында «Алга» универсаль спорт комплексы ачылды[54].
Районда туган танылган кешеләр
- Николай Алешков (1945, Орловка) — язучы.
- Илдар Әхмәтов (1985, Боерган) — татар эстрада җырчысы.
- Миңнегәрәй Әхмәтшин (1889, Биклән — 1938) — 1927-1929 елларда Татарстан АССР Үзәк башкарма комитеты (ТатҮБК/ ТатЦИК) рәисе.
- Илгизәр Гайсин (1952, Казаклар), КФУ профессоры, фән докторы.
- Зыя Закиров (1918, Әҗмәкәй―1985), 1947―1973 елларда «Гигант» күмәк хуҗалыгы (1972 елдан совхоз) рәисе. Татарстан АССРның атказанган зоотехнигы (1968).
- Галимҗан Зарипов (1947, Әҗмәкәй), ТАССР, РФ атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, «Ворошиловский» совхозы (1982 елдан) директоры.
- Харис Моратхуҗин (1895, Останково — 1955) — 1929-1932 елларда Татарстан АССР Үзәк башкарма комитеты (ТатҮБК / ТатЦИК) президиумы рәисе.
- Рәмзи Низамов (1939, Теләнче-Тамак), ветеринария фәннәре докторы (1991), профессор (1997), Татарстанның атказанган фән эшлеклесе (1999).
- Флёра Сафиуллина (1938, Теләнче-Тамак — 2011, Казан) — тел галиме, КФУ профессоры.
- Миңгәрәй Сәгыйдуллин (1900, Югары Суыксу — 1938, Казан) — фирка хезмәткәре, язучы-журналист.
- Илназ Рамазанов (2001, Биклән), көрәшче, РФ милли көрәш һәм билбаулы көрәш буенча спорт остасы, Татарстан, РФ, дөнья чемпионы.
- Индус Шәкүров (1935, Мерәс — 1996) — Ленин орденлы табиб (хирург), ТАССРның атказанган табибы (1975).
- Роберт Шәрәфиев (1947, Теләнче-Тамак), техник фәннәр докторы (1999), Уфа дәүләт нефть техника университеты профессоры.
- Раббани Шәрипов (1935―2023), милли көрәш буенча РСФСР, Татарстан АССР чемпионы. РСФСР спорт мастеры, Татарстанның атказанган спорт мастеры (1997).
Моны да карагыз
- Иске Абдул авылында 2009 елдан «Һиндукуш» музее эшли.
- Останково чиркәве
Әдәбият
- Зиганшин И. И., Иванов Д. В., Томаева И. Ф. Экологический гид по зелёным уголкам Республики Татарстан 2021 елның 8 гыйнвар көнендә архивланган.: Фолиант, 2015.
Искәрмәләр
- ↑ 26. Численность постоянного населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2018 года — Федераль дәүләт статистикасы хезмәте.
- ↑ 2,0 2,1 2,2 Численность населения муниципальных образований Республики Татарстан на начало 2020 года. Статистический бюллетень. Территориальный орган Федеральной службы государственной статистики по Республике Татарстан (2020). әлеге чыганактан 2021-01-24 архивланды. 2020-11-07 тикшерелгән.
- ↑ 3,0 3,1 Экономика растет. Якты юл ("Светлый путь"). (2020-08-28). 2020-11-17 тикшерелгән.(үле сылтама)
- ↑ 4,0 4,1 4,2 4,3 4,4 Иногда сложно понять, есть ли вообще границы между Челнами и Тукаевским районом. Business Online (2020-02-14). 2020-11-17 тикшерелгән.
- ↑ 5,0 5,1 Тукаевский район вошел в тройку лидеров экономического рейтинга Татарстана. Портал предпринимателей Chelny-biz.ru (2020-11-18). 2020-11-21 тикшерелгән.
- ↑ Шесть компаний получили статус резидентов ТОСЭР «Набережные Челны». Официальный сайт города Набережные Челны (2019-01-22). 2020-10-29 тикшерелгән.
- ↑ 7,0 7,1 Оксана Сотник (2020-01-09). Челны для малого бизнеса: резидентам ТОСЭР снизили порог по инвестициям. РБК-Татарстан. 2020-10-31 тикшерелгән.
- ↑ 8,0 8,1 Анастасия Степанова (2019-10-11). Скандал в Татарии: природный парк «споткнулся» о бизнес. Regnum. 2020-11-17 тикшерелгән.
- ↑ 9,0 9,1 9,2 9,3 9,4 9,5 Тукаевский район. Интернет-портал TatCenter.ru. 2020-11-17 тикшерелгән.
- ↑ Тукаевский район Республики Татарстан. Городской портал Казани (2015-02-11). әлеге чыганактан 2020-02-03 архивланды. 2020-11-21 тикшерелгән.
- ↑ 11,0 11,1 11,2 Зиганшин, 2015
- ↑ На территории Тукаевского района РТ появится новый населенный пункт. Татар-информ (2009-06-30). 2020-11-17 тикшерелгән.
- ↑ Василь Хазеев сложил полномочия главы Тукаевского района. интернет-портал TatCenter.ru (Татцентр.ру) (2017-12-08). 2020-11-18 тикшерелгән.
- ↑ Ушел лесом: дело тукаевского главы закрыли за сроком давности. Реальное время (2019-07-25). әлеге чыганактан 2021-06-24 архивланды. 2020-11-18 тикшерелгән.
- ↑ Я не виновен, я глава района, делал все законно!»: Хазеев отказался от признаний. Бизнес Online (2018-07-27). 2020-11-18 тикшерелгән.
- ↑ В Татарии главу районного исполкома подозревают в мошенничестве. Regnum (2020-07-23). 2020-11-17 тикшерелгән.
- ↑ Глава исполкома Тукаевского района РТ стал фигурантом уголовного дела. РБК Татарстан (2020-07-23). 2020-11-17 тикшерелгән.
- ↑ Глава исполкома Тукаевского района РТ подозревается в мошенничестве. Сетевое издание «МК - Поволжье» (2020-07-23). 2020-11-17 тикшерелгән.
- ↑ Новым главой исполкома Тукаевского района РТ назначен Айрат Хабибуллин. «ТРК «Новый Век» (2020-10-21). 2020-11-17 тикшерелгән.
- ↑ Всероссийская перепись населения 2002 года. Том. 1, таблица 4. Численность населения России, федеральных округов, субъектов Российской Федерации, районов, городских поселений, сельских населённых пунктов - райцентров и сельских населённых пунктов с населением 3 тысячи и более. әлеге чыганактан 2012-02-03 архивланды.
- ↑ Административно-территориальное деление (АТД) за 2005 год. әлеге чыганактан 2015-03-29 архивланды. 2015-03-29 тикшерелгән.
- ↑ Административно-территориальное деление (АТД) за 2006 год. әлеге чыганактан 2015-03-29 архивланды. 2015-03-29 тикшерелгән.
- ↑ Административно-территориальное деление (АТД) за 2007 год. әлеге чыганактан 2015-03-29 архивланды. 2015-03-29 тикшерелгән.
- ↑ Республика Татарстан. База данных показателей муниципальных образований на 1 января 2008-2014 годов
- ↑ Численность постоянного населения Российской Федерации по городам, поселкам городского типа и районам на 1 января 2009 года. әлеге чыганактан 2014-01-02 архивланды. 2014-01-02 тикшерелгән.
- ↑ Численность и размещение населения республики Татарстан. Итоги всероссийской переписи населения 2010 года
- ↑ Оценка численности постоянного населения Республики Татарстан на 1 января 2011 года. әлеге чыганактан 2015-04-04 архивланды. 2015-04-04 тикшерелгән.
- ↑ Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям. Таблица 35. Оценка численности постоянного населения на 1 января 2012 года. әлеге чыганактан 2014-05-31 архивланды. 2014-05-31 тикшерелгән.
- ↑ Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2013 года. — М.: Федеральная служба государственной статистики Росстат, 2013. — 528 с. (Табл. 33. Численность населения городских округов, муниципальных районов, городских и сельских поселений, городских населённых пунктов, сельских населённых пунктов). әлеге чыганактан 2013-11-16 архивланды. 2013-11-16 тикшерелгән.
- ↑ Численность населения муниципальных образований Республики Татарстан на начало 2014 года. Территориальный орган Федеральной службы государственной статистики по Республике Татарстан. Казань, 2014. әлеге чыганактан 2014-04-12 архивланды. 2014-04-12 тикшерелгән.
- ↑ 31,00 31,01 31,02 31,03 31,04 31,05 31,06 31,07 31,08 31,09 31,10 31,11 31,12 31,13 31,14 31,15 31,16 31,17 31,18 31,19 31,20 31,21 31,22 Численность населения муниципальных образований Республики Татарстан на начало 2015 года. әлеге чыганактан 2015-04-17 архивланды. 2015-04-17 тикшерелгән.
- ↑ 32,0 32,1 32,2 Мустафин М.Р, Хузеев Р.Г. Всё о Татарстане (Экономико-географический справочник). — Казань, 1994
- ↑ 2002 ел сан алу базасы, archived from the original on 2015-09-15, retrieved 2013-10-29
- ↑ архив күчермәсе (PDF), archived from the original (PDF) on 2012-11-21, retrieved 2013-10-29
- ↑ Об установлении границ территорий и статусе муниципального образования "Тукаевский муниципальный район" и муниципальных образований в его составе (с изменениями на 17 апреля 2012 года). Техэксперт. 2020-11-18 тикшерелгән.
- ↑ Яна-Булякское сельское поселение > Данные не обнаружены. Возможно страница переименовывалась. Проверьте справочник
- ↑ 37,0 37,1 Тукаевский район нарастил долю малого и среднего бизнеса в экономике до 28,9%. Портал предпринимателей Chelny-biz.ru (2020-08-27). 2020-11-17 тикшерелгән.
- ↑ С охотой можно и в камень гвоздь забить. Общественно-политическая газета "Республика Татарстан" (2019-11-14). 2020-11-21 тикшерелгән.
- ↑ Сельчане в Тукаевском получают самую высокую зарплату в Татарстане. chelny-biz.ru (2019-11-08). 2020-11-18 тикшерелгән.
- ↑ Марат Зяббаров: «В юбилейном году надеемся на понимание наших нефтяных компаний». Бизнес Online (2020-02-12). 2020-11-21 тикшерелгән.
- ↑ Фермеры в Тукаевском районе РТ получили более 4 млн рублей. РТ - общественно-политическая газета (2019-10-14). 2020-11-18 тикшерелгән.
- ↑ Фермеры из Тукаевского района Татарстана открыли мини-ферму. The dairy news. 2020-11-17 тикшерелгән.
- ↑ «Мы были третьими, а сейчас нас опередили. Нельзя сдавать позиции, потенциала у нас достаточно». chelny-biz.ru (2020-02-13). 2020-11-21 тикшерелгән.
- ↑ Пятилетка в Тукаевском: район готовит рост ВТП на 50%. Chelny-biz.ru (2019-10-21). 2020-11-21 тикшерелгән.
- ↑ Шесть компаний получили статус резидентов ТОСЭР «Набережные Челны». Официальный сайт города Набережные Челны (2019-01-22). 2020-10-29 тикшерелгән.
- ↑ Контракт на аэровокзал отдали ООО с уставным капиталом 10,5 тыс. рублей. Regnum (2019-01-15). 2020-11-17 тикшерелгән.
- ↑ В Татарстане уточнили стоимость реконструкции аэропорта «Бегишево». InKazan (2019-02-11). 2020-11-21 тикшерелгән.
- ↑ В РТ завершена реконструкция автодороги М7 «Волга» – Набережные Челны – Водозабор – поселок Новый. Татар-информ (2014-10-14). 2020-11-17 тикшерелгән.
- ↑ Земли под застройку, а «реку в безжизненный канал»? В Татарии зреет скандал. Regnum (2019-01-17). 2020-11-17 тикшерелгән.
- ↑ Наталия Гарипова (2019-03-15). У реки Шильна решили выпрямить русло: экологи бьют тревогу. Челнинские известия. 2020-11-21 тикшерелгән.
- ↑ «Мы задыхаемся от аммиачных паров»: жители посёлка в Татарии – Путину. Regnum (2018-07-05). 2020-11-17 тикшерелгән.
- ↑ Дошколята из Татарии дышат «вонью со свинокомплекса»: сельчане бьют тревогу. Regnum (2018-12-20). 2020-11-17 тикшерелгән.
- ↑ В Тукаевском районе РТ открылась кряшенская церковь Подробнее:. Татар-информ (2010-05-17). 2020-11-17 тикшерелгән.
- ↑ В Тукаевском районе открыли большой спортивный комплекс. Татар-информ (2020-08-25). 2020-11-18 тикшерелгән.
Сылтамалар
- 2010 елның 29 июнендәге 41-ТРЗ № Татарстан Республикасы Законы(үле сылтама)
- TatCеnter.ru сайтында район турындагы бит(үле сылтама)
- Районның рәсми сайты 2022 елның 12 сентябрь көнендә архивланган.
Бу — Татарстан географиясе буенча мәкалә төпчеге. Сез мәкаләне үзгәртеп һәм мәгълүмат өстәп, Википедия проектына ярдәм итә аласыз. |