Олугбәк мәдрәсәсе
Олугбәк мәдрәсәсе — Сәмәркандтагы Регистан мәйданында урнашкан мәгариф бинасы. Ширдар һәм Тыйлля-Кяри мәдрәсәләре белән бердәм архитектура ансамбле тәшкил итә.
Тарих
Регистан мәйданының көнбатыш өлешендә урнашкан. Аны 1417-1420 елларда Тимуриләр дәүләте хакиме һәм галим-астроном Мирза Олугбәк салдыра. Әлеге мәдрәсәне һәм Олугбәк обсерваториясен[1] төзү Сәмәркандны урта гасырларның фән үзәге буларак таныта.
Мәдрәсәдән соңрак салынган Олугбәк ханәкәсе һәм кәрвансарай 200 елдан соң җимерелә һәм алар урынында XVII гасыр башында Ширдар һәм Тиллә Карый мәдрәсәләре салына[2].
Бина
Дүртпочмаклы итеп салынган мәдрәсәнең 4 айваны һәм шакмаклы эчке ишегалды бар. Бинаның почмакларында дүрт манара бастырылган. Ике катлы итеп шәкертләр гомум ятагы салынган. Арткы өлештә мәчет. Мәдрәсәнең кырый бүлмәләре өстендә дүрт гөмбәзе бар.
Мәйданга мозаика бизәкле порталы булган биек áрка карап тора. Орнаментлар төсле вак кирпечләр, керамика кулланып ясалган.
Дәрелфөнүн
Мәдрәсә XV гасырның иң яхшы ислам дәрелфөнүне булып исәпләнгән. Математика, геометрия, мантыйк, табигать фәннәре төпле укытылган. Мирза Олугбәк үзе дә мәдрәсәдә укыткан. Данлыклы шәкертләр арасында Габдрахман Җәми булуы билгеле.