Фарер теле
Фарер теле | |
Үзисем: |
Føroyskt |
---|---|
Илләр: | |
Төбәкләр: | |
Рәсми халәт: | |
Күзәтүдә тора: |
Фарер теле буенча шура |
Сөйләшүчеләр саны: |
75 000 — 85 000 |
Дәрәҗә: |
– |
Халәт: | |
Классификация | |
Төркем: |
??? |
Язу: | |
Тел кодлары | |
ГОСТ 7.75–97: |
фар 735 |
ISO 639-1: | |
ISO 639-2: | |
ISO 639-3: |
Фарер теле (үатамасы Føroyskt mál [ˈføːɹɪst ˈmɔaːl]) — Фарер утрауларында таралган тел. Герман телләренең Скандинав төркеменә карый. Фарер утрауларында 49 000 кеше яши (90 % өчен фарер теле — туган тел), башка фарертеллеләр Даниянең үзендә яшиләр.
Исланд теле кебек үк, фарер теле тамырлары Скандинавия викингларына тоташа. Фарер телендә үз әдәбият нибары XIX гасырда гына пәйда була. Милли хәрәкәт тырышлыгы белән күп өлкәләрдә (мәгариф, идарә, чиркәү һ. б.) рәсми халәт ала, хәзерге вакытта төрле даирәләрдә кулланыла.
Фарер теле белән шөгыльләнгән беренче галим — Йенс Свабо (1746—1824). Ул фарер-дат-латин сүзлеген төзи, ләкин сүзлек 1966 елда гына басыла башлый.
Язу
Фарер теленең язуы латин әлифбасына нигезләнгән. Ул 29 хәрефтән тора:
Aa, Áá, Bb, Dd, Ðð, Ee, Ff, Gg, Hh, Ii, Íí, Jj, Kk, Ll, Mm, Nn, Oo, Óó, Pp, Rr, Ss, Tt, Uu, Úú, Vv, Yy, Ýý, Ææ, Øø
Шулай ук карагыз
Сылтамалар
- Фарер теленең аңлатмалы сүзлеге 2007 елның 20 март көнендә архивланган.
- unilang.com сайтында фарер теле 2007 елның 29 сентябрь көнендә архивланган. (ингл.)