Иҗтимагый фәннәр
Иҗтимагый фәннәр | |
Өйрәнелгән тармак | җәмгыять |
---|---|
URL сервера Мастодона | sciences.social[1] |
Иҗтимагый фәннәр Викиҗыентыкта |
Иҗтимагый (социаль) фәннәр (лат. socium — гомуми) — тулаем җәмгыятьне, аның структурасын, динамикасын, үсешен, тарихын, һәм аерым субсистемаларын (икътисад, сәясәт, дәүләт, гражданлык җәмгыяте, хокук структурасы, рухи тормышын) өйрәнә торган фәнни дисциплиналар җыелмасы[2].
Мөмкин коллизияләр
Җәмгыять фәннәренә карау бурычлар (фундаменталь, утилитар-гамәли) һәм, өлешчә, объектлар (кешелекне гомуми цивилизация процессы барышында танып белү белән колачланган өлкәләр, бер яктан, һәм уку-академик аңлаудагы дисциплиналар, икенче яктан) арасындагы аермаларга бәйле рәвештә үзгәрергә мөмкин.
Теге яки бу утилитар классификация нигезенә салынган методология һәм принциплар дәүләт-специфик, дини-культ, тарихи (конъюнктур), субъектив-авторлык һ.б. сәбәпләр буенча аерылып торырга мөмкин.
Фундаменталь һәм утилитар алымнар коллизиясенең иң ачык мисалы фәнни белем системасында фәлсәфәнең урынын билгеләү.
Түбәндәге реестрдан күренгәнчә, утилитар классификациядә, фәлсәфә , предмет нигезендә, «җәмгыять турында» бүтән фәннәр белән бергә социаль фәннәр категориясенә урнаштырылган. Ләкин, фәннәрне классификацияләү проблемасын чишкәндә, фән ике принципны аера: объектив һәм субъектив. Шул ук вакытта, методик яктан, классификация принциплары фәннәр арасындагы бәйләнешне ничек аңлаулары буенча аерылып торалар.
Фәлсәфә белән аерым фәннәр арасындагы бәйләнеш сораулары — фәннәр классификациясе тарихының үзәге. Бу тарихта өч төп этап аерылып тора: 1) борынгы заманның (һәм өлешчә урта гасырларның) бүленмәгән фәлсәфи фәне; 2) XV—XVIII гасырларда фәннәрне дифференциацияләү. (белемнәрне аерым тармакларга бүлү); 3) XIX гасырдан бирле күзәтелгән реинтеграция (синтетик реконструкция, фәннәрне бердәм белем системасына бәйләү). Бу этаплар буенча фән классификациясе принципларын эзләү дә алып барыла.
Мисал итеп, Сен-Симон тарафыннан тупланган һәм Конт тарафыннан эшләнгән энциклопедик рәтне алсак
математика | → | астрономия | → | физика | → | химия | → | физиология | → | социология |
күрәбез, фәлсәфә, бер яктан, социология тарафыннан үзләштерелгән, ә икенче яктан, ул математикада логика формасында да бар. Соңрак, белемнең реинтеграцияләнүе нәтиҗәсендә фән фәлсәфәне тарихи беренче итеп кенә түгел, ә система булдыручы буларак аерым категориягә бүлеп карый башлый.
Совет фәннәре дә бу принципны кулланганнар. Түбәндәге таблица — фәннәр иерархиясенең сызыклы формасының вариантларының берсе.
Философия фәннәре | |
Диалектика | |
Логика | |
Математик фәннәр | |
Математик логика | һәм практик математика, шул исәптән кибернетика |
Математика | |
Табигый һәм техник фәннәр | |
Астрономия | һәм космонавтика |
Астрофизика | |
Физика | һәм техник физика |
Химик физика | |
Физик химия | |
Химия | һәм металлургияле химик-технологик фәннәр |
Геохимия | |
Геофизика | |
Геология | һәм тау эше |
Физик география | |
Биология | һәм авыл хуҗалыгы фәннәре |
Кеше физиологиясе | һәм медицина фәннәре |
Антропология | |
Иҗтимагый фәннәр | |
Тарих | |
Археология | |
Этнография | |
Иҗтимагый география | |
Иҗтимагый-икътисади статистика | |
Базис һәм өстәмә корылмалар турында фәннәр: | сәяси экономия, |
дәүләт һзм хокук турында фән, | |
сәнгать тарихы һәм сәнгать белеме һ. б. | |
Тел белеме | |
Психология | и педагогиу фәннәр |
Искәрмәләр
- ↑ About - sciences.social
- ↑ ОБЩЕСТВЕННЫЕ НАУКИ (ru). Словарь Онлайн. 2022-04-03 тикшерелгән.