Зур Эт йолдызлыгы

Зур Эт
Зур Эт
Зур Эт

сурәтне зурайтырга өчен чиртегез

Латинча исем Canis Major
(иял. к.: Canis Majoris)
Кыскартма CMa
Нигез Эт
Туры калкулык 6h 07m тан
7h 22m кача
Авышлык −33° тан
−11° кача
Мәйдан 380 кв. градус
(43 урын)
Иң якты йолдызлар
(зурлык < 3m)
Метеор агымнары

юк

Янәшә йолдызлыклар
  • Бермөгез
  • Куян
  • Күгәрчен
  • Кораб Койрыгы
Йолдызлык +57° тан −90° кача киңлекләрендә күренә.
Русия территориясендә иң яхшы күренүчәнлек вакыты — декабрьгыйнвар.

Зур Эт йолдызлыгы (лат. Canis Major) — көньяк ярымшардагы йолдызлык, Орионнан көньяк-көнчыгышта урнаша; күк йөзенең иң якты йолдызы Сириусны эченә ала. Иң яхшы күренүчәнлек шартлары декабрьгыйнвар айларында була. Россиянең үзәк һәм көньяк өлкәләрендә күренә.

Йолдызлар

Зур Эт αСириус (лат. Sirius, бор. грек. Σείριος — «якты» яки «эссе көн»), −1,46m йолдызча зурлыктагы йолдыз. Җирдән 8,6 яктылык елы ераклыкта урнаша һәм аның яктыртучанлыгы Кояшныкыннан 23 тапкып артыграк. Шуңа күрә ул күк йөзендә иң якты йолдыз булып тора.

Зур Эт β — Мирзам (гарәп. مرزمмирзам — «өндәүче» яки мурзим — «бәй», рус. Мирцам) — +1,98m күренмә йолдызча зурлыктагы аклы-күкле якты зур йолдыз. Җирдән якынча 500 яктылык елы ераклыкта тора.

Зур Эт γ — Мөхлифәйн (гарәп. محلفينмөхлифәйн — «этнең күзе», рус. Мулифен) — +4,11m күренмә йолдызча зурлыктагы аклы-күкле якты зур йолдыз. Җирдән якынча 402 яктылык елы ераклыкта тора.

Зур Эт δВәзен (гарәп. وزنвәзн — «авырлык»[1], рус. Везен) — йолдызлыкның яктырыш буенча өченче йолдыз. Бу +1,83m күренмә йолдызча зурлыктагы сарылы-аклы үтә зур йолдыз. Җирдән якынча 1800 яктылык елы ераклыкта тора.

Зур Эт εГазараэ (гарәп. العذارىәл-‘әҙара’ — «гыйффәтле кызлар»[2], рус. Адара) — +1,51m күренмә йолдызча зурлыктагы күк якты зур йолдыз. Җирдән якынча 430 яктылык елы ераклыкта тора. Аның яктыртучанлыгы Кояшныкыннан 20 000 тапкыр артыграк, ә өслегенең температурасы 25 000 К тәшкил итә.

Зур Эт ζ — Фуруд (гарәп. فردфуруд — «ялгыз», «аерылган»)— +3,02m күренмә йолдызча зурлыктагы куш йолдыз. Җирдән якынча 336 яктылык елы ераклыкта тора. Зур Эт ζ Aбаш эзлеклелектәге аклы-күкле йолдыз үзенең күренмәс иптәше Зур Эт ζ B белән гомуми масса үзәге тирәсендә 675 көн эчендә әйләнеп чыгалар.

Зур Эт ηӘлгазраэ (гарәп. العذرةәл-‘әҙра — «гыйффәтле кыз»[3], рус. Алудра) — +2,45m күренмә йолдызча зурлыктагы күк үтә зур йолдыз. Аның яктыртучанлыгы Кояшныкыннан 300 000 тапкыр артыграк, ә өслегенең температурасы 22 000 К тәшкил итә.

Зур Эт VY — бәлки иң зур һәм иң якты йолдызлардан берсе йолдыз, гадәттән тыш зур йолдыз. Аның радиусы 1420 Кояшныкына (≈17–19 а.б.) тигез, әмма массасы зур түгел — 30–40 Кояшныкы. Шуңа күрә аның тыгызлыгы гадәттән тыш түбән һәм 0,000005–0,00001 кг/м³ тәшкил итә. Җирдән 5000 яктылык елы ераклыкта урнаша.

Әл-Газараэ яки «Гыйффәтле Кызлар» йолдызлар төркеме

Мөхәммәд әл-Әхсаси әл-Мөвәккыйт якынча 1650 елда тәмамланган зайичәсендә Зур Эт εӘүвәл әл-Газраэ (Беренче Кыз), ο² — Сани әл-Газраэ (Икенче Кыз), δСалис әл-Газраэ (Өченче Кыз), ηРабигъ әл-Газраэ (Дүртенче Кыз)[4] гарәп исемнәре йөртәләр, ә берлектә — әл-Газараэ (Гыйффәтле Кызлар).

Тарих һәм исемнәр

Зур Эт — борынгы йолдызлык, эткә охшаган якты йолдызлар төркеме Сириус йолдызы тирәсендә оешты. Борынгы греклар карашлары буенча бу Орионның яки Икарийның эте. Әл-Бируни үзенең 1030 елда тәмамланган «Мәсгуд канунында» птолемейныкы бор. грек. κύων («эт») сүзене Кәлбеләкбәр (гарәп. الكلب الأكبرәл-кәлб әл-әкбәр — «зур эт»[5]) сүзләре белән тәрҗемә иткән[6].

Искәрмәләр

  1. Вәзен — үлчәү. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б. — Б. 55.
  2. Газраэ — кыз, гыйффәтле кыз. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б. — Б. 67.
  3. Газраэ — кыз, гыйффәтле кыз. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге.
  4. Әүвәл — беренче; сани — икенче; салис — өченче; рабигъ — дүртенче; газраэ — кыз, гыйффәтле кыз. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге.
  5. Кәлб — эт; әкбәр — өлкәнрәк, иң бөек, иң өлкән, иң зур, иң дәү. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге.
  6. Звездный каталог ал-Бируни с приложением каталогов Хайама и ат-Туси // Историко-астрономические исследования. Вып. VIII. — М.: Физматгиз, 1962. — С. 184.