Финә Вәлиева

Финә Вәлиева
Туган 8 гыйнвар 1969(1969-01-08)[1] (56 яшь)
Гарибаш, Шулгановский сельсовет[d], Тәтешле районы, БАССР, РСФСР, СССР[1]
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Уфа дәүләт сәнгать институты
Һөнәре театр актеры
Бүләк һәм премияләре БР халык артисты - 2013БР атказанган артисты - 2003 ТР атказанган артисты - 2021

Вәлиева Финә Мансур кызы (8 гыйнвар 1969 ел; БАССР, Тәтешле районы, Гәрибаш) — Уфа дәүләт «Нур» татар театры актеры (2003 елдан). 1999 елдан Театр эшлеклеләре берлеге әгъзасы. Башкортстан Республикасының атказанган (2003) һәм халык (2013), Татарстан Республикасының атказанган (2021) артисты.

Биографиясе

Финә Мансур кызы Вәлиева 1969 елның 8 гыйнварында БАССРның Тәтешле районы Гәрибаш авылында туган.

1996 елда Уфа дәүләт сәнгать институтының театр факультетында актерлар бүлеген тәмамлый.

Институт тәмамлаганнан соң Салават башкорт дәүләт драма театрында эшли, 2003 елдан бирле — Уфа «Нур» татар дәүләт театрында эшли.

Гаиләсе

Ире Илдар — «Нур» театры режиссеры.

Спектакльләрдәге рольләре

  • Әминә — «Гөлбәдәр», Ф. Бүләков,
  • Чара «Не уходи в ночь», А. Винокуров,
  • Галиябану — «Галиябану», М. Фәйзи,
  • Пансионат тәрбияләнүчесе — «Җырчы кош», Р. Н. Гюнтекин,
  • Маша — «Өч кыз үз, Еллар үткәч...», А. П. Чехов, Л. М. Зайкаускас сәхнәләштерүендә,
  • Гөлшаян — «Страсти-мордасти», М. Әмир,
  • Ана — «Чүлмәкче сере», А. Кашфуллин,
  • Фания-Фена — «Күңелнең көмеш кыллар» Д. Салихов,
  • Минзилә — «Вөждансыз апа», А. Иделбаев,
  • Ямал — «Кияү», Х. Ибраһимов,
  • Нурия — «Бер көн начала...», Э. Яһүдин
  • Юлбикә — «Хатын түгел, ә шайтан», Д. Салихов,
  • Нәгыймә — «Банкрот», Г. Камал.

Мактаулы исемнәре

Искәрмәләр

Чыганаклар

Сылтамалар