Үтә яңа йолдыз
![](http://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/d/d4/Keplers_supernova.jpg/300px-Keplers_supernova.jpg)
![](http://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/a/a2/SN1994D.jpg/300px-SN1994D.jpg)
Үтә яңа йолдыз - һәлакәттәге шартлауны кичерелгән йолдыз, шартлау нәтиҗәсендә берничә тәүлек дәвамында йолдызның ялтыравы дистә тапкыр арта. Ялтырау максимумында үтә яңа йолдыз яктылыгы буенча бөтен галактика белән чагыштырылып була, кайчакта өстен чыга.
![](http://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/0/00/Crab_Nebula.jpg/300px-Crab_Nebula.jpg)
Мәсәлән SN 1972E үтә яңа йолдызының яктылык сәләте NGC 5253 туган галактикасының яктылык сәләтенә караганда 13 тапкыр зуррак булды.
Шуңа күрә үтә яңа йолдызлар бик ерак галактикалардан (кызыл тайпылмага кадәр 1000 Мега Парсек) күзәтелеп була, үтә яңа йолдызның кабынып китүе вакытында 1050 — 1051 эрг энергия чыга.
Төрләр
![](http://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/e/e9/Core_collapse_scenario.png/300px-Core_collapse_scenario.png)
І төрендәге үтә яңа йолдызлар
- Іа төрендәге үтә яңа йолдыз
![](http://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/3/37/Evolved_star_fusion_shells.svg/300px-Evolved_star_fusion_shells.svg.png)
" Элгәрләр: Чандрасекар чигенә якын массалы ак кәрләләр " Шартлау барышы: ак кәрлә массасы акрынлап арта, шуңа күрә тыгызлыгы һәм температурасы да арта. Температура 3·108 Kельвинга җиткәч, күмертуар-уттуар катнашмасы кабына, термотөш реакцияләре көчәя һәм үтә яңа йолдыз тышчасы читкә ташлана, нәтиҗәдә 1051 эрг энергиясе чыга. " Ib и Ic төрендәге үтә яңа йолдызлар элгәрләре - икеләтә системада урнашкан массив йолдызлар
![](http://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/5/50/HST_SN_1987A_20th_anniversary.jpg/300px-HST_SN_1987A_20th_anniversary.jpg)
II төрендәге үтә яңа йолдызлар
" Элгәрләр: Кояш масассыннан 8-10 тапкыр зуррак массалы йолдызлар. " Нәтиҗәләр: шартлаудан соң нейтрон йолдыз яки кара тишек кала, шартланган тышчалардан газ томанлыклары калып киңәя. " Шартлау барышы: йолдызда баручы термотөш синтезы нәтиҗәсендә эчке өлешләрдә авыр элементлар төзелә, йолдыз кысылып бара, температура арта, тимер һәм никел хасил була, кысылу дәвам итә. Үзәк төштә зур басым сәбәпле протоннар электроннарны йота башлыйлар һәм нейтроннарга әйләнә, йолдызның төше кысыла һәм суына, йолдыз тышчасы төшкә егылып бара, соңрак төштән кире сикерә, кысылу вакытында башланган термотөш реакцияләр ярдәмендә йолдыз тышчасы зур тизлек белән ташлана, йолдыз шартлана, тик аның төше нейтрон йолдыз яки кара тишек буларак кала.
Җирдә тормыш һәм үтә яңа йолдызлар
Күп тикшеренүләр буенча Зур Шартлаудан соң Галәм тик җиңел элементлар - сутуар һәм һелийдән торган, башка химик элементлар йолдызлар яну нәтиҗәсендә барлыкка килгән, ә авыр элементлар үтә яңа йолдызлар шартлаганнан соң, хасил иткәннәр.
Димәк безнең Җир борынгы үтә яңа йолдызда төзелгән элементлардан тора.
Иң билгеле үтә яңа йолдызлар
- Краб томанлыгы
- Үтә яңа йолдыз SN 1572
- Үтә яңа йолдыз SN 1604 (Кеплер үтә яңа йолдызы )
- Үтә яңа йолдыз SN 1987A
- Үтә яңа йолдыз SN 1993J
- Үтә яңа йолдыз SN 2006gy
- Үтә яңа йолдыз G1.9+0.3
Әдәбият
- Псковский Ю. П. Новые и сверхновые звёзды — книга о новых и сверхновых звездах.
- Цветков Д. Ю. Сверхновые Звезды — современный обзор сверхновых звезд.
- Попов С. Б. Как взрываются похудевшие сверхгиганты? — подробная модель вспышки сверхновой II-го типа.
- Алексей Левин Космические Бомбы — статья в журнале «Популярная Механика»
- Дэвид А. Грин, Ричард Ф. Стивенсон Исторические сверхновые — Астронет
- Список всех наблюдавшихся вспышек сверхновых звезд — List of Supernovae, CBAT IAU
- Students for the Exploration and Development of Space — Supernovae
- Раскрыты причины появления сверхновой звезды - научно-популярный журнал "Удивительная Наука".
Йолдызлар | |||||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
Эволюция |
Формалашу • Баш эзлеклелеккәчә йолдызлар • Баш эзлеклелек • Һоризонталь тармак • Гигантларның асимптотик тармгы • Тотрыксызлык полосасы • Кызыл куерык • Томанлыклар (Планетар • Протопланетар) • Якты зәңгәр үзгәрмә • Вольф — Райе йолдызы • Псевдоүтәяңа йолдыз • Үтә яңа • Һиперяңа • Кварк яңа йолдыз • Һерцшпрунг — Рассел диаграмы • Йолдызлар популяцияләре | ||||||||
Протойолдызлар |
Молекуляр болыт • Глобула • Яшь объектлар • Һербиг — Һаро объекты • Һаяши трегы • Һаяси чиге • Һеньи трегы • Орион үзгәрмә (T Үгезбозау типлы • Фуорлар) • Һербиг йолдызлары (Ae/Be) | ||||||||
Төрләр |
Субкәрлә • Кәрлә (Кызыл • Сары • Оранж • Зәңгәр) • Субгигант • Гигантлар (Кызыл • Зәңгәр • Яркий) • Үтәгигантлар (Кызыл • Сары • Зәңгәр) • Һипергигантлар (Сары) • Зәңгәр артта калган йолдызлар • Йолдызлар • Углеродлы (Метинлы) • Барийлы • S-типлы • Пекуляр • Технецийлы • Терекөмеш-марганецлы • Үзгәрмә | ||||||||
Калдыклар |
| ||||||||
«Чала»йолдызлар |
Коңгырт кәрлә • Субкоңгырт кәрлә • Планетар | ||||||||
Йолдызлар төзелеше |
Төш • Конвектив зона • Нурлы зона • Фотосфера • Хромосфера • Корона • Җил (Куык) • Металлылык • Магнит кыры • Астросейсмология • Кояшсыман осцилляцияләр • Эддиңтон чиге • Кельвин — Һелмгольц механизмы | ||||||||
Нуклеосинтез |
Процесслар (s- • r- • p- • rp- • Альфа-) • Өчле һелий реакциясе • Протон-протон циклы • Углерод-азот циклы • Һелийнең кабынып китүе • Яну процесслары (Углеродның яну процессы (Детонация) • Кислородның яну процессы • Неонның яну процессы • Кремнийнең яну процессы) | ||||||||
Үзлекләр |
Спектраль сыйныф • Эффектив температура • Кинематика (Үзхәрәкәт • Почмакча тизлек) • Микротурбулентлык • Кояш массасы • Планеталар системасы • Йолдыз әйләнүе • Йолдызлар системасы (Куш йолдыз • Катлаулы йолдыз) • Йолдызлар динамикасы • UBV-фотометрия • Йолдызларны тамгалау • Йолдыз зурлыгы (Әпсәлүт) |